Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә 29.11.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 3 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Правописание слов с непроизносимыми согласными в корне” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик уңышлы, кызыклы, нәтиҗәле үтте. -
Ачык дәресләр атнасы 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Составление рассказа по репродукции и опорным словам
картины А.С Степанова “Лоси” ” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы үтте. -
Нәрсә ул экономика? 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “Б” сыйныфында тирә-юнь фәненнән ачык дәрес узды. Чара “Нәрсә ул экономика?” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. -
Гөмбәләр патшалыгында 28.11.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 28 нче ноябрь көнне, 3 “В” сыйныфында тирә-юнь фәненнән ачык дәрес узды. Чара “Гөмбәләр патшалыгында” темасына үткәрелде. Укучылар гөмбәләр белән таныштылар, аларның файдасы турында күп мәгълүмат белделәр. Интрактив тактада кызыклы биремнәр чиштеләр.
Ачык дәрес бик уңышлы, кызыклы, нәтиҗәле үтте. -
Башлангыч сыйныфлар декадасы башланып китте 27.11.2018

Дүшәмбедән гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Бу көннәрдә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар уза.
Бүген, 27 нче ноябрь көнне, 2 А сыйныфында рус теле дәресеннән ачык дәрес узды. Чара “Согласный звук [й] и буква и краткое” темасына үткәрелде. Укучылар әлеге темага караган кызыклы биремнәр эшләделәр, дәрестә актив катнаштылар. -
Үсеш Уңыш Осталык 26.11.2018

Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, актлар залында, югары сыйныф укучылары өчен (8-11 нче сыйныф), “Үсеш Уңыш Осталык” үзәгенең генераль директоры психолог Капустина Ольга Борисовна белән әңгәмә узды. Әлеге чара укучыларга киләчәктә һөнәр сайлау өчен ярдәм йөзеннән оештырыла.
-
Эльмира Шәрифуллина белән очрашу 26.11.2018

Бүген, 27нче ноябрь көнне, гимназиядә күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина белән очрашу кичәсе узды. Әлеге чараның Әниләр көненә багышлап үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Эльмира Шәрифуллинаның иҗатында әниләр темасы кызыл җеп булып сузылган.
Кичәдә шагыйрә үзе, иҗаты турында сөйләде, укучылар башкаруында шигырьләрен, җырларын тыңлады, спектакльдән озек карады.
Чарада, беренче тапкыр, музыка укытучыбыз Фәридә Шамилевна көе Эльмира Шәрифуллина сүзләренә язылган җыр да яңгырады.
Шагыйрә белән якыннан танышу укучыларга бик ошады. Аның эчкерсезлеге, балалар белән йомшак итеп аралашуы беркемне дә битараф калдырмады. Мондый очрашулар соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз. -
Бәйге нәтиҗәләре 23.11.2018

Бүген, 23 нче ноябрь көнне, әниләр өчен әзерләнгән бүләкләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Искиткеч чәчәк бәйләме” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Абдрахманова Р., 2а, Мингазова Д., 2б.
2 нче урын – Шакирова Р., 2а, Абушева З., 2в.
3 нче урын – Сунгатуллина К., 2б.
“Рәсемнәр галереясы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Калимуллина 2в.
2 нче урын – Кириллова К., 2а.
3 нче урын – Клеев Н., 1в.
“Үзенчәлек” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Каримова А., 2б.
2 нче урын – Миннебаева Э., 1в.
3 нче урын – Чертенкова К., 3а.
“Оригинальное решение” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Абузарова А., 1а, Шарипова З., 3б.
2 нче урын – Коннов Д., 3в.
3 нче урын – Каримов 1в.
“Стена газетасы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Поливцева Е., 2в.
“Әниемә открытка” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Фатыхова Р., 2б.
2 нче урын – Макарова А., 1а
3 нче урын – Андреева Р., 1а. -
Хокук ярдәме 20.11.2018

Бүген, 20 нче ноябрь көнне, Бөтенроссия балалар өчен хокук ярдәме көне билгеләп үтелә. Бу чара Бөтендөнья балалар көненә багышланып үткәрелде. Бөтендөнья балалар көне әлеге өлкәдә булган проблемаларга игътибарны җәлеп итү өчен оештырыла.
Әлеге датаны безнең гимназия укучылары да билгеләп үттеләр. 9-11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмәләр оештырылды. -
Психолог белән әңгәмә 20.11.2018

Бүген, 20 нче ноябрь көнне, 1 нче сыйныфларда психолог белән әңгәмә узды. Укучылар психолог белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук, укучының психологик халәтен ачыклый торган биремнәр эшләделәр.














