Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
WorldSKills 19.11.2018

Бүген, 19 нчы ноябрь көнне, барлык сыйныфларда WorldSkills чарасына багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
WorldSkills International (WSI) – ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче оешма. Ә WorldSkills бәйгесе төрле илләрдә узучы эшче һөнәрләр бәйгесе. Бу чара төрле илләрдә уза. 2019 нчы елда WorldSkills бәйгесе Казанда үткәреләчәк. Шуңа күрә без сыйныф сәгатьләрендә әлеге чара турында тирәнтен өйрәнәбез, фикер алышабыз. -
Кызлар арасында баскетбол ярышы узды 15.11.2018

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, безнең укучы кызларыбыз һәм 80 нче мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышы узды. Уен эмоциональ һәм күтәренке рухта барды. Уенның нәтиҗәләре безнең файдага булмаса да, алда җиңүләр көтсен!
-
Яшь һөнәр осталары 15.11.2018

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, “Яшь һөнәр осталары” региональ чепионаты узды. Әлеге чарада безнең укучылар да катнашты. Чемпионат эшче һөнәрләрне таныту һәм WorldSkills Russia чарасына әзерлек кысаларында уза. Укучылар үзләре өчен яңа кызыклы белемнәр тупладылар, эшче һөнәрләрнең әһәмиятен аңладылар.
-
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 15.11.2018

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, 4 нче сыйныф укучылары “Нәрсә? Кайда? Качан?” шәһәр турнирының финалында катнаштылар. Укучылар әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашалар. Ләкин шуңа да карамастан, алар уртача нәтиҗә күрсәтеп, 4 балл алдылар.
Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез! -
Төргәккә икенче гомер - 2018 14.11.2018

Бүген, 14 нче ноябрь көнне, 2 сыйныф укучысы Данилов А. “Төргәккә икенче гомер – 2018” шәһәр бәйгесендә 2 нче урын яулады. Әлеге бәйгедә катнашучылар төрле предметларга яңа сулыш өрделәр. Безнең укучыбыз газеталардан бик матур карга сыны ясаган иде.
Укучыбызны әлеге җиңү белән тәбрик итәбез! -
Игътибар! Конкурс! 13.11.2018

Башлангыч сыйныфлар өчен “Әнием өчен бүләк” бәйгесе игълан ителә. Чарага рәсемнәр, кул эшләре, открыткалар, стена газеталары кабул ителә. Эшләр 21 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 нче ноябрьдә билгеле булачак.
Барлык укучыларны актив катнашырга чакырабыз! -
Игелек дәресләре узды 12.11.2018

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, барлык сыйныфларда Игелек дәресләре узды. Сыйныф сәгатьләре 13 нче ноябрь - Бөтендөнья игелек көненә багышланган иде.
Дәресләрдә әлеге көннең тарихы, ничек билгеләп үтелүе, аның символлары турында сөйләнде. Һәр укучы үзенең игелекле эшләре турында сөйләде, башкаларны да яхшылык кылырга өндәде.
Кадерле укучылар! Игелекле, яхшы эшләрне аерым көннәрдә генә эшләмичә, һәр көнебезне башкаларга игътибарлы булып, изгелек белән уздырсак иде! -
Баскетбол ярышлары башланып китте 12.11.2018

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, 8-11 нче сыйныф егетләре арасында баскетбол ярышлары башланып китте. Бәйгеләр 12-14 нче ноябрь көннәренә билгеләнгән.
Укучы егетләребезне бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз! -
Россия беренчелеге ярышлары 11.11.2018

Бүген, 11 нче ноябрь көнне, Чебоксар шәһәрендә каратэ буенча Россия беренчелеге бәйгесе узды. Әлеге чара Европага баручылар исемлеген барлау өчен оештырыла.
Ярышта безнең гимназия укучылары, башка катнашучылар белән берлектә, Татарстан Республикасын тәкъдим иттеләр.
Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез! -
Волейбол буенча икенче урын 09.11.2018

Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, безнең гимназия һәм 98 нче мәктәп укытучылары арасында волейбол турниры узды. Волейбол кырында бик кызу көрәш барды. Уен 3:2 исәбе белән, 98 нче мәктәп файдасына тәмамланды. Безнең укытучылар Вахитов районы буенча 2 нче урынга лаек булдылар. Алда безне ярымфинал көтә.
Укытучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!














