Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җиңел атлетика буенча район кроссы 04.10.2018

Бүген, 4 нче октябрь көнне, 8 нче сыйныф малайлары җиңел атлетика буенча район кроссында катнаштылар.
Спорт белән дус булыйк! -
Көз ул - күңел халәте! 03.10.2018

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында гимназиядә көз темасына бәйләнешле иҗади конкурслар уздыру матур традициягә әйләнде. Укучыларыбызның фантазияләре шундый бай. Һәрбер сыйныф укучылары актив катнаштылар, рәсемнәр, кул эшләре алып килделәр.
-
Җиңел атлетика буенча район кроссы 03.10.2018

Бүген, 3 нче октябрь көнне, 8 нче сыйныф кызлары җиңелатлетика буенча район кроссында катнаштылар.
Бүген генә түгел, башка көннәрдә дә спорт белән дус яшик, сәламәт булыйк! -
Футбол буенча район турниры 02.10.2018

Бүген гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 13 нче мәктәп укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 3:1. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар! Афәрин! Алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.
-
Гимназия китапханәсенә яңа китаплар кайтты! 02.10.2018

Китапларның һәрберсен укучыларыбыз яратып укый, китап киштәләрендә бер генә язучының иҗат җимеше дә тузан өеменә күмелеп ятмый. Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан укучыларыбыз игътибарына яңа китаплар кайтты.
-
Өлкәннәр көне белән 01.10.2018

Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт Сезгә!
Без, яшьләр, Сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз!
Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
2019 нчы ел “Һөнәр елы” 01.10.2018

Гимназиядә “Дулкын” радиосы уңышлы эшләп килә. Һәр дүшәмбе радиоэфирда график буенча сыйныф сәгате вакытында укучылар чыгыш ясый. Алар атналык нәтиҗә ясыйлар, яңалыклар белән таныштырып үтәләр.
Бүген, 1 нче октябрь көнне, 9 нчы “В” сыйныф укучылары радиоэфирда чыгыш ясадылар. Узган атнага нәтиҗә ясадылар һәи иң мөһим мәгълүмат җиткерделәр. Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов указы белән 2019 нчы ел “Һөнәр елы” дип игълан ителде. Чөнки 2019 нчы елда “WorldSkills Kazan 2019» һөнәри осталык халыкара чемпионаты узачак.
Безнең гимназия шул грандиоз чарадан читтә калмаячак. «One school — one country» проектында Белоруссия һәм Кытайдан килгән катнашучыларны каршы алачак. -
Бәйрәмнәргә әзерлек 28.09.2018

Гимназиябездә мероприятияләр еш уздырыла. СНТга багышлау, укытучылар бәйрәменә һәм ветераннар белән очрашу тантанасына әзерләнүләр дәвам итә.
-
Укытучылар арасында волейбол буенча турнирга әзерлек 28.09.2018

Гимназиябездә укытучылар арасында волейбол буенча турнирга әзерлек башланды.
Укытучыларыбызга алдагы ярышта кыюлык, җитезлек һәм уңышлар теләп калабыз! -
Волейбол буенча район турниры 28.09.2018

Бүген гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, волейбол буенча район турнирында, 3 нче гимназия укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 5:2. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар! Афәрин!














