Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Яхшылык эшләү бик куркәм эш 21.06.2018

Яхшылык эшләү бик куркәм эш. Ул һәрбер кешенең хәленнән килә. Менә без дә, табитать турында кайгыртып, хәйрия акциясе уздырырга булдык. Балалар бик рәхәтләнеп акциядә актив катнашты. Хәйриянең төп бурычы - шешә бөкеләрен җыеп тиешле оешмага тапшыру. Анда инде ул сок һәм су бөкеләре яңадан кулланыла торган продуктка әйләнәчәк. Лагерь балалары керпеләр турында кайгыртып, батарейкалар да җыерга булды. Шундый акцияләр һәрбер кеше өчен дә файдалы дип саныйбыз, чөнки табигать тормышы бары безнең кулда, шуны онытырга ярамый!
-
Табигатьне саклау- Ватаныңны саклауга тиң
20.06.2018
“Табигатьне саклау- Ватаныңны саклауга тиң”. Без “Дуслык”лагерына йөрүче балалар белән шушы фикер белән килешәбез, шуңа күрә бүгенге көнне “Экология көне” дип билгеләдек. Экология - бик җитди фән, аның нигез салучыларын искә алып һәр отрядта әңгәмә үткәрелде.
Экология елына багышлап стенгазеталар чыгарылды. Хезмәт десанты да үз эшен башкарды. 51 нче мәктәптә оештырылган чарада балалар актив катнашты. -
Әмәт урманына сәяхәт 19.06.2018

Чын җәй килеп җитте. Балалар җылы, ямьле көннәрне бик зарыгып көтеп алдылар. Көнне бүген саф һавада милли уеннарны искә төшереп уйнауга багышладык. “Йөзек салыш” уены элек-электән, әби-бабалардан калган матур уен-күренеш. Аның җәзасы төрле булырга мөмкин, мәсәлән,биергә, җырларга. Балалар җырлый да, бии дә беләләр. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Көннең икенче яртысында Әмәт урманына сәяхәт ясадык. 27 градуслы җылы көндә фонтан кырыенда җиләс һәм шундый рәхәт. “Сәламәт тәндә- сәламәт рух”темасына әңгәмә уздырылды һәм күңелле стартларда актив катнаштык.
-
Милли мәдәният көне 18.06.2018

“Дуслык” лагерында 18 нче июнь - милли мәдәният көне. Форсаттан файдаланып лагерь балалары Иске-татар бистәсенә сәяхәт ясадылар. Гимназиябездэ урнашкан музей төрледэн төрле артифактларга бай, анда эксурсия белән кереп укучылар бик канәгать калды. Татарстанда яшәуче хэрбер кеше үз милләтенең тарихын белергә тиеш. Шуңа күрә “Татарстан – минем туган ягым”дип исемләнгән уен- викторина үткәрелде. Арабызда югары эрудиөияггә бай балалар шактый булып чыкты. Алар белән бергәләп милли көйләрне тыңлап, Горький паркыда татар халык уеннарын уйнадык. Кызыклы маҗараларга бай һәм файдалы узды көнебез.
-
День футбола 14.06.2018

14 июня произошло грандиозное событие, которого так ждал весь мир! В России обьявили открытым Чемпионат мира по футболу. В связи с этим, в школьном лагере этот день стал именоваться День футбола, посвященный проведению Чемпионата мира по футболу FIFA 2018.
Успешно прошла Акция «Футбольный урок Чемпионата мира по футболу FIFA 2018». После чего была проведена викторина, которая называется «Футбол, ты жизнь». Каждый знаток футбола получил сладкие призы. Самыми преданными фанатами футбола оказались Никита и Данияр.
Совместно с детьми отрядов был организован уголок спорта, посвященного Чемпионату мира по футболу FIFA 2018». В кружке «Очумелые ручки» на футбольном поле в виде оригами дети своими руками выполнили бутцы, мячи, флаги стран, принимающих участие в этом мероприятии и успешно презентовали перед ребятами.
Весело прошли Соревнования по футболу между отрядами «Вперед! Футбол зовет!» со счетом 3: 2 победила команда «Тигрята»
Конкурс речевок в поддержку сборной России по футболу оказался самым интересным, потому что дети проявили все свои талантливые стороны и сочинили необычные речевки. -
Большой футбольный праздник. 14.06.2018

Сегодня на площади перед Центром семьи «Казан» состоялось торжественное открытие Фестиваля болельщиков FIFA. Педагогический коллектив гимназии принял активное участие в большом футбольном празднике.
-
А.Алиш исемендәге мәдәният йортында талантлы остазлар бик кызыклы мастер класслар уздырды 13.06.2018

13 нче июньдә гимназия балаларына А.Алиш исемендәге мәдәният йортында талантлы остазлар бик кызыклы мастер класслар уздырды. Алар өч станциягә бүленде. “Палитра”- Сәнгатьле остаханә, “Бумажные штучки”-кул эш остаханәсе, “Театраль мозайка”театр студиясе. Балалар истәлекле открыткалар ясадылар. Графика стилендә карт агач рәсемнен башкарып, театр тормышыннан кызыклы фактларга баеп кайттылар.
-
Кремльдә Балаларны яклау көненә оештырылган чарада гимназиябез укучылары актив катнашты 09.06.2018

9 нчы июнь көнне Кремльдә Балаларны яклау көненә оештырылган чарада гимназиябез укучылары актив катнашты. Укучылар футбол буенча үтәчәк дөнья чемпионатына багышланган сурәтләр төшерделәр, чемпионатның символларын буядылар, футбол командабызга теләкләр яздылар. Бию һәм җыр мәйданчыкларында күңел ачтылар. Балаларны туңдырма белән сыйладылар.
Россия көненә багышланган чаралар да үткәрелде. Укучыларга илебез турында презентацияләр күрсәтелде, видеолар карау аеруча ошады. Россиянең бәйсезлеге турында әңгәмә корылды, дәүләт символлары турында сөйләшелде. Укучылар өйдә Россия турында плакатлар әзерләп киләчәкләрен әйттеләр. Бергәләп гимн җырлау чараның югары ноктасы булгандыр. -
“Әкият” курчак театрында кунакта 07.06.2018

Укучыларыбыз татар дәүләт “Әкият” курчак театрына бардылар. Анда “Чудо для Маши” дигән спектакль карадылар. Маша дигән кыз уйнаган уенчыкларын, киемнәрен җыеп куярга яратмый икән. Бер көнне уенчыклар Машаны үзләре белән Уенчык иленә алып китәләр. Маша анда рәхәтләнеп уйный, ләкин аның кире кайтасы килә башлый. Үрмәкүч аңа үз артыңнан җыеп йөрсәң – кире кайта алырсың дип әйтә. Маша пөхтә, тәртипле кызга әйләнә һәм үзенең өенә кире кайта. Укучылар үзең артыңнан җыештырып йөрү кирәклегенә төшенделәр.
-
Укучыларыбыз Камал дәүләт театрында кунакта булдылар 06.06.2018

Укучыларыбыз Камал дәүләт театрына кунакка “Кәҗә, сарык һәм башкалар...” дип аталган спектакль карарга бардылар. Төп тема булып – дуслык темасы күтәрелгән иде. Укучылар дус булырга, бер-береңне авыр вакытта ташламаска, ярдәм итәргә кирәклегенә инандылар.














