Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
6 июнь - А. С. Пушкинның туган көне 06.06.2018

6 июнь - А. С. Пушкинның туган көне уңаеннан актлар залында бөек язучыга багышланган кичә оештырылды. Укучыларыбыз А.С. Пушкинның биографиясен искә төшерделәр, әсәрләрен яттан сөйләделәр, рәсемнәр ясап алып килделәр. Актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
КСК КФУ “Уникс”лар залына сәяхәт 04.06.2018

4 нче июнь көнне гимназиябез укучылары КСК КФУ “Уникс”лар залына “Лукоморье” дигән спектакль карарга бардылар. Спектакль тирән эчтәлекле иде. Урман геройлары белән Егет яшьлеккә кайтаручы алманы эзлиләр. Геройлар үз гомеренеңне матур итеп яшәргә дигән нәтиҗәгә киләләр. Спектакль балаларның күңеленә хуш килде.
-
«Дуслык» лагеры үз эшен башлап җибәрде 28.05.2018

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Гимназиябез яны лагеренда быел барлыгы 80 бала ял итәчәк. Ял итәргә җыенган балаларның исәбен , нигездә, 1- 4 сыйныф укучылары тәшкил итә.
Иртәнге 8сәг.30мин. тан алып 14сәг.30 мин.ка кадәр укучылар төрле экскурсияләргә йөриләр, ял итәләр, ике тапкыр тукланалар. Гимназия үз эшчәнлеген төрле традицияләренә бәйле юнәлештә алып барганлыктан, лагерьда узачак чаралар күбрәк физик тәрбия , сәламәтлек, экология һәм сәнгать белән бәйле булачак. Моннан тыш, балаларын лагерьдан вакытында ала алмаган ата-аналар өчен озайтылган көн төркемнәрендә педагогларның кизү тору графигы да каралган. Җәйге лагерь сменасы 28 нче майдан башлап 21 көн дәвамында эшләячәк -
Cоңгы кыңгырау - 2018 24.05.2018

Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Бүген гимназиядә зур бәйрәм узды. 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Бәйрәмдә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Хидиятов Илнар Рүзәлович, район мәгариф идарәсе башлыгы Закирова Минзәлия Заһриевна, педагогика фәннәре докторы, профессор Харисов Фираз Фахразович катнаштылар.
11 сыйныф укучылары берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр башкардылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бүген сәхнәдәге тамашадан мәхәббәт, хөрмәт, эчкерсезлек бөркелеп тора иде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне, гимназия исеменнән, соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, якты хыяллар һәм вакыйгалар белән тулы тормыш, ак юллар, имтиханнарда уңышлар телибез! -
Бәйрәм бүген! 23.05.2018

Чыгарылыш укучы тормышында берничә тапкыр була. Берсе – барыбыз да белә торган, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң оештырыла торганы. Икечесе – 9 нчы сыйныфы тәмамлаганнан соң уздырыла. Ә иң кызыклысы һәм иң беренчесе - 4 нче сыйныфны тәмамлагач үткәрелә. Бу бәйрәм башлангыч сыйныфларны уңышлы тәмамлагач, урта звенога күчкәндә оештырыла. 4 еллык башлангыч белемгә йомгак ясала.
Бүген, 23 нче май көнне, шундый матур чыгарылыш бәйрәменең берсе узды. 4 нче сыйныф укучылары укытучылар, әти-әниләр өчен бик матур чара әзерләгәннәр иде. Алар биеделәр, җырладылар, 4 еллыкка нәтиҗәләр ясадылар.
Кадерле укучылар! Сезне беренче җиңүегез – башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә фәнни һәм иҗади уңышлар теләп калабыз! -
Котлыйбыз! 22.05.2018

Бүген, 22 нче май көнне, гимназиянең алдынгы, тырыш, актив укучыларын бүләкләү тантанасы узды. 200 гә якын укучыга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Бу чара беренче тапкыр 15 ел элек үткәрелгән. Без әлеге күркәм традицияне бүгенге көндә дә дәвам итәбез.
Укучылар ел буе рәсем, спорт, сәнгать, белем бәйгеләрендә актив катнаштылар. Ә без бүген иң-иңнәрне тәбикләдек.
Кадерле укучылар! Сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз! -
Ата-аталар җыелышы узды
22.05.2018
Бүген, 22 нче май көнне, гимназиядә ата-анала җыелышы узды. Сыйныф җитәкчеләре 4 нче чиреккә һәм уку елына йомгак ясадылар. Чарада киләсе елга максат һәм бурычлар билгеләнде, сыйныф тормышында булган прблемалардан чыгу юллары эзләнде.
-
"Изге йөрәкләр" 19.05.2018

Казанда елда, яз һәм көз айларында, хәйрия ярминкәләре уза. Әлеге ярминкәләрдә җыелган акчалар махсус хәйрия оешмаларына тапшырыла.
Безнең укучылар да әлеге чараларда катнашалар. 19 нчы май көнне “Изге йөрәкләр” исеме астында хәйрия ярминкәсе оештырылды. Укучылар, алдан ук, ярминкәгә азык-төлек, кул эшләнмәләре алып килделәр. Югары сыйныф укучылары чараны оештырырга ярдәм иттеләр.
Әлеге әйберләрне саткан акчалар онокологик авырулы балаларны дәвалау өчен банкка тапшырылачак. -
Без бер планета - җир шарында яшәүчеләр 18.05.2018

Игелек атнасы дәвам итә. Һәр сыйныф әлеге чарага үзеннән өлеш кертергә тырыша. 2 нче сыйныф укучылары “Без бер планета – җир шарында яшәүчеләр” темасына рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдә “барыбыз да бертигез”, “дус-тату булыйк” кебек мәгънәләр ята иде.
-
Зебра һәм аның дуслары юл кагыйдәләре илендә 18.05.2018

Гимназиябездә “Яшел төс” ЮИД командасы уңышлы эшләп килә. Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар, иптәшле өчен дә чаралар әзерлиләр. Бүген дә алар 1 нче 2 нче сыйныф укучылары өчен, “Зебра һәм аның дуслары юл кагыйдәләре илендә” исемле тетральләштерелгән бәйге оештырганнар иде. Җәйге каникуллар алдыннан укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, кызыклы биремнәр башкардылар.














