Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Психолог катнашында сыйныф сәгате узды 13.09.2018

Бүген, 13 нче сентябрь көнне, 2 нче Б сыйныфында сыйныф сәгате узды. Чарада мәктәп психологы Патеева Татьяна Ивановна “Ияләшү чорында ихтыяр көченең әһәмиятлелеге” турында сөйләде. Укучыларга психолог белән үткәрелгән әңгәмә бик ошады.
-
Футбол турнирлары дәвам итә 13.09.2018

Футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген дә футбол кырында бик кызу уеннар узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
5 нче Б һәм В сыйныфлары арасында җиңүче - 5 нче В сыйныфы. Исәп (2:0)
6 нчы Б һәм В сыйныфлары арасында җиңүче – 6 нчы В сыйныфы. Исәп (1:0).
Алга таба турнирлар башка спорт уеннары буенча да узачак. Укучыларны актив катнашырга чакырабыз. -
Л.Н. Толстой хикәяләре буенча рәсем конкурсы 13.09.2018

Бүген, 13 нче сентябрь көнне, 5-7 нче сыйныф укучылары арасында Л.Н. Толстой хикәяләре буенча рәсем бәйгесе узды. Укучылар язучының әсәрләрен тыңлап, үзләренә ошаган эпизодның рәсемен ясадылар. Бәйге бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Укучылар Л.Н. Толстойның хикәяләрен хәтерләрендә тагын бер кат яңарттылар.
-
Футбол турнирлары дәвам итә 12.09.2018

Футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген 8-9 нчы сыйныфлар үзара көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
8А-8Б сыйныфлары арасында 1 нче урынны 8Б сыйныфы яулады. Исәп: 2-0.
9А-9Б сыйныфлары арасында уен 3-3 исәбе белән тәмамланды.
Укучы егетләребезгә алдагы уеннарда уңышлар телибез! -
Медосмотр узды 12.09.2018

12 нче сентябрь көнне гимназиядә 15 яше тулган укучылар өчен медосмотр узды. Бу профилактик чарада укучыларны наркотик һәм психотороп матдәләргә тикшерделәр.
-
Сак бул! 12.09.2018

Бүген, 12 нче сентябрь көнне, 8 нче сыйныфлар өчен урамда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләнде. Лекцияне ПДН җитәкчесе Багаутдинова Диана Алеевна укыды. Бүгенге көндә урамнарда булган проблемалар, яшьүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы турында әңгәмә алып барылды.
-
Футбол турнирлары уза 11.09.2018

Бүген, 11 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнирлар башланып китте. Бүген уенда 5-7 нче сыйныфлар көч сынашты. Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
6А – 6Б – (2:3) 6Б сыйныфы җиңүче;
5А – 5Б – (2:0) 5А сыйныфы җиңүче;
7А – 7Б – (1:2) 7Б сыйныфы җиңүче.
Барлык укучы егетләребезне ярышларда актив катнашырга чакырабыз. -
Л.Н. Толстой 190 яшьлек юбилеена багышланган квест уены узды 10.09.2018

Бүген, 10 нчы сентябрь көнне, 8 нче сыйныфлар өчен, Л.Н. Толстой иҗатына багышланган квест уены оештырылды. 11 нче сыйныфлар ярдәме белән Л.Н. Толстойның 190 яшьлек юбилеена багышланган чарада 8 нче сыйныф укучылары язучының төп серен чишәргә тырыштылар. Уенда егетләрдән генә торган “Муравьи” һәм кызлардан гына торган “Ясная” командалары катнашты.
Укучылар беренче турда язучының тормыш юлына караган биремнәрне үтәделәр. Калган турларда Л.Н. Толстойның иҗатына караган белемнәрне искә төшерделәр.
Уенда кызлар командасы җиңү яулады. Укучылар язучы иҗатын бик кызыклы формада ныгытып уздылар. Чарадан барлык катнашучылар да кәнәгать калдылар. -
"Игелекле Казан" 08.09.2018

Бүген, 8 нче сентябрь көнне, “Игелекле Казан” исемле ярминкә узды. Әлеге ярминкә онкологик авырулы балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Без әлеге чарада 7777 сум акча җыеп, 51 нче мәктәптә укучы онкологик авырулы балага тапшырдык.
-
Футбол ярышлары узачак. 07.09.2018

Белдерү!
Сентябрь аенда гимназия беренчелегенә, 3-4 һәм 8-10 сыйныфлар арасыда, футбол ярышлары узачак. Барлык укучыларны актив катнашырга чакырабыз!














