Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Хәйрия ярминкәсенә әзерлек! 07.09.2018

Һәр уку елын без хәйрия ярминкәсе белән башлап җибәрәбез. Беренче уку атнасында ук төрле әйберләр җыеп, ярминкәгә барабыз. Җыелган акчаларны онкологик авырулы балаларга тапшырабыз.
Быел да без әлеге традицияне дәвам иттек. Бергәләшеп сатарга әйберләр җыйдык. Әлеге чарада мәрхәмәтлелек эшләргә теләгән һәркем катнашты. Иртәгә, 8 нче сентябь көнне, укучыларыбызга ярмнкәдә уңышлар телибез! Ярминкәгә рәхим итегез! -
Юлларда игътибарлы булыйк! 06.09.2018

Бүген, 6 нчы сентябрь көнне, сыйныфларда юл хәрәкәте иминлеге дәресләре узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, әңгәмә кордылар.
Мәктәп чоры юл һәлакәтләренә бай вакыт. Шуңа күрә уку елы башында ук, укучылар иминлеген кайгырту өчен, әлеге темага караган чараларны бик уздырабыз.
Кадерле укучылар! Юлларда сак йөрегез! Игътибарлы булыгыз! -
Игелек дәресләре узды 05.09.2018

Бүген, 5 нче сентябрь көнне, барлык сыйныфларда “Игелек дәресләре” узды. Укучылар яхшылык-яманлык, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә ярдәм итү, игелекле эшләр кылу турында фикер алыштылар. Беренче сыйныф укучылары игелекле эшләр көндәлеген тутыра башладылар. Өлкәннәргә транспортта урын бирү, табигатькә, кешеләргә мәрхәмәтле булу кебек темаларга укытучы белән бергәләшеп әңгәмә кордылар.
-
Спорт мәктәбе ачылышында катнаштык 05.09.2018

Бүген, 5 нче сентябрь көнне, гимназия каратистлары Фәткуллин М., Шаһидуллин И., Багаутдинов Р. Хөсәенов Т. спорт мәктәбе ачылышында чыгыш ясадылар. Чара “Подросток” спорт үзәгендә узды.
-
Юлларда сак бул! 04.09.2018

Бүген, 4 нче сентябрь көнне, ГИБДДның мәгълүмат бүлеге җитәкчесе урынбасары Хәйретдинов Наил Нуруллович укучылар белән әңгәмә үткәрде. Юлда үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен укучылар инспектор белән бергәләп кабатлап үттеләр.
Наил Нуруллович безнең гимназияне тәмамлаган. Ул бүген үзенең яраткан укытучысы Наил Гәлләмович белән күреште. Әлеге очрашу укытучы өчен дә, аның укучысы өчен дә бик җылы, күркәм узды. -
Гадәттән тыш хәлләр буенча тикшерү узды 03.09.2018

Бүген, 3 нче сентябрь көнне, гимназиядә МЧС хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр вакытыда үз-үзеңне тоту буенча тикшерүләр үткәрделәр. Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча МЧС бүлеге эчке хезмәт капитаны Сафин Р.Р. 9 нчы сыйныф укучыларына күрсәтмәле лекция үткәрде. Укучылар янгын сүндерү машинасы белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ә 8 нче сыйныф укучылары гадәттән тыш хәлләр буенча лекция тыңлады. Әлеге чара гимназия укучылары өчен бик файдалы булды.
-
Сак бул! 03.09.2018

Бүген, 3 нче сентябрь көнне, гимназиядә гадәттән тыш хәлләр буенча эвакуация узды. Пожар турында сигнал бирелүгә барлык укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре запас ишекләр аша мәктәп ишегалдына чыгып тезелделәр. Әлеге өйрәтү чарасында бер төркем янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм махсус машиналар да катнашты. Гимназия гадәттән тыш хәлләр буенча тикшерүне уңышлы үтте.
-
Бүген белем бәйрәме, Кулда чәчәк бәйләме... 01.09.2018

Халкыбызны күркәм иткән көн бу,
Урамнарга шатлык тулган көн.
Нәниләрнең керсез күңеленә
Бетмәс хатирәләр уйган көн.
1 сентябрь – тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә, кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар, укытучылар, башка уку йортлары өчен дә зур бәйрәм. Белем бәйрәмен гимназиябез дә билгләп узды. Тантаналы линейкада укытучылар, укучылар, әти-әниләр катнашты. Беренче һәм унберенче сыйныф укучылары матур җырлар, биюләр тәкъдим иттеләр. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна, өлкән укытучыбыз Наил Гәлләмович, “Ел укытучысы-2018” бәйгесенең республика этабы җиңүчесе Радик Рифович укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик матур, истә калырлык булды.
Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән! -
Педсовет утырышы 31.08.2018

Бүген, 31 нче август көнне, гимназиядә педсовет утырышы узды. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна үткән 2017-2018 нче уку елына нәтиҗәләр ясады. Барлык өлкәләр буенча көчле һәм йомшак якларны ассызыклап узды. Яңа 2018-2019 нчы уку елына уку планы кабул ителде. Коллектив яңа проектлар турында фикер алышты.
-
Казан сөлгесе 28.08.2018

28 нчы август көнне II Халыкара “Казан сөлгесе” фестиваль-бәйгесе узды. Әлеге фестивальне Татарстан Республикасының сәнгать министрлыгы, Казан шәһәре сәнгать идарәсе һәм “Сәйдәш” сәнгать үзәге оештырды. Бәйгедә 7 яшьтән алып барлык балалар һәм зурлар катнаша ала. Оештыручылар бәйгене шәһәр һәм республика көннәренә туры китереп оештыралар.
Бу чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар жюри хөкеменә матур-матур җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!














