Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Белем бәйрәменә әзерлек бара 27.08.2018

Каникулларның соңгы көннәре үтеп бара. Укучыларыбыз Белем бәйрәмен тиешенчә уздыру өчен репетициягә җыелдылар. Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр тантаналы бәйрәмнең бизәге булыр дигән теләктә калабыз.
-
Пробный день! 20.07.2018

Вниманию родителей и учащихся!
Пробный день состоится 29 августа в 12.00 -
Прием в 10 класс 16.07.2018

В гимназии продолжается набор в 10 класс по социально-гуманитарному профилю. Будет организована усиленная подготовка к сдаче ЕГЭ по всем предметам.
-
Вниманию родителей! 03.07.2018

Уважаемые родители!
Ознакомьтесь с информацией прокуратуры г.Казани пройдя по ссылке и примите к сведению. -
Нәтиҗәләрне барлар чак җитте 29.06.2018

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 23 бала тәмамлады, алар нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе, укытучылар тарафыннан да имтиханнарга әзерлек барышында аеруча күп көч һәм хезмәт куелды.
БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән 17 укучы, математикадан 3 укучы, информатикадан 2 укучы, химиядән 3 укучы югары, җәмгыять белеменнән 2 укучы аеручыларга зур уңышларга иреште.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар һәм үзләре сайлаган югары уку йортларына керү бәхетенә ирешүләрен теләп калабыз. -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 28.06.2018

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларны 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Сау бул, лагерь! 27.06.2018

Күңелле лагерь сменасы ахырына да якынлашты. Сау бул, лагерь! Киләсе очрашуларга кадәр!
-
Мавыктыргыч космик сәяхәт 26.06.2018

Вахитов районында урнашкан балалар иҗат үзәге бүген балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч космик сәяхәт әзерләде. Лагерь балаларын 3 төркемгә бүлеп төрле станцияләргә озаттык. “Бегунляндия”, “Каляканье”, “Театральляндия”. Күңел ача торган чараларны балалар бик яратты. Үз чиратында нәниләр “Угадай мелодию” һәм дискотеканы билгеләп үттеләр .
-
9 сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды 25.06.2018

Бүген гимназиядә 9 сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Укучылар күп сынаулар аша уздылар. Рус теле, математика һәм тагын үзләре сайлаган ике фәннән имтиханнар, ниһаять, артта калды. Укучылар һәм аларның әти-әниләре дулкынланып көткән мизгел килеп җитте. Бәйрәм барышында гимназия директоры Гөлфия Гаязовна барлык укучыларга матур теләкләрен җиткерде, аттестатлар тапшырды. 37 чыгарылыш сыйныф укучысының икесенә укуны “5”легә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде. Чара әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, сыйныф җитәкчеләренең укучыларына булган изге теләкләре белән үрелеп барды.
Укучыларны истәлекле көннәре белән котлыйбыз, алдагы тормышларында ак юллар телибез! -
Кайгы һәм хәтер көне 22.06.2018

Бернинди кисәтүсез, иртәнге сәгать дүрттә, фашист германиясе безнең Ватаныбызга һөҗүм итә. Бу хәл, кызганычка каршы, безнең ил белән була. Төгәлрәк 22 нче июньдә. “Дуслык”лагерына йөрүче балаларга буген кайгы һәм хәтер көне дип игълан ителде. Көнне сугыш кырында үлеп калган әби-бабаларыбызны искә төшереп бер минутлык тынлык белән әңгәмәне башладык. Әңгәмәбезне викторина формасында алып бардык. Сугышта булган мәгълүматларны балалар үзләре сөйләде, укытучылардан да яңа фактлар белделәр. Бөек Ватан сугышы турында фильм карап, рәсем конкурсы уздырылды.














