Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ункөнлек кысаларында радиотапшырулар циклы үтә 18.04.2022

Ункөнлек кысаларында гимназиядә радиотапшырулар циклы үтә. Бүгенге радиотапшыру туган телебез – татар теленә багышланган иде. Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, туган телебезне зурлап җырлар җырладылар.
-
Ункөнлекнең кызыклы чаралары дәвам итә 18.04.2022

8 нче Б сыйныфында Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен үтте. Укучылар өч командага бүленеп уйнадылар: “Шүрәлеләр”, “Туган тел”, “Тукай балалары”. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, сурәтләргә һәм смайликларга карап әсәрләрнең исемнәрен белделәр, шагыйрьнең тормыш юлын дөрес тәртиптә яздылар, куар кодлар белән биремнәр башкардылар. Капитаннар үзара ярыштылар.
-
Бездә татар теле һәм әдәбияты, тарих, сәнгать, музыка фәннәре ункөнлеге башланды 15.04.2022

Бүген гимназиядә татар теле һәм әдәбияты, тарих, сәнгать, музыка фәннәре ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек кысаларында укучыларны кызыклы чаралар көтә. Апрель ае дөньяга Габдулла Тукайны бүләк иткән ай, шуңа күрә күп кенә чаралар сөекле шагыйребезгә багышлана. Шулай ук укучыларны мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр көтә.
-
"Финанс куркынычсызлыгы"н белү һәркемгә кирәк 13.04.2022

Финанслар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Шуның өчен һәрберебезгә дә аларны куркынычсыз файдалана белү бик мөһим. Укучыларны финанслар белән дөрес эш итәргә өйрәтү максатыннан, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Финанс куркынычсызлыгы” Бөтенроссия тематик дәресе үтте.
-
Космонавтика көненә багышланган радиоэфир 12.04.2022

Яз аенда без тагын бер истәлекле датаны билгеләп үтәбез. Нәкъ 61 ел элек 12 нче апрель көне бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды. Космонавтика көне уңаеннан гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары радиотапшыру әзерләделәр. Тапшыру барышында укучылар космос белән бәйле кызыклы фактларны искә алдылар һәм беренче космонавт Ю. Гагаринга багышлап шигырьләр сөйләделәр.
-
Космонавтика көненә күргәзмә 12.04.2022

Гимназиядә Космонавтика көненә багышланган рәсем һәм кул эшләре бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп әлеге бәйгедә үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Хезмәт ветераннары белән очрашу 12.04.2022

Гимназиядә Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген бездә кунакта Казан шәһәренең Вахитов районы Ветераннар Советы рәисе Бердников Генрих Петрович, шулай ук Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар Советы әгъзалары Галина Алексеевна Волкова һәм Равиля Абдулхаковна Сабирзянова булдылар. Хезмәт ветераннары белән очрашу бик җанлы, кызыклы һәм файдалы үтте. Алар укучыларга сугыш еллары кичерешләре турында сөйләделәр һәм киләчәк буынга үзләренең “алтын” киңәшләрен бирделәр. Кунаклар шулай ук гимназия музее белән дә таныштылар.
-
"Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе"... 11.04.2022

Бик тиздән илебез Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алачак. Шул уңайдан гимназиядә чаралар үткәрелә башлады. Бүген урта сыйныфларда “Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе” дип аталган темага дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар Бөек Ватан сугышының төп этаплары белән таныштылар. Шулай ук 1945 нче елның 24 июнендә узган Җиңү парады турында мәгълүмат алдылар. Дәрескә нәтиҗә ясап, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Сәламәтлек көненә флешмоб... 07.04.2022

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан, бездә “Иртәнге зарядка” флешмобы үтте. Күңелле музыка астында барлык укучылар физик күнегүләр ясадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Котлыйбыз! 05.04.2022

Ел саен, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты, талантлы һәм креатив мәктәп укучылары арасында, рәсем һәм композицияләр буенча, “Яшь төзүче” олимпиадасы үткәрә. Әлеге олимпиада мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучысы Бодрова Камилла “Яшь төзүче” олимпиадасында катнашып, җиңүче булды. Укучы кызыбызны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә укуында һәм иҗатында зур уңышлар теләп калабыз!














