Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
"Бөек Ватан сугышы минем гаиләм тарихында" проекты үз эшен дәвам итә 11.02.2022

Гимназиядә ничә еллар “Бөек Ватан сугышы минем гаиләм тарихында” проекты эшләп килә. Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, проект өстендә эш быел да дәвам итте. Проектның максаты - укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының батырлыклары белән якынрак таныштыру, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
-
Романовлар нәселе тарихы белән танышу 10.02.2022

8Б сыйныфы укучылары “Романовлар” мультимедиа экспозициясендә булдылар. “Казан ярминкәсендә” узган чарада, бер сәгать эчендә, укучыларны Романовлар нәселенең 300 еллык тарихы белән таныштырдылар. Интерактив җайланмалар, мультимедиале экспозицияләр укучыларга бик ошады. Макетларда сугышларның ничек барганын, патша сарайларын, шул елларда уйлап табылган әйберләрне, илдә булган вакыйгаларны үзең кереп карарга, тылсымлы китаплар белән үзең идарә итәргә мөмкин иде.
-
Парламент дәресе - 2022 09.02.2022

Шушы көннәрдә гимназиядә Парламент дәресе үтте. Дәреснең кунагы Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин иде. Ул укучыларга дәүләт һәм мәдәниятыбыз турында файдалы мәгълүмат бирде. Укучылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да тулы җавап ала алдылар. Очрашу бик җанлы, нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дигән теләктә калабыз.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 07.02.2022

Бүген мәктәп радиосы эфирында 8 нче Б сыйныфы укучылары чыгыш ясады. Алар сыйныфлар рейтингы, үткән атна вакыйгалары һәм бу атнада узачак чаралар белән таныштырдылар. Илебез буенча авыру көчәю сәбәпле, гимназиянең кайбер сыйныфлары карантинга ябылырга мәҗбүр булды. Тик шул авыр чорда да укуларын тулы составта дәвам иткән сыйныфлар да юк түгел. Бүгенге эфирга шундый сыйныфларның берсе - 6 нчы сыйныф укучылары әңгәмәгә чакырылган иде. Укучылар авыруны кисәтү һәм саклану чаралары турында фикер алыштылар, сәламәтлекне ныгыту буенча киңәшләр бирделәр.
-
"Минем булачак һөнәрем".... 07.02.2022

Гимназиядә һәрдаим һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле чаралар уздырылып тора. Бүген 3 нче В сыйныфында “Минем булачак һөнәрем” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Укучылар төрле һөнәр ияләре турында фикер алыштылар. Киләчәктә үзләренә нинди һөнәр туры килүен күзаллап, рәсемдә сурәтләделәр.
-
Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел тулды 04.02.2022

2 февраль көне илебез Сталинград сугышында Совет гаскәрләренең зур җиңү көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел тулуга багышланган радиоэфир үтте. Укучылар 200 көн һәм төн дәвам иткән сугышның мөһим вакыйгаларын искә алдылар, безгә җиңү алып килгән бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр.
-
Бөек Ватан сугышы хатирәләре... 04.02.2022

Гражданлык-патриотик айлык кысаларында гимназиядә төрле чаралар уздырыла. Сыйныф сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышына багышланган бишминутлыклар оештырыла. Әлеге чараларның максаты - укучыларга патриотик тәрбия бирү; ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе уяту.
-
7 нче сыйныф укучылары хоккей ярышлары ачылышы тантанасында булдылар 03.02.2022

Бүген 7 нче Б сыйныфы укучылары “Черек күл” мәдәният һәм ял паркы базасында узучы А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы ачылу тантанасында булып кайттылар.
-
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы башланды 01.02.2022

Гимназиядә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык кысаларында, сыйныфларда Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар ул елларның авыр көннәре, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән батырлар турында фикер алыштылар, видеороликлар карадылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде 31.01.2022

"Гимназия хәбәрләре" электрон газетасының 2022 нче елгы беренче саны дөнья күрде. Әлеге санда кызыклы мәгълүматлар урын алган. Гимназия тормышы, укучыларның уңышлары һәм, гомумән, гимназиядә укучы талантлы балалар турында газета битләрендә, https://gazeta.tgim1.ru/91 сылтамасы аша таныша аласыз.














