Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар дәвам итә 16.02.2022

Милли каһарманыбыз Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар дәвам итә. 4 нче Б сыйныфында “Йолдызлы сәгать” уены үтте. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлына бәйле кызыклы сорауларга җавап биреп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
2 нче А сыйныфында викторина үтте 16.02.2022

2 нче А сыйныфында Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина үтте. Укучылар шагыйрьнең иҗат юлына бәйле кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
"Сәламәтлек көне"... 16.02.2022

Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында урта сыйныфларда “сәламәтлек көне” узды. Укучылар матур көйләр яңгыратып, күңелле һәм дәртле итеп иртәнге зарядка һәм көн дәвамында физкультминуткалар оештырдылар.
-
Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне 15.02.2022

15 февральдә, Россиядә, Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датаның 15 февральгә туры килүе юкка гына түгел, чөнки нәкъ шушы көнне 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Шул уңайдан гимназиядә радиотапшыру узды. Тапшыру “кайнар нокталарда” батырлык күрсәтеп һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлегенә багышланган иде.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2022

Бүген гимназиядә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган радиотапшыру узды. Муса Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Радиодан, көн дәвамында, Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады.
-
"Аралашу көне"... 15.02.2022

Бүгенге көндә аралашуның төрле формалары, алымнары бар. Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныфларда “Аралашу көне” узды. Гимназия психологы укучыларны коллективта аралашу кагыйдәләре белән таныштырды һәм алар бергәләп кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 14.02.2022

15 нче февраль көнне татар халкы сөекле улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә кызыклы чаралар уза. 4 нче Б сыйныфында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Гимназиядә психологик сәламәтлек атналыгы башланып китте 14.02.2022

Гимназиядә психологик сәламәтлек атналыгы белән бәйле кызыклы чаралар уза. Башлангыч сыйныфларда “Нәрсә ул бәхет?” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Укучылар бәхет төшенчәсен ничек аңлауларын рәсемнәрендә сурәтләделәр.
-
"Алга - үткәнгә" акциясенә без дә кушылдык 14.02.2022

Гражданлык – патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында узучы “Алга – үткәнгә” акциясенә без дә кушылдык. Сыйныфларда “Города-герои России”, “Великие сражения ВОВ”, “Оружия военных лет” темалары буенча сыйныфтан тыш чаралар оештырылды. Телдән журнал формасында үткән әлеге чараларда укучылар Бөек Ватан сугушында батырлыклар күрсәткән герой-шәһәрләр, сугышның төп этаплары, сугыш кораллары турында тулы мәгълүмат ала алдылар.
-
Котлыйбыз! 11.02.2022

Гимназиянең “Дуслык” вокаль ансамбле “Балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының XIV нче Идел буе эстрада осталыгы бәйгесе”ндә катнашып, “Татар телендә эстрада вокалы” номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!














