Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Юл кагыйдәләре буенча дәрес 21.04.2022

Бүген башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча чара үтте. Чараның кунагы юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор Мозаффарова Зөлфия Вагизовна иде. Гимназиядә эшләп килүче “Яшь инспекторлар” отряды белән берлектә, алар укучыларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 21.04.2022

Татар шигърияте күгендә якты йолдыз булып янган сөекле шагыйребез Г.Тукайның әсәрләре халкыбызның горурлыгы булып тора. Апрель аенда гимназиябездә шагыйрьнең туган көненә багышлап бик күп чаралар оештырыла. Бүген бездә “Г.Тукай шигырьләрен иң яхшы сөйләүче” бәйгесе үтте.
-
Радиотапшырулар дәвам итә 21.04.2022

Гимназиядә татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, сәнгать, музыка фәннәре ункөнлеге кысаларында үтүче чаралар дәвам итә. Һәр көне укучылар радиода кызыклы темаларга чыгыш ясыйлар. Алар “Г. Тукай турында кызыклы фактлар”, “Г. Тукай һәм музыка”, “Яңа Татар бистәсе тарихы” дигән темаларга тулы мәгълүмат җиткерделәр.
-
“Урок цифры” проекты кысаларында дәрес үтте 20.04.2022

“Урок цифры” проекты кысаларында 5 нче сыйныфларда “Кушымталарны тиз эшләү” (“Быстрая разработка приложений”) дигән темага дәрес үтте. Видеолекцияләр ярдәмендә укучылар цифрлы кушымталар кайда кулланыла, нәрсә ул low-code һәм кушымталар эшләүчеләр нәрсә белергә тиеш дигән сорауларга җавап таба алдылар.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсында бүләкләү 20.04.2022

Бүген, 20 нче апрель көнне, “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова Камилә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә лауреат булды. 9 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Айгизә 3 урынга лаек булды. Укучы кызларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Г.Тукай әсәрләре рәсемнәрдә... 20.04.2022

Гимназиядә Г.Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе үтте. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр Казан шәһәренең "Г. Тукай мәйданы" метро станциясендә эленәчәк. Ә калган рәсемнәрдән гимназиядә күргәзмә оештырылды.
-
7 нче сыйныф укучылары "Точмаш" заводында экскурсиядә булдылар 19.04.2022

"Хезмәт батырлыгы шәһәре" проекты кысаларында гимназиябез укучылары бүген Казан шәһәрнең "Точмаш" заводында экскурсиядә булдылар. Биредә алар предприятиенең музеенда заводның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Шулай ук предприятие буйлап сәяхәт кылдылар.
-
"Җәмгыять белеме сәхифәләре буенча"... 19.04.2022

6 нчы Б һәм 6 нчы В сыйныфы укучылары "Җәмгыять белеме сәхифәләре буенча" викторинасында көч сынаштылар. Укучылар иң элек төркемнәргә бүленеп, командаларга девиз һәм исем уйлап чыгардылар: "Дуслык" һәм "Оптимистлар". Аннан кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Ярыш барышында ике төркемнең дә яхшы әзерләнгән икәне күренде. Нәтиҗәдә, "Дуслык" төркеме җиңү яулады.
-
2 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай музеенда булып кайттылар 19.04.2022

2 нче А сыйныфы укучылары бүген Габдулла Тукай музеенда булып кайттылар. Биредә алар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән мультфильмнар карадылар.
-
"Тукай әсәрләренә сәяхәт"... 18.04.2022

Бүген 4 нче сыйныфларда “Тукай әсәрләренә сәяхәт” исемле чара үтте. Чара барышында укучылар Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре турында фикер алыштылар. Кызыклы биремнәр үтәделәр һәм Г. Тукайның үзләренә ошаган әсәренә иллюстрация ясадылар.














