Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
«Куркынычсыз хәрәкәт автобусы» 03.06.2022

Җәйге лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген лагерьда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Куркынычсыз хәрәкәт автобусы» дип аталган чара үтте. Балалар мавыктыргыч уеннарда, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, асфальтта юл билгеләрен ясадылар һәм шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Чараның иң күңелле мизгеле ЮХИДИ инспекторларының укучыларга истәлекле бүләкләр тапшыруы булды.
-
Балаларны яклау көне белән! 01.06.2022

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Балачак – һәркемнең тормышында иң гаҗәеп чор, якты буяулар һәм хыяллар белән тулы бер дөнья. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, якты өметебез!
Лагерьда ял итүче балалар бүген Кремль буйлап экскурсиядә булып кайттылар. Алар биредә узган бәйрәм чараларында да катнаштылар.
-
“Зөбәрҗәт шәһәр” театрына сәяхәт 31.05.2022

Бүген, 31 май көнне, лагерьга йөрүче укучылар “Зөбәрҗәт шәһәр” театрында “Маша өчен могҗиза” спектаклен карадылар. Бу сәяхәт балаларга бик ошады.
-
Котлыйбыз! 31.05.2022

Гимназиябезнең футбол командасы, Казан шәһәре Вахитов районының балалар-яшүсмерләр коллективлары арасында “Кожаный мяч” футбол буенча ярышларда, 1 урын яулаганы өчен бүләкләнде. Укучы егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бүгеннән гимназиядә җәйге лагерь эшли башлады 30.05.2022

Бүген гимназиядә җәйге лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде. Балалар отрядларга бүленеп, аларга исем, девиз уйлады, плакатлар ясадылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Алар шулай ук “Калейдоскоп” балалар ял паркында булып кайттылар. Балалар биредә күңелле ял итә.
-
Укучылар Теннис Академиясендә булып кайттылар 26.05.2022

Гимназиябез укучылары бүген шәһәребезнең Теннис Академиясендә кунакта булып кайттылар. Укучылар өчен биредә, бина буйлап, экскурсия оештырылган иде. Шулай ук зур теннис кырында үзләре дә теннис уйнап карадылар. Укучылар вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Котлыйбыз! 26.05.2022

Быел пионерлар оешмасы төзелүгә 100 ел тулды. Шул уңайдан район күләмендә төрле бәйгеләр оештырылды. Безнең гимназия дә әлеге бәйгеләрдән читтә калмады. “Пионериягә – 100 ел” район бәйгесенең “Буыннар бәйләнеше” видео-ролик номинациясендә гимназиябез 1 нче урынга лаек булды. Әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур җиңүләр насыйп булсын дигән теләктә калабыз!
-
Укучыларны бүләкләдек 25.05.2022

Бүген безнең гимназиядә күңелле мөхит хөкем сөрә. Укучыларыбыз ел буе укуда, төрле бәйгеләрдә, чараларда, спорт ярышларында, гомумән, мәктәп тормышында актив катнаштылар. Бүген әлеге тырыш укучыларыбыз кулларына мактау кәгазьләре алдылар. Укучыларыбыз шулай ук район, шәһәр күләмендә узган чараларда да катнаштылар һәм призлы урыннарга ия булдылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз! Киләсе уку елында да уңышлар теләп калабыз!
-
Бүген гимназиядә "Соңгы кыңгырау" чыңлады 24.05.2022

Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
Алда безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә, диләр, юл урау.
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады соңгы кыңгырау.
Бүген гимназиядә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә күп матур җырлар, шигырьләр, котлау сүзләре яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга зур кунак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһриевна килгән иде. Ул укучыларга үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде.
Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кадерле укучылар, киләчәктә сезне мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын! Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә "Хәйрия ярминкәсе" үтте 21.05.2022

“Язгы игелек атнасы” акциясе гимназиядә үткәрелгән “Хәйрия ярминкәсе” белән төгәлләнде. Әлеге игелекле чарада барлык укытучылар һәм укучылар да актив катнаштылар. Ярминкәдә төрле кул эшләнмәләре, сувенирлар алырга мөмкин иде.
Балалар “игелек”, “игелекле эшләр” төшенчәсе белән кече яшьтән үк танышып үсәргә тиеш. “Игелек атналыгы” әлеге максатка ирешүдә төп чараларның берсе булып тора.














