Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Тинчурин паркында Кәрим Тинчурин юбилеена багышланган флешмоб узды 13.09.2022

Бүген Тинчурин паркында танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль флешмоб уздырылды.
Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. 3 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары Тинчурин театры камера оркестры, артистлар Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Төхфәтуллина чыгышларын, “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек карадылар. Флешмоб барышында укучылар биеделәр, уйнадылар, Кәрим Тинчурин турында күп мәгълүмат белделәр, аның иҗаты белән илһамландылар.
-
Театрга сәяхәт 09.09.2022

Театр кешене тәрбияли, күңеленә яхшылык өсти, матурлыкны күрергә өйрәтә, туры юлга илтә. Сыйныф белән бергәләп театрга бару – бик зур тәрбия чарасы. Гимназиябез укучылары да һәрдаим шәһәребез театрларында кунак булалар.
9 нчы сентярь көнне башлангыч сыйныф укучылары Яшь тамашачы театрында “Хәзинәләр утравы” исемле спектакль карадылар.
-
Үзидарә утырышы
09.09.2022
Бүген гимназиядә үзидарә утырышы үтте. Анда президент һәм урынбасарлар, һәр сыйныфта үзидарә членнары билгеләнде. Яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды, булачак чараларның планы төзелде.
-
Музейга сәяхәт 08.09.2022

Гимназиябездә күп еллар “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Анда Яңа бистә тарихы белән бәйле мәгълүматлар, гимназиябез тарихы, кызыклы экспонатлар, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай белән бәйле шәхси әйберләр, мамонт сөякләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле материаллар табарга була.
Гимназиядә традицияләр бик күп. Шуларның берсе – 1 нче сыйныф укучыларының музейга сәяхәте. Һәр ел, уку елы башында, беренчеләр гимназия музее белән танышалар. Традицияне дәвам итеп, бүген 1 нче б сыйныфы укучылары экскурсиягә килделәр.
-
Ата-аналар җыелышлары узды 06.09.2022

Белем бирү һәм тәрбия процессын алып барган вакытта, мәктәп-гаилә бәйләнеше алгы планга чыга. Төпле тәрбия - укытучы-укучы-ата-ана чылбыры өзлексез эшләп торанда гына була ала.
Сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән һәрдаим элемтәдә тора. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү, кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, сыйныфта булган проблемаларны уртага салып сөйләшү – ата-аналар җыелышларында алып барыла.
Бүген гимназиябездә, 5-9 сыйныфлар өчен, ата-аналар җыелышлары узды.
-
Патриотик тәрбия 05.09.2022

Һәр дәүләтнең аны башкалардан аерып, гражданнарны берләштереп торучы үз символлары була. Балалар бакчасынан ук без ак барс турында әкиятләр тыңлап, байрагыбызның өч төсе турында белеп үсәбез. Ә мәктәптә дәүләт символлары турында тагында тирәнрәк белемнәр алабыз.
Туган җиреңнең символларын, гимн сүзләрен яттан белү – ул үзеңне, илеңне хөрмәт итү.
Россия мәктәпләрендә һәр атна башында әләм күтәрелү, илебез һәм республика гимннарын яңгырату акциясе башланып китте. Укучылар аларны тыңлап кына калмыйча, кушылып җырладылар да. Гимназиябез дә бу чарага кушылды.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 05.09.2022

Быелгы уку елы “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дән башланды.
Мәктәпләрдә яңа дәрес барлыкка килде. Анда дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләнәчәк. Шулай итеп, гимназиябездә һәр дүшәмбе, беренче дәрестә, сыйныф сәгатьләре узачак.
Бүген һәр сыйныфта киләчәккә хыяллар, Ватан, илебездә булган мөмкинлекләр, “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы һ.б. турында сөйләштеләр.
Белем көнендә әлеге дәресне иң беренче булып Русия президенты Владимир Путин үткәрде. Дәүләт башлыгы ил өчен һәр кешенең уңышы никадәр мөһим булуы турында сөйләде.
-
Терроризмга каршы теләктәшлек көне
03.09.2022
Бүген гимназиядә Терроризмга каршы теләктәшлек көне уңаеннан төрле чаралар үтте. Башлангыч сыйныфларда рәсем бәйгеләре, урта һәм югары сыйныфларда әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр узды. Укучылар терроризм һәм аннан саклану чаралары, куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
-
Без башлыйбыз! 02.09.2022

Бүген гимназия укучылары белем иленә ишек ачалар. Алар яңа көчләр, яңа максатлар туплап, белем алырга дип киләләр. Беренче сыйныфлар өчен бөтен әйберләр дә яңа, ә 5 нче сыйныфлар яңа, кызыклы фәннәр өйрәнә башлый. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнар турында уйланалар, киләчәккә максатлар куялар. Калган сыйныфлар тырышып укуларын дәвам итәләр.
Шулай ук укучылар гимназия кагыйдәләре, ә яңа укучылар безнең традицияләр белән таныштылар.
Әлеге уку елы аеруча уңышлы булыр дигән теләктә калабыз!
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2022

Белем көне... Бу көн – тәүге тапкыр кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп һәм борчылып балаларын озатып калган әти – әниләр өчен зур бәйрәм. 1сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.
Бездә дә бүген, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Тантанабызның мөхтәрәм кунагы – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы, белем бирү процессының фәнни методик секторы җитәкчесе – Гарифуллина Ләйсән Атласовна иде. Ул укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм котлады.
Быел беренче тапкыр 64 бала безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача.
Яңа уку елында укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар, яхшы билгеләр, ышанычлы дуслар, күңелле мәктәп тормышы телибез. Ә укытучыларга түземлелек, сабырлык, ныклы ихтыяр көче, энергия һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!














