Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Вниманию учащихся и их родителей! 22.07.2022

Пробный день состоится 29 августа в 12.00.
-
Прием в 1 класс 06.07.2022

Уважаемые родители (законные представители)!
Прием в 1 класс окончен. Свободных мест нет.
-
Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! 29.06.2022

Ниһаять, имтиханнар тәмам. Зур сынаулар узган чыгарылыш сыйныф укучыларының яраткан мәктәпләре, укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте. Бүген гимназиядә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. Укучылар һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары да бүлеште. Чыгарылыш кичәсе һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр һәм елмаю бүләк итте. Мәктәпне тәмамлау — кичәге укучылар тормышында беренче авыр этап, алда аларны югары уку йортларына керү һәм тормышка ашырырга тиешле очсыз-кырыйсыз хыяллар көтә.
-
"Балалар иҗат үзәге"ндә кунакта 14.06.2022

Лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар “Балалар иҗат үзәгендә” кунакта булдылар. Биредә алар кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә актив катнаштылар. Сәяхәт укучыларда яхшы тәэсирләр генә калдырды.
-
Лагерь тормышы... 09.06.2022

Лагерь – үзе бер дөнья. Анда ял итәргә дә, вакытны файдалы һәм күңелле уздырырга да, файдалы мәгълүматлар алырга да мөмкин. Бүген укучылар Казан шәһәренең зоопаркында экскурсиядә булдылар. Шулай ук укучылар өчен бүген Пётр I тууына 350 ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылды.
-
Сынлы сәнгать музеена сәяхәт 08.06.2022

Бүген лагерьга йөрүче укучылар Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда булып кайттылар. Биредә алар танылган рәссамнарның сәнгать әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен мастер-класс та оештырылган иде, алар портрет ясарга өйрәнделәр. Укучылар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
“Россия – минем тарих” мультимедия тарихи паркына сәяхәт 07.06.2022

Җәйге лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Укучылар күңел ачып кына калмыйлар, ә вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Менә бүген алар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә эшләп килүче “Россия – минем тарих” мультимедия тарихи паркында экскурсиядә булдылар.
-
А.С.Пушкинның туган көне 06.06.2022

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, быел аның тууына 223 ел тулды. Һәр елны бу көн Русиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бүген мәктәп лагеренда А.С.Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар, презентацияләр карадылар, кызыклы ребуслар чиштеләр.
-
Котлыйбыз! 06.06.2022

Гимназиябез укучылары “Сәләтле буын” шәһәр бәйгесендә катнашып, зур уңышларга ирештеләр. 5 нче сыйныф укучысы Муллагалиева Зилә “Яшь шагыйрь” номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант, ә 2 нче сыйныф укучысы Мальцев Данил “Сәхнә остасы” номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Лагерь тормышы 03.06.2022

Лагерь тормышы бик күңелле. Көн саен укучылар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Бүген, 3 июнь көнне, лагерьга йөрүче укучылар УНИКС концертлар залында “Соня һәм Вованың виртуаль маҗаралары” спектаклен карадылар. Бу сәяхәт күңелле дә, файдалы да булды.














