Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Яшь шагыйрьләребез "Илһам" бәйгесендә катнашты 21.03.2022

Бүген Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары Ибушева Лиана, Әхәтова Айгизә, Фәттахова Камилә, Яруллин Рәмзил катнаштылар.
-
Шигърият көне белән! 21.03.2022

21 март Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтү турында карар кылына. Шул уңайдан гимназиядә радиотапшыру оештырылды. Укучылар татар әдәбияты һәм рус әдәбиятының күренекле шагыйрьләрен искә алдылар, аларның шигырьләрен укыдылар.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашу 19.03.2022

Бүген 8 нче 9 нчы сыйныф укучылары халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге 9 нчы республика конференциясендә катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә лауреат, ә 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова Камилә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Ибушева Лиана шушы ук номинациядә дипломант исеменә лаек булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында, иҗади эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
-
Конференциядә катнашу 18.03.2022

Шушы көннәрдә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Әхәтова Айгизә Зиннур Хөснияр исемендәге 1 нче ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясенең “Драматургиядә беренче адымнар” юнәлешендә катнашып, 2 нче урынга лаек булды.
-
Баскетбол буенча чемпионат 18.03.2022

Гимназиядә баскетбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
7 нче А – 8 нче А (23 - 15)
8 нче А – 9 нчы А (2 - 11)
7 нче А – 9 нчы А (12 -17)
-
Укучылар “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” проектларны якладылар 17.03.2022

Шушы көннәрдә гимназиядә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип аталган проект эшләре бәйгесе үтте. Проектның төп бурычы - шәхси гигиена кагыйдәләре, үз сәламәтлегеңне саклау юллары һәм төрле ситуацияләрдә куркынычсызлык ысуллары турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү. Укучылар бәйгедә бик актив катнаштылар.
-
Актив укучыбызны котлыйбыз! 17.03.2022

Гимназиябезнең 9 нчы А сыйныфы укучысы Әхмәдиева Адилә “Татарстан фәне һәм яшьләре – киләчәккә бер адым” конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. Укучы кызыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Баскетбол буенча гимназия чемпионаты башланып китте 17.03.2022

Баскетбол буенча гимназия чемпионатының төркем этабы уеннары башланып китте. Бүген бу юнәлештә 7 нче, 9 нчы сыйныфлар көч сынаштылар. Уеннарның нәтиҗәләренә килгәндә, 7 нче А һәм 9 нчы Б сыйныфлары арасында 9 нчы Б, ә 9 нчы А һәм 9 нчы Б сыйныфлары арасында 9 нчы Б сыйныфы җиңү яулады. Укучыларыбызга алдагы ярышларында уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 16.03.2022

Шушы көннәрдә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Ибушева Лиана “Туфан Миңнуллин феномены” конкурсында 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
"Театр - яктылыкка, нурга илтә...." 15.03.2022

“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, - дип язган сөекле шагыйребез Г. Тукай. Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Безнең гимназиядә урта сыйныф укучылары өчен “Без” театр түгәрәге эшләп килә. Укучылар бик теләп, әлеге түгәрәктә сәхнә серләренә, актерлык осталыгына төшенәләр. Бүгенге көндә алар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә әзерләнәләр. Укучыларга укуларында һәм иҗат юлында уңышлар теләп калабыз.














