Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Консультатив пункт / Консультативный пункт 23.10.2018

Балалар бакчасына йөрмәүче балаларга һәм ата-аналарга педагогик-психологик ярдәм йөзеннән бездә консультатив пункт оештырылды.Консультация кысаларында, ата-аналага балалар бакчасы белгечләре: музыка житәкчесе- Бакирова Лилия, физкультура инструкторы- Гайнуллина Гөлназ, укытучы-логопед- Вахитова Миләүшә, педагог-психолог- Ибраһимова Альбина тарафыннан киңәшләр бирелде, балалар белән уеннар уйнатылды.Балалар һәм ата-аналар бик канәгать булып калдылар.
-
Уенчыклар кибете/ Магазин игрушек 22.10.2018

Тирә- юньдәге предметлар, күренешләр турындагы белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү, һөнәр ияләре һәм аларның эшләре өчен кирәкле материаллар белән таныштыру максатыннан без бүген якындагы "Балалар дөньясы" кибетендә булдык. Сатучы, сатып алучы, касса, акча,киштә кебек сүзләр белән таныштык. Уенчык кибетенә кергәч үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
-
Хәвефсез юл/Мой безопасный путь 19.10.2018

Балаларның иминлеген саклау буенча безнең балалар бакчасы ел буена бик күп чаралар үткәрә.Тәрбиячебез Ләйсән Лотфуллина икенче кечкенәләр төркеме белән саф һавада, бакча мәйданында күңелле сәяхәт үткәрде. Анда бакчага йөрүче барлык балалар да катнашты. Бу чараның кунагы маймыл Башмачок бик мавыктыргыч хәлләргә эләгеп, үз юлын табып барды, ә аңа исә башка төркем балалары ярдәм итте. Мондый зур чарага районның "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәетова да чакырулы иде Ул киләчәктә дә бик акыллы булып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүләренә ышанычын белдерде һәм катнашкан барлык балаларга бүләген таратты.
-
Агулы гөмбәләр /Ядовитые грибы 18.10.2018

Урманга экскурсиягә баргач ниләр генә күрмибез :агачлар, яфраклар, үләннәр,җимешләр, чикләвекләр. Табигать шундый матур һәм кызык !! Бүгенге сәяхәтебездә без шундый матур булып, җыелып утырган гөмбәләргә тап булдык. Бу ашый торган гөмбәләр түгел, алар- агулы ялган опяталар. Балаларга аларга тияргә, җыярга ярамаганлыгы турында аңлатылды.
-
Безнең Актаныш/ Наш Актаныш 16.10.2018

Үзебезнең туган авылның исемен әйтеп, ял көннәрендә кайларда булулары турында сөйләдек. Актанышта булган урман, елга исемнәрен әйтергә өйрәндек. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениясендәге, Актаныштагы вакыйгаларга мөнәсәбәтле булу хисе тәрбияләнде.
-
Аралашып эшлибез/Сотрудничество 08.10.2018

Безнең Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы Республика күләмендә Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру буенча пилот мәйданчыгы булып тора.Шул максаттан Куян авылы балалар бакчасының тәрбиячесе Таңсылу белән физик үсеш, рус теле, музыка, грамотага өйрәтү шөгыльләрен карап фикер алыштык, тәкъдимнәр әйтелде, ярдәмлекләр таратылды. Киләсе очрашуны билгеләп куйдык.
-
"Табигый материаллардан көзге бизәкләр" "Осенний букет" 05.10.2018

Безнең балалар бакчасында "Табигый материаллардан көзге бизәкләр" конкурсы булып узды. Барлык группа ата - аналары һәм балалары бик теләп катнаштылар. 1 нче кечкенәләр Б төркеме бу бәйгедә беренчелекне яулады! Котлыйбыз!!!
-
Әйдәгез танышыйк / Давайте познакомимся 04.10.2018

I кечкенәләр Б төркеме балалары " Лего» белән уеннарны бик яратып, кызыксынып уйныйлар. Кече төркемдә алып баручының ролен һәрвакыт тәрбиче үз өстенә ала, чөнки балалар уенда үз рольләрен билгели алмый әле. Кече төркем балалары өчен иң гади уеннар сайлана, аның максаты – төсне (зәңгәр, кызыл, сары, яшел) ныгыту, LEGO-конструктор детальләренең исемнәрен, формасын (квадрат, турыпочмак) ныгыту.
“Әйдәгез танышыйк” уенында максат: балалар белән танышу. Тәрбиче балаларга чиратлап кирпеч бирә һәм: «исемең ничек?" дип сорый. Бала кирпечне кире бирә һәм җавап бирә.
-
Өлкәннәр көне / День пожилых 01.10.2018

Бүген без бу матур иртәдә Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Бүгенге бәйрәмебезнең төп кунаклары – хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тәрбиячеләребез,бакчабыз хезмәткәрләре! Аларны әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Өлкәннәребез дә безгә матур теләкләр юлладылар.
-
Куркынычсызлык атналыгы / Неделя безопасности 24.09.2018

24 сентябрьдан 28 нче сентябрьга кадәр Республикабыз Татарстанда Куркынычсызлык атналыгы үткәрелә. Җәяүлеләр аркасында чыккан юлдагы ДТП лар булмасын өчен бакчабызның зурлар һәм 1 нче кечкенәләр төркеме балалары белән куркынычсызлыкка багышланган чара үткәрелде,балаларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды.










