Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Педсовет утырышы 17.04.2018

Хәзерге заман кешесе шулкадәр күп информация белән чолгап алынган, яңа информацион технологияләр ярдәмесез ул аларны эшкәртә һәм куллана алмый. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы. Тәрбияче тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге практикасында информацион коммуникатив технологияләр куллануның ролен яхшы аңларга тиеш. Белем бирүнең уңышлылыгының күп өлеше кеше факторына бәйле: педагог һәм аның профессиональлегенә. Педагогик кадрларның квалификациясе, аларның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге – белем бирүне заман таләпләренә китерүнең төп нигезе булып тора. Әлеге бурычларны тормышка ашыру максатыннан безнең бакчабызда “Белем бирү эшчәнлегенең сыйфатын үстерү һәм ата-аналар белән хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан педагогларның информацион коммуникатив технология буенча компетентлылыкларын үстерү” дигән тема астында педсовет утырышы булып үтте. Район күләмендә уздырылган "Яшел ут - 2018" конкурсында катнашып Мингазова Г.А. II урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
2 нче мәктәп укучылары бездә кунакта! 13.04.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Без юлларда иминлек ягында" дигән девиз астында " Могҗизалы юллар" дип исемләнгән викторина уздырдык. Шул максаттан Актаныш №2 мәктәбенең 1 нче класс укучыларын кунакка чакырдык. ( кл. җитәкчесе: Миргалимова Чулпан Рөстәм кызы). Викторинада мәктәп һәм бакча балалары теоретик һәм практик белемнәрен кулланып үзара көч сынаштылар. Ярышларның спорт уеннары белән үрелеп барулары балаларны армаска ярдәм итте."Светофор" һәм" Юл билгеләре"нең үзара бәйгесе дуслык җиңүе белән тәмамладык. Киләчәктә дә балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлыкны план нигезендә оештырырга ниятлибез.
-
«Тукай паркына сәяхәт" 12.04.2018

Безнең максатыбыз: авылыбызның бакча, парклары турындагы белемнәрен киңәйтү, балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерү, сүз байлыгын арттыру. Уйлау-фикерләү сәләтләрен, тапкырлык,зирәклек, игътибарлыкларын үстерү.Туган авылыбызга карата горурлану хисе тәрбияләү, ана карата ярату хисе, сакчыл караш тәрбияләү.
Паркта Г.Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен искә төшердек.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Туган тел»генәм.
Ишетсен ул
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.
-
Яз килде! 10.04.2018

Без уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән бергәләшеп Ленин паркына экскурсияга чыктык. Урамда яз, кояш язгыча җылы итеп яктырта! Без табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек. Җылы яктан сыерчыклар да кайткан инде, аларның сайрауларын тыңладык. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Театр көне. 27.03.2018

Бүген 27 март — Халыкара театр көне! Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала, мәңгелек сорауларга җавап табыла…Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате - кабатланмас могъҗиза. Без дә бүген шул могъҗиза эчендә кайныйбыз.Бу көннәрдә безнең балалар бакчасы коллективы бик теләп район буенча оешмалар арасында уздырыла торган бәйгедә катнашырга эзерләнә! Сезне 8 апрель конне район мәдәният йортына Зәки Зәйнуллин әсере бенча әзерләнгән "41нең арбалы хатыннары" спектаклен карарага чакырабыз! Рэхим итегез!
-
"Бездә Нәүрүз бәйрәме гөрли!" 23.03.2018
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәрАч ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбәрәкбад!Безнең балалар бакчасында да мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән "Нәүрүз" бәйрәме бик күңелле узды. Шигырь сөйләләр, җыр-биюләр, уеннар бер-берсе белән үрелеп барды. Бәйрәмне котлап әби-белән бабай, Хужа Насертдин да үзләренең күчтәнәчләре белән килгәннәр.Нәүрүз кызы белән Кыш бабай да үзләренең көчләрен сынадылар! -
Без театр уйныйбыз. 21.03.2018

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә.Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.Чөнки уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң әһәмиятлеләрдән санала.Ә театр иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.
-
Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар 21.03.2018

Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык максатыннан 19 март конне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Актаныш №2 мәктәбенә экскурсиягә бардык. Безне анда бик җылы каршы алдылар. Укытучы Филария Гависовна балаларың белемнәре турында кызыксынды, әкияткә иллюстрацияләр күрсәтте, язучылар турында әнгәмә оештырды, мультфильм күрсәтте. Шулай ук мәктәпнең китапханәсе, ашханә һәм спортзалында булдык. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык урнаштыру, ә бу үз чиратында балаларның бакчадан китеп, мәктәпкә җиңел кереп китүләренә ярдәм итә; һәр балага үз мөмкинлекләрен тулаем ачарга булышу; балаларны мәктәп белән кызыксындыру, мәктәпкә барасы килү теләген үстерү.
-
Суганыбыз үскән зур булып. 19.03.2018

Балаларның яшелчәләрне тышкы күренеше, тәме, формасы буенча аера белүләренә ирешү; игътибарын, аңга алуларын, диалогик сөйләмен, сенсорик күнекмәләрен үстерү; балаларда сорауларга җавап бирү теләге уяту; табигатькә уңай караш тәрбияләү. Суганның файдасы турында аңлату.
-
выборы-2018 16.03.2018

Уважаемые избиратели!
18 марта-выборы Президента Росии.
Голосавание проводится с 8.00-20.00.
Выбираем Президента-выбираем будущее!!










