Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Эковесна - 2018 04.07.2018

Республика күләмендә үткәрелгән "Эковесна - 2018" конкурсында безнең балалар бакчасы уңышлы видеоязма белән дипломга ия булды.Котлыйбыз!!!
-
Яшь музыкантлар! 29.06.2018

Җыр, музыка - кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул - бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һэм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала. Менә без дә бакчабызда “Яшь музыкантлар” көне уздырдык. Балалар музыкаль инструментларда, төрле уен коралларында (кашык, барабан, гармон, шалтыравык, һ.б) музыкага кушылып номерлар башкардылар. Безнең балаларга бәйрәм бик ошады!
-
Актаныш фонтаннары 28.06.2018

Районыбыз соңгы елларда төзекләнә, матурлана, халыкның яратып ял итү урыннары да артты. Бигрәк тә Актанышлар фонтан тирәләрен үз итә. Чөнки су тавышы һәм тирәсендәге салкынча, дымлы һава тынычландыра, яшәү дәрте өсти. Бездә 1 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апаларыбыз белән шушы гүзәл фонтанга экскурциягә барырга булдык. Рәхәтләнеп ял итеп, көч жыеп, тагын килергә сүз куешып. күтәренке кәефтә үзебезнең яраткан "Ромашка" балалар бакчасына кайтып киттек.
-
"Актаныш басмалары" 27.06.2018

Җәйге көннәрне күңелле итү максатыннан “Актаныш басмалары” скверына, спорт һәм балалар мәйданчыкларына экскурсиягә бардык. Балаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар.
-
Спорт көне 25.06.2018

Спорт көне уңаеннан "Ромашка" балалар бакчасында "Куңелле стартлар" уены уздырылды. Балалар ике командага бүленеп спорт ярышларында көч сынаштылар. Уен барышында балалар арасында дуслык, игътибарлылык сыйфатлары ныгыды.
-
Табигать кочагына экскурсия! 19.06.2018

Балалар тавышын сагынгандай Бүләк урманы безнең нарасыйларны киң колач җәеп көтте. Җылы кояш нурлары астында киң аланда балалар бик теләп уйнадылар. Җәйнең матур мизгелләре бик күп тапкырлар кабатлансын иде, - дигән теләктә калабыз.
-
"Күңелле сабантуйлары" 18.06.2018

Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Сабан туе гөрләп торсын,
Биибез дә җырлыйбыз.
Сабантуй бәйрәме- татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе.Ул-хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел :бай һәм тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын,рәсем сәнгатен,әдәбиятын,горыф-гадәт,йолаларын. Милли культура,безнең әти-әни кебек ,бала күнелендә аерып алмаслык бер кисәк булсын иде.
Безнен балалар буыннан - буынга күчеп килгән милли гореф -гадәтләрнен ,йолаларнын югалып бару чорында яшиләр.Жырларда , биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолаларнын киләчәк буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ышанасы килә. Бу чара яшь буында узенәкирәк өлкәне сайлап алырга жиңеллек тудырыр ,туган жирне ничек бар шулай яратырга мөмкинлек бирер иде. .Шуларны истә тотып, без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән быелгы район сабантуенда катнаштык. Балаларыбыз мөселманча киенеп мәйданга узган чакта кунакларның сокланулы елмаюларын,кул чабуларын күреп балалар бик сөенделәр!Без – тәрбиячеләр балалар күңелендә Ислам диненә ярату,хөрмәт орлыклары булдыруыбызга тагын да ныграк сөендек!
-
Ямьле чишмә буйлары 08.06.2018

Балаларны туган ягыбызның иң гүзәл почмагы – чишмәләребез һәм аларның кайларда булуы, аларның табигатебезнең иң кирәкле бер өлеше булуына инандырып, балаларны таныштыру. Алар турында булган белемнәрен системалаштыру, сөйләмнәрен үстерү, сүзлекләрен баету. Аларда чишмәләребезгә ярату һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан без авылыбызның Хәмит чишмәсенә экскурсиягә бардык.
-
Әкият иленә сәяхәт 06.06.2018

«Ромашка» балалар бакчасында «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип аталган викторина булып үтте. Бу чарада 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар актив катнашты. Балаларның никадәр әкият белүе, нинди әкиятләрдән өзек караулары, сорау- жавап кебек сынауларда бик актив булдылар, һәр бирем яшь үзенчәлегенә туры килде, чарадан балалар бик канәгать калдылар.
-
1 июнь - халыкара балалар яклау коне 01.06.2018

Җәйнең беренче көне – халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмдә һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп,балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен районыбыз мәдәният йортында “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага театр карадык. Без анда үзебезгә бик күп яңалык алып чыктык.










