Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Үсемлекләр дөньясы / Мир Растений 24.08.2018

Хуш исле чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бал кортларының чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйганнарын кузәттек.
-
Туган көннәр/День рождения в детском саду 24.08.2018

Бездә зур үстек, туган көнәребезне бакчада, дусларыбыз белән үткәрә башладык!!!
Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый, рәхәт, күңелле безгә.
Туган көнен котлы булсын, Зилә!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жиһан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта һәрчак бәйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сөйкемле бул!
Бугенгедэй бәхетле бул:
Жэй голлэре ускәндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да! -
Шахмат/ Шахматы 23.08.2018

23 август көнне балалар бакчасында әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән шахмат бәйрәме уздырылды. Бу көнне балалар биеп күңел ачтылар, шахмат уены буенча сорауларга җаваплар таптылар, шахмат уйнап бер-берсе белән ярыштылар. Ахырдан балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
"Сабын куыклары коне"/ "День мыльных пузырей" 22.08.2018

"Ромашка" балалар бакчасында "Сабын куыклары коне" булды. Балалар үзләренең кубекләрен алып килделәр. Аларга куп төрле ярышлар үткәрелде: "Иң зур һәм кечкенә күбекләр", "Кем ераккарак", "Биеккәрәк очырта". Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Хезмәт кешене бизи" " Труд украшает человека" 20.08.2018

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе. Безнең төп максат: хезмәт күнекмәләре һәм белемнәрен формалаштыру. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шул максаттан чыгып зурлар төркеме белән прогулка вакытлырында “Чүп машинасын” күзәттек.
-
Стадионга экскурсия/ Экскурсия на стадион 17.08.2018

Бүгенге экскурсиябезне Актанышыбызның стадионында уеннарга багышладык. "Кеглигә туп тигезү", "Кеглилар аша йөгерү", "Кеглилар аша сикерү", ерак, якын дистанциягә йөгерү балаларны сау-сәламәт булырга өнди.Спортны яратырга,физкультура белән шөгыльләнергә.Күренекле спортчылар булу турында хыялландылар.
-
Нәни футболчылар/ Юные футболисты 15.08.2018

Тәрбиячегә: урамда балалар мәйданчыгында мин гел малайлар белән туп тибәм. Дустым Данил миңа бик еш футболчылар турында сөйли - диде төркемдәге Герман. Шуннан төркемдәге малайларда футбол уенына карата кызыксыну уянды. Һәм без үзәк стадионда футбол уйнадык. Хөҗүм итүче, капитан сүзләре белән таныштык.
-
Фитотерапия- балаларга/ Физиотерапия для детей 10.08.2018

Безнең балалар бакчасында балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. Шул максаттан чыгып без кечкенәләр белән физкабинетка экскурсиягә бардык, шәфкать туташы безгә үзебезнең бакчада үскән карлыган җимешләре, җиләк яфракларын, юкә чәчәкләрен киптереп кышка әзерләп куелуы һәм алар балаларны сәламәтләндерү эшен яхшыртырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә зур ярдәм итүе турында сөйләде
-
Диңгездәге көрәш/ Морской бой 07.08.2018

Әгәр бала елның җылы вакытында авырса, су белән уйнату бик файдалы. Балалар кечкенә кораблар җибәрсеннәр, курчакларын юсыннар, «кер» усыннар һ. б. Ләгәндәге, таздагы су җылы булырга тиеш. Су белән уйнау бу очракта шул яктан файдалы, чөнки коры һава сулыш юлларын ярсыта һәм артык мәртәбә йөткерү пристубын тудырырга мөмкин, ә дымлы һава, киресенчә, баланың сулыш юлларына уңай тәэсир ясый. Моннан тыш, су белән уйнау— балаларның, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең, иң яраткан уеннарыннан берсе. Шул максатны истә тотып тәрбиячеләр “Морской бой “ уздырды!!
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да, солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый да солдат
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
“Солдатлар” җыры бүген “Аврора” һәм “Арабелла” командаларын “Диңгездәге көрәш” кә чакырды. Балалар үзләре ясаган кәгазь көймәләрен саклап, дошманнарының көймәләрен су чәчрәтеп, көймәләргә өреп батырырга тырыштылар. Нәтиҗәдә: әлбәттә “ДУСЛЫК” җиңде.
-
Без күзәтәбез/Мы наблюдаем 06.08.2018

Тирә-юньне танып белүдә кызыксыну уяту максатыннан тәрәзәдән продукция машинасын күзәттек. Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту.
Ипи, сөт, алма кебек сүзләр белән тел байлыкларын үстердек, шул сүзләрне кертеп җөмлә төзеп сөйләргә өйрәндек










