Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Күңелле ярышлар / Весёлые старты 19.07.2018

Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру. Ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада дуслык җиңде. Балалар шат кәеф, уңай эмоцияләр, күтәренке күңел белән уен мәйданчыкларында ярышларны дәвам иттеләр.
-
Яратып уйный торган уенчыклар/ Игрушки, которые играют с любовью 19.07.2018

Яңа бакчага килгән балаларны уенчыклар белән таныштыру.
Төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдыру, “зур”, “кечкенә”
сүзләрен кертеп сүзтезмәләр төзергә өйрәтү.
Уенчыкларга карата уңай караш булдыру.
Курчакларым килегез
Яңа йорны күрегез.
Менә бусы- ишеге
Яңа йортны күрегез.
Рәхим итеп керегез!
-
Велоярыш/ Велогонки. 18.07.2018

18 нче июль көнне балалар бакчасына йөрүче барлык балалар арасында велоярыш оештырылды. Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр. Ярыш башланганчы тәрбияче апалар балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Барлык балалар да ярышта актив катнашты!
-
"Нептун бабай бездә кунакта!"/ В гостях у Нептуна 17.07.2018

"Нептун көне" - кечкенәләрнең дә, олыларның да балачактан ук үз иткән, яраткан бәйрәме ул. Шау-шулы, бик тә күңелле чара. Диңгез һәм океаннарның мәгърур хуҗасы Нептунның килеп чыгуы берәүне дә битараф калдырмады.Балалар су коендылар, махсус ясалган тайгак юлдан рәхәтләнеп ярыштылар!
-
Беренче тапкыр бакчага килдем 17.07.2018

Бакчага йөри башлау – кечкенә баланың әле ныгырга өлгермәгән нерв системасы өчен бик зур сынау. Баланың бакчага ияләшүе ярты елга кадәр сузылырга мөмкин.
Бакча – ул мөстәкыйльлек дигән сүз. Шуңа күрә бала үз-үзен карарга өйрәнергә тиеш: киенергә һәм чишенергә, салфетка, кашык, чәнечке тотып ашарга, үз артыннан уенчыкларны җыеп куярга.
-
Белем иленә сәяхәт / Путешевствие в мир знаний. 16.07.2018

Мәктәпкә барырга да озак вакыт калмады: менә тагын өч – дүрт атна һәм ул янәдән күнегелгән режим буенча яшәү китә. 3 ай ял иткәннән соң, мәктәп укучылар белән тулып шаулый башлар. Ә без әле кечкенә, безгә бар да кызык !! Шул максаттан мәктәп белән танышып кайттык. Монда безнең абый- апаларыбыз укый бит диеп балалар горурланып, сөенеп йөрде.
-
Тәҗрибә участогында 12.07.2018

Хезмәткә тәрбия кечкенәдән үк башлана. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән тәҗрибә участогында кабачкиларның, кыярларның чүбен утадык,су сиптек, үсентеләрнең үсешен балалар белән көндә кызыксынып торабыз.
-
Сөн буе сабантуенда бәйрәм иттек көн буе! 10.07.2018

8 июль көнне Меннәр авылында Сөн буе елгасы буенда Мөселман балалары сабантуе булып узды. Безгә зурлар төркеме балалары белән сабантуйда чыгыш ясау бәхете елмайды,Һәр бала мөселманча киенеп тирә-яктагыларда соклану хисләре уяттылар!Балаларның үзләренә дә бәйрәм бик ошады,чыгыш ясагач төрле бәйгеләрдә катнашып,уеннар уйнадык!Бик канәгать булып кайтып киттек!
-
"Бүләк" урманы кочагында. 09.07.2018

“Бүләк” урманы нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый. Нинди генә җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман.
Шаулый аңда һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чүт- чүт сайрыйлар кошлар,
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә- суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
-
Асфальттагы рәсемнәр. 05.07.2018

Балаларны рәсемне гадәти булмаган ысулларының бер төре белән таныштыру һәм өйрәтү.
Җәйге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү, балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү. Җәй турында белемнәрен тирәнәйтү, рәсем ясауга карата кызыксынуларын үстерү.










