Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Уразай балалар бакчасында КМО 15.03.2018

№ 2 балалар бакчасы базасына караган тәрбиячеләр катнашында чираттагы КМО утырышы булып узды.Уразай балалар бакчасында Исрафилова Миләүшә балаларны икетеллеккә өйрәтү буенча ачык чаралар: белем бирү эшчәнлеге "В гостях у бабушки; театр "Волк и семеро козлят на новый лад.." күрсәтте. Тәрбияче үзенең шөгылендә балаларның белемнәрен йомгаклау эшчәнлеге итеп житкерде.
-
Табын әдәбе 14.03.2018
Лотфуллина Л.Г.: Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәнү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту кунекмәләрен, чисталык, эдәплелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Өстәл янында үз-үзеңне дөрес тотуның иң гади күнекмәләрен формалаштыру: аш һәм чәй кашыкларын, чәнечке, салфетканы дөрес куллану. Ипине вакламаска, азыкны түкми-чәчми ашарга, ризыкны авызны ябып чәйнәргә, ашап туйгач рәхмәт белдерергә күнектерү. -
Рус курчагы Оля, Татар курчагы Алсу безнең кунакларыбыз!! 13.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике телгә дә өйрәтүнең яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп теләргә өйрәтү процессында яңа технологияләрне куллануны максат итеп куйды. Төрле телләргә өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү.Шул максатларны истә тотып бүген безнең балалрга кунакка курчаклар килде.
-
Индивидуаль эшләр. 12.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Һәр гаиләдә бала тәрбияләүдә уңай йогынты ясарлык күп кенә шартлар бар. Гаилә тәрбиясе ата-аналарның психологик-педагогик яктан теоретик әзерлегенә һәм нинди тәрбияче булуларына да бәйле. Бакча белән гаиләнең тәрбияви максатлары уртак булсын өчен балалар белән индивидуль эш дәфтәрләре алып барабыз.Балалар әти- әниләр белән бакчада өйрәнгәннәрне ял көннәрендә кабатлап, өйрәнеп киләләр. Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
-
Әниләргә бүләк ясадык. 07.03.2018

Әниләр,әнкәйләр, сез бит бу җиргә җылылык таратучылар. Изге теләкләребезне җиткезәсебез килә: саулык- тазалык,имин тормыш, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез, Бүген балаларыбыә әниләргә бүләкләр ясадылар.
-
Әниләребезгә бүләк!! 07.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Хөрмәтле әниләр! Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә
-
Әнием күз нурым 06.03.2018

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әнием күз нурым" исеме астында бәйрәм иртәсе узды.
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Жир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2018

6 март көнне Актаныш авылы 2 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме узды. Бәйрәмне тәрбияче Сабирова Рәзинә Рәфил кызы оештырды. Бу бәйрәмгә өлкән буын кешеләре, әниләр, әбиләр, апалар килгән иде. Балалар үзләренең әниләргә, дәү әниләргә багышланган җырларын, биюләрен башкардылар, кадерле кешеләрен котладылар. Кайчакта бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз – җан азыгы дип юкка гына әйтмиләр шул. Әниләрнең йозләрендә балалары белән горурлану, соклану балкыды.
-
Кошларыбызга, дускайларыбызга ярдәмгә!! 05.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Урамда салкын кыш. Бөтен тирә-як кар белән капланган. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бик суык көннәрдә күп кенә кошлар ачлыктан үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра” – дигән әңгәмәләр үткәрәбез, һәм өйдән балалар алып клгән җимнәрне салабыз. -
Минем исемем бар!! 02.03.2018

Лотфуллина Л.Г.:Балаларның үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү. Һәр кешенең үзенә генә хас исеме булуын аңлату. Бер-беренә кушамат белән эндәшү начар гадәт булуына төшендерү, бер-беренә карата ягымлылык хисләре тәрбияләү.










