Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кошларга ярдәм итик. 23.01.2018

Сабирова Р.Р.
Урамда карлы, салкын кыш. Кошларга кар астыннан азык табуы кыен. Без бакчабызда җимлекләр ясап элдек. Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып торабыз. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Матур итеп сайраулары белән безне алар сөендерәләр. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Бу эш безгә бик ошады. Кышлаучы кошларны танып әйтә белергә, аларны куркытмыйча күзәтергә өйрәндек. Үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик зур куаныч. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
-
Без- шоферлар 21.01.2018

Мингазова Г.Ә
Актанышта район алдынгыларының традицион слеты булып үтте.
Әлеге бәйрәмне Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары
да үзләренен матур чыгышлары белән бизәде.
-
Педагоглар тәҗрибә уртаклаша. 19.01.2018

Закирҗанова Л.Р.:
"Иң яхшы мастер класс" конкурсының бакчакүләм этабы үтте. Барлык педагоглар да бик теләп катнаштылар, эш тәҗрибәсен уртаклаштылар, яңалыкка өйрәттеләр.
-
Кәзкәй балалар бакчасында кунакта! 17.01.2018

Ибрагимова А.Р.
Кәзкәй балалар бакчасында Гумерова З. А. юл йөрү кагыйдәләренә багышлап "Маша- в стране чудес!" темасына ачык шөгыль күрсәтте.КМО составына кергән тәрбиячеләр үзләренең уңганлыгын, булганлыгын мастер класс аша сынадылар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен белик!" 16.01.2018

Гайнуллина Г.Р.
Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләрен белик!" темасы астында бик күркәм чара булып узды.Балалар бик актив булдылар, юл йөрү кагыйдәләрен бик төгәл үтәделәр. Кунакка Саетова Рәсимә апа да килде.
-
Кышкы паркта.. 12.01.2018

Чын кышны бары тик урманда гына тоярга мөмкин. Ә кырлар, яз җиткәнче ап-ак юрганга төренеп тыныч кына тирән йокыга талганнар. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем серә.
Кышкы табигать искиткеч матур, ул агач буйларыннан узып киткәндә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтем бетерерлек түгел.
-
Кошларга ярдәм итәбез. 10.01.2018

-
Спартакиада! 09.01.2018

Закирҗанова Л. Р. :
Яңа 2018 нче елны мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы башлап җибәрде. Безнең "Ромашка" балалар бакчасы да бик теләп катнашты. Чаңгы, шахмат, дартс, өстәл теннисы, отжимание, аркан тарту, күңелле стартлар кебек көч сынашулар белән вакыт үткәне сизелми дә калды. Әлбәттә һәр команда да ныклы әзерлек белән килгән. Чөнки призлар кызыктыргыч иде....
"Ромашка" балалар бакчасы кызлары сынатмадылар! Дулкынландыргыч минутлар....
Нәтиҗә -3 урын!!!!! Һәм 30 000 сум күләмендә сертификат!!!
-
Без- театр уйныйбыз 21.12.2017

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шул максаттан чыгып, “Шалкан” әкиятенә нигезләнеп мэктәпкә әзерлек төркеме ”Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дигән темага әкият күрсәттеләр.
-
Саф һавада хезмәт һәм ял! 20.12.2017

Балаларның саф һавада булуы физик яктан һәм акыл үсеше өчен бик файдалы. Саф һавадагы уеннар бала организмын чыныктыра. Балалар бакчасында шулай ук хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Без уртанчылар төркеме белән үзебезгә уйнар өчен участокта кардан таучыклар өйдек, лабиринтлар ясадык. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә.










