Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Түгәрәктәге уеннар 01.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уеннарда музыка, җыр, такмак халиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән бизәлә.
-
"Мин һәм кызыл китап" бәйгеседә 28.02.2018

Лотфуллина Л.Г. : Балаларда экологик белемне һәм мәгарифне популярлаштыру, ә шулай ук Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 11 гыйнварыннан алып 28 февраленә кадәр, Республика күләмендә “ Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесен уздыра. Безнең төркем балалары да кул эшләре белән катнаштылар.
-
"Моң кайтавазы" шигырь конкурсы. 26.02.2018

Эльвира Ибрагимова ( Мутавалова ) ның якты истәлегенә багышланган " Моң кайтавазы " нәфис сүз бәйгесендә безнең балаларыбызда уңышлы чыгыш ясадылар.Аларга киләчәктәдә уңышлар телибез.
-
"Ягез әле,егетләр!" 22.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары белән "Ягез әле, егетләр!" конкурсы булып узды. "Моряклар" һәм "Летчиклар" командалары көч сынашты. Кызларыбыз да читтә калмады, үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
-
"Кышкы уеннар" 21.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
Балалар кыш көне саф һавада уйнарга бик яраталар.Саф һаваның сәламәтлеккә файдасын да истә тотып без 21 нче февраль көнне уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кышкы уеннар оештырдык. Балалар янына чыккан Кыш бабай белән Убырлы уеннарны тагын да җанландырып җибәрделәр, балаларның кәефләре тагын да күтәрелде!
-
Зурлар төркемендә яраткан әтиләребез кунакта! 20.02.2018

Гибадуллина Р.М.
20 нче февраль көнне бакчабызда "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсенә әтиләребезне чакырдык.Балаларыбыз әтиләрен котлап үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр.Әтиләр дә балалар алдында сынатмадылар, уеннарда теләп катнаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте!
-
"Йолдызлык-2018" 16.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
16 нчы февраль көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык-2018" конкурсы булып узды. "Ромашка" бакчасы балалары үзләрен сынатмадылар, беренчелекне яуладылар. Аларны котлыйбыз, тәрбиячеләренә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез.
-
юлдада акыл кирәк 15.02.2018

Мингазова Г.
Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт халәкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.
-
Суган утырттык 13.02.2018

Минем исемем – Суган
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
-
"Иң яхшы мастер класс" бәйгесе 09.02.2018

31 январь көнне район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе " Иң яхшы мастер - класс" бәйгесе уздырды. Бәйгедә безнең бакчадан Л.Г. Лотфуллина уңышлы чыгыш ясап мактаулы II урынга лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, тагын да яңа үрләр яулавын телибез.










