Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
“Әнием-син якты кояшым” 23.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләр Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, Альбина Рәшит кызы әниләргә "Әнием- син якты кояшым" дигән исем астында бәйрәм үткәрделәр.
Максат:Балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
"Әнием-күз нурым!" 22.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
"Әниләр көне" якынлашу уңаеннан уртанчылар төркеме балалары әниләргә бәйрәм иртәсе тәкъдим итте. Рәхәтләнеп күңел ачып, әниләре белән бергә уйнап, ярышлар оештырып, җырлар тырлап, шигырьләр сөйләп, биеп уздырдык әлеге бәйрәмне. Әниләр балаларының уңышларына сөенеп, зур рәхмәт белдереп кичәне йомгакладылар.
-
Бала хокукларын яклау көне. 20.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
20 ноябрь- бала хокуларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Уртанчылар төркеме ата-аналарына тәрбияче информацион буклетлар таратты. Ата-аналар Татарстан Республикасында 18 яше тулмаган бала нинди хокукларга ия булуы турында мәгълүмат тупладылар.
-
Куяннарга кунакка 19.11.2017

Лотфуллина Л.Г
Каен, чыршы, ылыс белән таныштыру
Табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләре белән таныштыру (белмәгән хайваннарга якын килмәү, аларны сыйпамау, котыртмау; үсемлекләрне өзмәү һәм аларны авызга капмау
сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү. Балаларда яшьтәшләре даирәсендә үз-үзләрен тоту тәҗрибәсе формалаштыру, агач өлешләрен, исемнәрен дөрес атый һәм легодан агач төзергә өйрәнү буенча ачык шөгыль күрсәттек
-
Саубулыгыз, кошкайлар!" 17.11.2017
Закирҗанова Л.Р.:Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар безнең иң якын дусларыбыз.Уртанчылар төркеме кошларга багышлап бәйрәм иртәсе күрсәтте. Җыр, биюләр, уеннар, табышмаклар белән үерелеп барды. Балалар кошларга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. -
Антитеррор буенча очрашу 09.11.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек торкеме балалары Актаныш МКУ “Мәгариф идарәсе” баш белгече Амиров Камил Хәмит улы һәм район хакимият башлыгының антитеррор сораулары буенча ярдәмчесе Амиров Илгиз Галимҗан улы белән очраштылар. Очрашуда балалар белән терроризм турында әңгәмә оештырылды, практик аңлату эшләре алып барылды. Балаларның җавапларыннан, алар торле ситуацияләрдә югалып калмыйча, килеп туган проблемаларны дөрес чишә алулары күренде.
-
Район тәрбиячеләре бездә кунакта. 07.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Бакчабызда район тәрбиячеләренң чираттагы утырышы булып узды. Тәрбиячеләребез тарафыннан үстерешле лего конструкторларын кулланып интегральләштерелгән шөгыльләр, мастер класс күрсәтелде, доклад укылды, буклетлар таратылды. Бик теләп тәҗрибә уртаклаштык!
-
Китапханәдә кунакта 03.11.2017

3 ноябрь көнне Актаныш район китапханәсендә яңа китапларга күргәзмә оештырылып күрсәтелде һәм һәрбер тәрбиячегә уку картасы таратылды.
-
Эх нинди көз. 02.11.2017

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.
-
Үстерешле лего куллану. 01.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
LEGO конструкторлар күп функцияле, төрле формаларга китерә ала торган белем бирү материалы булу сәбәпле безнең балаларның яраткан уенчыкларының берсенә әйләнде.
Безнең балалар бакчасына кайтартылган LEGO материалларын эффектно файдаланырга тырышабыз. Педагоглар һәрдаим леголар белән дидактик һәм интерактив уеннар уйлап, шөгыльләрдә актив файдаланалар.










