Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Бергә бик күңелле. 27.10.2017

Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 23.10.2017

КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды оештырган “Белем җәүһәрләре” VIII Бөтендөнья итернет проектлар бәйгесендә уңышлы катнашкан өчен Ибрагимова Альбина Рәшит кызы оештыручылар тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны ихластан котлыйбыз, яңа үрләрә ирешуен телибез!
-
Алтын көз! 20.10.2017

Сабирова Р.Р.
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Көз − иң матуры. Нинди генә төсләр юк табигатьтә! Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Балалар белән без дә бу матурлыкка хозурланырга участокка чыктык. Участокны җыештырдык, төрле уеннар уйнадык, яфраклар җыйдык. Саф һавада вакыт бик күңелле үтә!
-
Безнең егетләр!!! 17.10.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Уртанчылар төркеме малайлары да, кызлардан калышмыйлар! Көзге уңышны бик теләп җыярга булыштылар! Чөгендерне чистартып, чиләкләргә тутырып тәрбияче белән берлектә ашханә хезмәткәрләренә тапшырдык! Эшләп ашагач, ашлар да тәмле була!!!
-
КӨЗНЕ ясыйбыз 10.10.2017

Лотфуллина Л.Г: Балаларны көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен киңәйтү. Балаларны бармак бөгеп рәсем ясарга өйрәтү. Кызыл, сары төсләрне ныгыту. Пөхтәлек һәм көзге табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.
-
Көзге матурлык. 09.10.2017

Балаларны туган як үсемлекләре белән таныштыруны дәвам итү; үсемлекне карау барышында әңгәмәгә тарту; хәтерне, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; эстетик хисләр тәрбияләү
-
Ата-аналар да ЛЕГО белән кызыксыналар 06.10.2017

Лотфуллина Л.Г :.Бакчабызда “Гаиләдә лего-конструкторлар” дигән атналык булып узды. Атналыкның һәрбер көне билгеле бер тематика астында уздырылды. Шулар арасыннан “ Иң оста төзүче гаилә” конкурсы кызыклы, күңелле оештырылды. Балалар ата-аналар белән берлектә бик теләп, тырышып катнаштылар. Үзләренең эшләп алып киленгән корылмалары турында балалар шатланып, сөенеп сөйләделәр. Әледән-әле балалар эшләренә күргәзмә оештыру ата-аналар өчен мөһим. Бу ата-аналарга балалар бакчасы тормышы эшчәнлеге белән танышып барырга мөмкинлек бирә. Ә балалар үз иҗатларына әти-әниләренең игътибарын күреп тагын да тырышыбрак эшлиләр. 1 нче урын: Лукманов Нуриман, 2 нче урын: Митрофанов Рүзәл 3 урынга барлык катнашкан балалар да билгеләнде.
-
Ромашкалылар иң оста төзүче гаиләне ачыклады 04.10.2017

Гайнуллина Г.Р.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Лего конструкторлары белән төзегәндә предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнәләр, соңыннан бала предметның кулланылышы белән таныша.Үсә-үсә предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртәләр һәм аларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.
Бакчабызда “Гаиләдә лего-конструкторлар” дигән атналык булып узды. Атналыкның һәрбер көне билгеле бер тематика астында уздырылды. Шулар арасыннан
“ Иң оста төзүче гаилә” конкурсы кызыклы, күңелле оештырылды. Балалар ата-аналар белән берлектә бик теләп, тырышып катнаштылар. Үзләренең эшләп алып киленгән корылмалары турында балалар шатланып, сөенеп сөйләделәр. Әледән-әле балалар эшләренә күргәзмә оештыру ата-аналар өчен мөһим. Бу ата-аналарга балалар бакчасы тормышы эшчәнлеге белән танышып барырга мөмкинлек бирә. Ә балалар үз иҗатларына әти-әниләренең игътибарын күреп тагын да тырышыбрак эшлиләр.
Һәрбер төркемнәрдә эшләнгән эшләргә урыннар чыгарылды:
Кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Гайнанова Камилә, 2 нче урын: Рахимова Диләрә
I кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Лукманов Нуриман, 2 нче урын: Митрофанов Рүзәл
II кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Хайретдинова Юлия, 2 нче урын Исламов Булат
Уртанчылар төркемендә: 1 нче урын: Абударов Булат,2 нче урын:Зиннурова Әминә, Бадершаехов Фәнис
Зурлар төркемендә:1 нче урын: Хисаева Илина, Ямалова Азалия, 2 нче урын Юсупов Динар
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 1 нче урын: Маликов Раяз, Амирьянов Ислам
2 нче урын: Вахитов Әмир, Фардиева Нәргизә, Шарифуллина Әдилә
3 урынга барлык балалар да билгеләнде.
Нәкъ менә Лего-технологияләр куллану баланың интеллектуаль үсешенә зур этәргеч ясый һәм киләчәктә безнең балалар үз урыннарын табарлар, югалып калмаслар. Киләчәк заманга кирәкле конструкторлар, инженер технологлар, яңа ачышлар ясаучы галимнәр булырлар дип ышанабыз!
-
Туган көннәр бик күңелле үтә.. 04.10.2017

Туган конен белэн котлыйбыз
Шатлык белэн, озын гомер белэн
Яшэвене генэ телибез
Доньядагы хэрбер яхшылыктан
Олеш чыксын сина мул гына
без телибез сина ак бэхетлэр,
Шатлыкларга илткэн юл гына
Бэйрэменэн матур хатирэсе
Кунелендэ калсын уелып
Табриклибез сине чын кунелдэн
Барыбыз да бергэ жыелып!
-
Кунакта ИҢ ЗУР чикерткә!!! 03.10.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Балалар тирә-якны күзәтергә бик яраталар. Әлбәттә үсемлекләр, бөҗәкләрне игътибарсыз калдырмыйлар! Безнең участокка да ИҢ ЗУР чикерткә кунакка килгән! Рәхәтләнеп күзәттек, аңлагандай, тик кенә торды ул да!!!










