Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
« Һәр мизгел матур үзенчә» 02.10.2017

Илебез буенча октябрь ае башланды. Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, буләкләуләр, искә алулар бара.
Без дә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тәрбиячеләребезне, бакчабыз хезмәткәрләрен әлеге күркәм бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикләдек. Аларга ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар һәм балалар игелеген күреп яшәүләрен теләдек.
-
Аяк асты кышытыр-кыштыр 27.09.2017

Лотфуллина Л.Г: Нәкъ менә көз көне, бер минутка туктап, бу тормышта безгә ни кирәк икән, дип уйлап куябыз... Төрле төстәге яфракларны кыштырдатып йөрү – нинди рәхәт... Бу минутларда сине бер генә начар уй да тынгысызламый... Күңелгә бик рәхәт һәм җиңел булып китә. Бөтен нәрсәне ташлап, көзге җилдә очкан яфракларга ияреп, еракларга чабып китәсе килә.
-
Спорт мәйданчыгында. 26.09.2017

Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта.
-
Баланың бакчага ияләшү чоры 25.09.2017

Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
Нәниләр балалар бакчасына йөри башлагач нигә еш авырый соң дигән сорауны һәрбер әти-әни үз-үзенә бирәдер мөгаен. Сабыйлар балалар бакчасына килгәч аны авыр кичерә. Чөнки монда алар ияләшкән мохит, ашау үзгәрә һәм башка кешеләр барлыкка килә. Яңалыкка ияләшкән вакытта баланың иммун системасы какшый һәм ул авырып китәргә мөмкин. Шуны да искәртеп узарга кирәк, баланың иммун системасы 3 яшькә генә ныгып җитә. Адаптация чоры берничә төркемгә бүленә:
1 стадия – бала балалар бакчасына тиз ияләшә, җиңелчә генә авырып алырга мөмкин;
2 стадия – баланың ияләшү вакыты 20-40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, сабый ешрак авырый (ОРВИ, бронхит, ангина), осложнениеләр булырга мөмкин;
3 стадия – авыр адаптация, 40-60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бала еш авырый (пневмония, бронхит), начар йоклый, ашамый, авырлыгын югалта. -
Көзге экскурсия!!! 21.09.2017

Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.
Тәҗрибә участогында. 19.09.2017
Балаларны табигатьтәге көзге үзгәрешләр,көзге уңыш турында күзаллауларын киңәйтү,яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту.Тәҗрибә участогында үзебез үстергән фасоль җыябыз.
Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез! 14.09.2017 Закирҗанова Л.Р.: Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Иң мөһиме – баланы көнкүреш вазыйфалары үтәргә тарту белән, бу аларда эшләү гадәтен, шуның белән бергә улларыбызда һәм кызларыбызда якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтен тәрбиялибез, аларда олы хисләр формалаштыра. Ә без, уртанчылар төркеме, укроп орлыклары
Экологик семинар 14.09.2017
Экологик семинарТабигатьне саклау, хөрмәт итү, кыерсытмау, киләчәк буенга аның хәзинәләрен әрәм-шәрәм итмичә тапшыру – безнен төп максатыбыз. Мингазова Гөләндәм һәм Альбина Рашитовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән китапханә хезмәткәрләре үткәргән экологик семинарда катнаштылар һәм үзләренең белемнәрен баеттылар.Семинарда балалар тәрбияләүдә экологиянең роле зур һәм кирәкле икәненә зур басым ясалды."Белем бәйрәме!" 04.09.2017
Бүген – белем бәйрәме, сентябрь аена аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатле дә көннәр башлана. Һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган , яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр генә алып килсен.
Шушы уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гөләндәм апалары белән кечкенәләргә бәйрәм күрсәттеләр. Бәйрәм Маша белән Аю килгәч тагында җанланып китте. Альбина Рашитовна һәм Гөлназ Расуловна үз рольләрен бик оста башкардылар.
Беләсезме, дуслар,
Жирдә зур мәктәп бар.
Тормыш диләр аның исемен.
Шатлыгы да шунда,
Кайгысы да шунда,
Сыналуы шунда кешенең.
Россия флагы көне 22.08.2017
22 август- Россия флагы көне буларак, без 1нче кечкенәләр төркеме бу бәйрәмне игътибарсыз калдырмадык.










