Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
01.06.2021

Что дает ребенку рисование на асфальте? А то, что рисование на асфальте — это не просто веселое занятие во время прогулки, и это не просто «каляки-маляки», которые рисует ребенок. Это самое настоящее творчество при котором ребенок познает окружающий мир, и более того развивается.
-
Железная дорога - не место для игры! Тимер юл-уен өчен урын түгел! 31.05.2021

Железная дорога – это зона повышенной опасности. Но есть люди, которые, глядя на плакаты, пропагандирующие Правила безопасности граждан при нахождении в зоне повышенной опасности, все равно продолжают их нарушать. Но больше всего поражает то, что так поступают взрослые, которые подают пример своим детям и внукам, забывая, что, в конечном счете, они рискуют жизнью. Уважаемые родители! Берегите детей, не позволяйте им играть вблизи железнодорожного полотна. В ваших руках самое главное — жизнь ребенка. Не оставляйте детей без присмотра!
Тимер юл - югары куркынычлылык зонасы. Бу чын мәгънәсендә гамәлдәге фактор. Тик куркыныч зонасында булганда гражданнарның куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалаучы плакатлар карап, аларны барыбер бозуларын дәвам итә торган кешеләр бар. Әмма барыннан да бигрәк, балаларына һәм оныкларына үрнәк күрсәтүче өлкәннәр, ахыр чиктә тормышларын куркыныч астына куялар. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны саклагыз! Аларга тимер юл кырыенда уйнарга рөхсәт бирмәгез.Сезнең кулда иң мөһиме — бала тормышы. Балаларны караучысыз калдырмагыз! Тимер юл хаталарны кичерми, бу хакта исегездән чыгармагыз!
-
До свидания, детский сад!/ Хуш, сөекле бакчабыз! 28.05.2021

28 мая наш детский сад попрощался со своими выпускниками. В этом году в первый класс выпустились 4 группы.Дорогие ребята, желаем вам всего самого наилучшего! Любите школу также как любили детский сад, учитесь усердно. Будьте здоровы, всегда добивайтесь поставленных целей, будьте всегда и во всем успешными!В добрый путь!
28 май көнне балалар бакчасында чираттагы чыгарылыш кичәләре узды. Бу елны бакчабыздан 4 төркем балалары 1 нче сыйныфка озатылды.Кадерле балалар! Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт,озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Ак юллар сезгә!
-
27.05.2021

Выпускной бал в детском саду — это самый трогательный, самый незабываемый из всех праздников. Вот и в нашем детском саду прошел выпускной: самый яркий, самый красочный, самый интересный, самый запоминающийся.Подготовка к выпускному утреннику была очень волнительной и ответственной. Были на празднике и песни, и танцы, игры и подарки. Наши дети попрощались с детским садом и готовятся к новому жизненному этапу – поступлению в школу. Позади остались дни наполненные увлекательными путешествиями в мир непознанных, неразгаданных, удивительных открытий.
Балалар бакчасында чыгарылыш балы — ул иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бәйрәмнәрнең берсе. Менә безнең балалар бакчасында да чыгарылыш кичәсе үтте: иң якты, иң матур, иң кызыклы, иң истә калырлык. Чыгарылыш кичәсенә әзерлек бик дулкынландыргыч һәм җаваплы булды. Бәйрәмдә җырлар да, биюләр дә, уеннар да, бүләкләр дә бар иде. Безнең балалар балалар бакчасы белән саубуллаштылар һәм яңа тормыш этабына – мәктәпкә укырга керергә әзерләнәләр. Танылмаган, чишелмәгән, гаҗәеп ачышлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәтләр белән тулы көннәр артта калды.
-
«Детство-это мы!» 26.05.2021

Одним из важных средств поощрения и развития детского изобразительного творчества являются разнообразные выставки рисунков. Сегодня в нашем детском саду в каждой группе была организована выставка рисунков на тему «Детство-это мы!». Выставка позволяет узнать, о чём думают и мечтают дети, какой они видят жизнь и как ощущают себя в ней, конечно, некоторым детям помогали взрослые, но сюжет выбирали вместе. Ведь каждый рисунок на выставке - это яркое событие в культурной жизни, а дети становятся ее участниками.Обычно в детских рисунках отражается отношение ребенка к самому себе, окружающему миру и ко всему происходящему вокруг. Цель этих рисунков дать понять, что произведение ребенка бесценно и в каждом есть творческий потенциал, пока дети еще смелы, наивны и радостны.
Балаларда рәсем сәнгатен үстерү һәм кызыксындыру чараларының берсе булып төрле рәсемнәр күргәзмәләре тора. Бүген безнең балалар бакчасында һәр төркемдә " Балачак-ул без!» темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә балаларның нәрсә турында уйлавын һәм хыяллануларын, тормышларын ничек күрүләрен һәм анда үзләрен ничек тоюларын белергә мөмкинлек бирә, билгеле, кайбер балаларга өлкәннәр булышса да, сюжетны алар бергәләп сайлаганнар. Чөнки күргәзмәдә һәр рәсем - мәдәни тормыштагы якты вакыйга, ә балалар анда катнашучылар. Гадәттә, балалар рәсемнәрендә баланың үз-үзенә, әйләнә-тирә дөньяга һәм тирә-юньгә мөнәсәбәте чагыла. Әлеге рәсемнәрнең максаты-баланың әсәре бәһасез булуын һәм һәркайсында иҗади потенциал барлыгын аңлау.
-
25.05.2021
В детстве – с желтой головой,
В юности совсем седой.
А вот старым – не бывает,
Пухом белым – улетает!
Одуванчик – это, пожалуй, один из самых любимых детских цветов. Похожие на солнышко, весной они первыми украшают наши луга и радуют глаза. Дети плетут из них венки, ну а подуть на одуванчик – это особый восторг.
Сегодня воспитанники средней группы №1 нарисовали одуванчик. Вот какие красивые цветы у них получились!
Кояштай сары тузганак,
Әйтерсең, безне көтә.
Үсеп җиткәч, мамык булып,
Ул җиргә очып китә.
Тузганак – мөгаен, балаларның иң яраткан чәчәкләренең берседер. Кояшка охшаган бу сап-сары чәчәкләр яз көне безнең тирә-ягыбызны иң беренчеләрдән булып бизиләр. Әйтерсең, болыннар сары юрган ябына.Балалар алардан тырыша-тырыша такыялар үрәләр, ә тузганак мамыкка әйләнгәч, мамыгын очыртып уйныйлар.
Бүген 1 нче номерлы уртанчылар төркеме балалары рәсем шөгылендә тузганаклар ясадылар. Менә нинди матур чәчәкләр килеп чыкты!
-
Что в нашей жизни игра! 24.05.2021

«Игра – генетическая основа, источник, корень всякого творчества, его подготовительная ступень» (Л. С. Выготский). Ведущей деятельностью детей дошкольного возраста является игра. Именно она помогает освоить ребенку опыт человеческой деятельности. Выдающийся советский педагог Надежда Константиновна Крупская отмечала: «Игра есть потребность растущего детского организма. В игре развиваются физические силы ребёнка, твёрже делается игра, гибче тело, вернее глаз, развиваются сообразительность, находчивость, инициатива. В игре вырабатываются у ребят организационные навыки, развиваются выдержка, умение взвешивать обстоятельства». Народные игры являются традиционным средством педагогики. В них отражается образ жизни народа, его быт, труд, обычаи. Дети средней группы часто играют в народные игры. Сегодня они играли в одну из них: русскую народную игру «Гори, гори ясно».
Уен гына димә уенны! Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный, димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый. А.М. Горький:”...бала ун яшенә кадәр уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы. Аның уйныйсы килә, ул бөтен нәрсә белән уйный һәм үз тирә-юнендәге дөньяны уен аша җиңелрәк танып белә”, - дип язган. Балалар халык уеннарын аеруча яратып уйныйлар. Менә уртанчы төркем балалары рус халык уены «Гори, гори ясно» ның бер вариантын бик теләп уйнадылар.
-
Табигатьтә ял иттек 21.05.2021

4 нче кечкенәләр төркеме балалары табигать кочагында үзләренең ял вакытларын бик күңелле уздырдылар. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала, шуңа күрә аннан башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау. Саф һавада булу акыл үсеше өчен файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Әйләнә- тирә дөньяны танып белүне үстерү ниятеннән балалар өчен иң кулае - саф һавада булган вакыт. Табигый шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрәкәт активлыгы белән беррәттән танып белү тәэсирләр аша башкарыла. Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.
Воспитанники младщей группы №4 интересно и с пользой провели свое время на прогулке. Под природой подразумеваются прежде всего густые зеленые леса, родники с чистой водой, реки и озера с богатой историей, бескрайние степи. Природа дает нам пищу, одежду, жилье. Все необходимое для жизни человек получает от природы, поэтому не может жить без нее. Выезжая на природу, мы отдыхаем, слушаем пение птиц, нюхаем ароматные травы, цветы, освежаем душу. Корень милосердия начинается с природы. А милосердие-это любовь, любовь. Любовь-это любовь к животным, птицам, ко всей природе.Пребывание на свежем воздухе полезно для умственного развития. На основе наблюдений совершенствуется кругозор детей, повышается уровень знаний. Формируется любознательность, креативность. Воспитывается нравственность. С целью развития познавательной способности к познанию окружающего мира наиболее благоприятным для детей является время пребывания на свежем воздухе. В естественных условиях наряду с двигательной активностью у детей дошкольного возраста развивается и познавательная активность. В любую погоду прогулка на свежем воздухе очень полезна для детей. На улице дети наблюдают за природой, развивают воображение, играют в подвижные игры.
-
Математика – тренировка мозга 20.05.2021

20 мая в старшей группе №3 прошло занятие по ФЭМП «Путешествие по математике с Машей и медведем» На занятии обучение строилось, как увлекательная игровая деятельность: в гости приходили разные животные, дети выполняли различные задания. Такая деятельность создала положительный эмоциональный фон процесса обучения, повысила речевую активность детей и сохранила интерес на протяжении всего занятия. В каждом моменте занятия дети были направлены на поиск решений проблемы (ситуаций), активизацию самостоятельности мыслительной и речевой деятельности детей. Дети проявляли живой интерес к услышанному на занятии и с удовольствием выполняли задания, были внимательны и инициативны.
20 май көнне 3 нче зурлар төркемендә математика буенча "Маша һәм Аю белән сәяхәт" исемле эшчәнлек узды Мондый эшчәнлек бик уңай эмоциональ фон булдырды, балаларның сөйләм активлыгы ,кызыксынуы артты.Эшчәнлекнең һәр этабында балалар проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, балаларның фикерләү һәм сөйләм эшчәнлеге активлаштырылды. Балалар биремнәрне бик теләп үтәделәр, игътибарлы һәм инициативалы булдылар.
-
УРМАН БЕТЕ (ТАЛПАН) УТЫРСА НИШЛӘРГӘ?
19.05.2021
Табигать белән бергә талпаннар да йокысыннан уяна. Язын-җәен күпләрнең урманга барырга котлары очып тора. Урман бете белән куркыталар. Сәбәбе дә җитди. Талпаннан кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авырулар күчәргә мөмкин.Үзегездә тәнгә кадалган талпан тапсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Бу очракта салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Икенчедән, якындагы шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны үзегезгә тартып чыгарырга кирәк. Интернет басмаларда талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе, ул бөҗәккә сулыш алуны кыенлаштыра. Тыны беткәч, талпан үзе чыга дигән фикер дөрес түгел. Табиблар болай эшләргә кушмый. Май сөрткәч, талпан чыннан да тончыга башлый. Ләкин бу очракта ул кеше канына зур күләмдә селәгәй бүлеп чыгара. Нәкъ менә селәгәйдә авыруны тудыручы вируслар бар. Талпанны үзегез тартып чыгарырга телисез икән, аның башын өзмичә генә алырга кирәк. Бөҗәкне бармак белән сытарга ярамый. Урман бетен сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, пинцет белән алырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз. Чөнки ул үзенең алгы тәпиләре белән тән тиресенә ябышкан. Әгәр катырак тартсагыз, бөҗәкнең башы өзелеп кала һәм гәүдәсе тире эчендә кала. Бу очракта өзелеп калган башны спиртка манылган яки утта тотылган энә белән алыгыз. Урман бете тешләгән урынны спирт, йод белән эшкәртергә кушалар. Кулларны сабынлап юыгыз.Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң, 4 көн эчендә аңа каршы иммуноглобулин кадау кирәк.
Вместе с природой просыпаются от сна и клещи. Весной и летом у многих появляется желание идти в лес. От клещей к человеку могут передаваться такие опасные заболевания, как энцефалит и боррелиоз.Если вы обнаружили у себя клеща, в первую очередь, успокойтесь. В этом случае нужно действовать хладнокровно. Во-вторых, поторопитесь обратиться в ближайшее медучреждение. Если в течение короткого времени такой возможности нет, клеща нужно вытащить себе. В Интернет-изданиях часто говорят о способе извлечения клеща с помощью растительного масла. Якобы он затрудняет насекомому дыхание. Врачи не рекомендуют этого делать. После смазывания маслом клещ действительно начинает тонизировать. Однако в этом случае он выделяет большое количество слюны в кровь человека. Именно в слюне содержатся вирусы, вызывающие заболевание. Если вы хотите вытащить клеща самостоятельно, его нужно взять, не отрывая головы. Насекомое нельзя трогать пальцами. Место укуса клеща обрабатывают спиртом, йодом.










