Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Балалар бакчасында татарча уеннар 04.05.2021

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота. Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.Кызганычка каршы, балалар бакчасында, уен эшчәнлеге тиешле дәрәҗә – югары ноктага менеп җитми. Килеп туган ситуациядә моның сәбәпләрен төрле яктан эзләргә кирәк.Беренчедән, мәктәпкәчә балачакның төрле этапларында уен нинди булырга тиеш?Икенчедән, уенга карата мөнәсәбәтләрнең педагогик спецификасы – уенны оештыручы тәрбияче эшчэнлеге, уенның эчтәлеге һәм балаларның уйнау күнекмәләренең төрле дәрәҗәдә булуы.Шөгыльләрне үткәргәндә тәрбияченең кул астында конспектлар, методик эшкәртмәләр була. Алар ярдәмендә тәрбияче үткәреләчәк дәреснең барышын күз алдына китерә, төрле мәсьәләләр чишелешен максат итеп куя, үтәлешен контрольда тота.
-
Конкурс патриотических песен и стихотворений среди педагогов ДОУ 30.04.2021

Каждый год все жители нашей огромной страны отмечают незабываемый праздник-День Победы, который принес нам счастье и мир! В преддверии праздника в нашем детском саду был организован конкурс патриотических песен и стихотворений. В конкурсе принимали участие все воспитатели. Все участники серьезно подготовились к конкурсу чтецов. Старались передать все печали и страдания страшных времен войны в стихотворениях. Блестяще выступили, показали свое мастерство и оригинальность исполнения. Присутствовавшему на конкурсе жюри при подведении итогов, пришлось нелегко. После длительного обсуждения жюри огласило результаты, всем чтецам были вручены грамоты.
-
Тәрбия эшендә куркыту урынлымы?
28.04.2021
Еш кына ата-аналар баласын тыңлатасы килгәндә аны куркытып яисә өркетеп үз дигәннәренә ирешәләр. Баланың ботка ашыйсы килми, аны бабай белән куркыталар. Урамнан керәсе килмәгән балага убырлы карчык, аю өрәге кулланыла. Бала йөкларга теләмәсә, нәрсә генә уйлап чыгармыйбыз, койрыклы җен дә калмый, убыр да, башкасы да ярдәмгә чакырыла. Ата-ана шулай итеп үзеннән кире максатка ирешә. Куркыныч бабай капчыгына эләкмәс өчен авызына ботка тутырган баланың ул ризык тамагыннан үтәр, ашы-аш булып барыр дисезме? Җен-убырдан курыккан бала төн буе саташып чыгачак. Кайбер өлкәннәр беренче класска кергән баласын начар санаган өчен, шапшак язганда куркыту ысулы белән үз дигәненә ирешмәкче була. Курыккан баланың куллары калтырый, күзенә яшь тыгыла, язуы тагын да бозыла. Куркыту чарасы буларак күп вакытта әти кеше сүрәте дә кулланыла. Менә әтиегез генә кайтсын, бу кыланмышыгыз өчен ул сезгә күрсәтер! Гадәттә, күп гаиләләрдә баланы ата карачкасы итеп күрсәтәләр, янауларны еш очратырга була. Дөрес тәрбия һәм куркыту, өркетү капма-каршы күрсәтәләр. Дөрес тәрбия бала шәхесенең күркәм сыйфатларын үстерүгә, аның тәртибе, үз-үзен тотышын аңлы- актив итәргә булышса, куркыту, янаулар баланы ихтиярсыз һәм куркак итеп тәрбияли. Кушып, боерып басым ясап эшләтүгә гадәтләндерә. Шуңа күрә янау, куркытуларга тәрбия эшендә урын юк! Ата-аналар үз максатларына тәлапчәнлек, гаделлек, инандыру юлы белән һәм балаларына яхшы мөнәсәбәт аркылы ирешергә була.
Баланы ничек мактарга?
Биш яшькә кадәр баланы курыкмыйча мактарга була. Мактау аны бозмаячак. Аннан соң баланың яшь үзенчәлекләренә карап чаманы белергә кирәк. Мактый белү – сирәк талант. Әмма бала тәрбияләүче һәрбер ата-ана моны үстерә ала. Теләк кенә булсын. Мактаган чакта баланың уңай яклары ачыла, күңеле күтәрелә, дәрте үсә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Мактап бер баланың да бозылганы юк әле. Әгәр сезгә балачакта мактау аз эләккән икән, үзегез ата-ана булгач бу хатаны балаларыгызда кабатламагыз, аларны ешрак мактарга тырышыгыз. Тора-бара юмарт мактавыгыз үзегезгә үк яхшы белән әйләнеп кайтыр. Әлбәттә, мактауның үз урыны, чамасы бар. Әгәр адым саен мактап торганда бала үзенең гадәти эшләрен дә зур вакыйга итеп кабул итәргә мөмкин. Кайбер ата-аналар мактау белән генә калмыйлар уч тутырып акчасын, бүләген бирәләр. Тыйнаксызлык, эреләнү әнә шуннан башлана.Шулай да, мактау сүзләренә саранланмыйк. Исегезгә төшерегез әле, балагызны соңгы тапкыр кайчан мактаган идегез.
Балага җәза бирү дөресме?
Балага җәза бирү – гаилә педагогикасында бик четерекле һәм нечкә мәсәлләрнең берсе. Түбәндәге кагыйдәләр бозылып киткәндә балагыз тыңлаусыз, үзсүзле һәм киребеткән булып үсәргә мөмкин.Балагыз бәләкәй булса, аның өчен “ярамый” дигән нәосәләрне ачык билгеләгез: урамнан барганда кулдан ычкынып китмә, кайнар плитә янына барма, тәрәзә төбенә менмә, шакыган кешеләргә ишек ачма.“Ярамый” арасыннан үзегезгә кагылганнарын сызып ташлагыз: ток сукмасын өчен розетканы каплагыз, ишеккә бикне бала ача алмаслык итеп ясагыгыз. Пыяла савытларны бала алмаслык җиргә куегыз, пычак, чәнечке бала алмаслык җирдә сакланырга тиеш.Сезнең тәләпләрегез катгый булсын. Балагыз ни өчен ачык тәрәзәдән башны тыгып карарга ярамаганны беләме? Өлкән кеше дә ялгыш чокырны, чәй тәлинкәсен төшереп ватарга мөмкин. Моның өчен баланы тиз генә сүгәргә ашыкмагыз. Иң мөһиме – балага җаза бирәм дип аны кимсетмәгез, рәнҗетмәгез, авыр сүзләр әйтүдән тыелыгыз. Без һәрберебез үз балабызны яратырга тиешбез.
-
Вербное Воскресенье 27.04.2021

Верба распустилась – в храме ждут чудес.
Благодать спустилась с голубых небес.
В сердце растворится звон колоколов,
Солнце заискрится в злате куполов.
Верба - распространённая обитательница русской земли и священное дерево христиан. Оно давно стало символом весны и праздника Вербного воскресенья. По традициям накануне Вербного Воскресенья в давние времена русские люди ходили к берегам реки ломать вербу, и это был настоящий обряд. Верба всегда освящалась в церкви святой водой, впрочем, эта традиция сохранилась и до нашего времени. По приметам и поверьям считалось, что освящённая верба обладает целебными свойствами, поэтому веточками прикасались к людям, желая им здоровья, ставили у изголовья больных, прикладывали к больным местам, стегали детей, чтобы те не болели в течение года и росли здоровыми. Сегодня воспитанники старших групп 2,3,5 узнали об этом дне очень многого. Спасибо нашему музыкальному руководителю Гульнаре Расимовне за этот замечательный праздник.
С Вербным Воскресеньем поздравляем Вас,
С Божьим озареньем - смыслом бытия.
Всем любви желаем, веры, долгих лет.
Пусть подарит верба чисты добрый свет!
-
Яздан аерып булмый Тукайны 26.04.2021

Тагын килде ямьле язлар! Яз белэн күңелләрдә Тукай яшәрә. Язның сихри ае – апрель. Апрель дөньяга бөек Тукаебызны тудырган. Әле шуның белән беррәттән Республикабызда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» да бара. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 135 ел. Шул нисбәттән безнең балалар бакчасында әдәби марафон узды. Әдәби марафон Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек, "Эш беткәч уйнарга ярый", “Бер гөл” әсәрләрен сәхнәләштердек. Сөекле язучыбызның шигырьлэрен һәм анын шәхесенә, улемсез иҗатына багышлап язылган шигырьлэр укылды. Тукайның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” һәм башка шигырьләрен кем генә белми икән. Татар баласы Тукай дөньясына нәкъ менә шушы әсәрләр аша килеп керәдер. Әнә шулар аша Тукай абый сабый бала күңеленә изгелек, мәрхәмәт орлыклары салырга тырышкандыр. Балалар “Сәхнәләштерик әле Тукай әкиятләрен” конкурсына тәрбиячеләр, әти-әниләр берлегендә әзерләнгән костюм һәм атрибутларны тамашачылар игътибарына тәгъдим иттеләр. Әдәби марафон Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
-
Неделя экологии в детском саду 23.04.2021

С 19 по 23 апреля в детском саду прошла Неделя экологии, цель которой привлечение внимания детей к проблемам сохранения окружающей среды, воспитание бережного и внимательного отношения к природе, формирование основ экологической культуры. Во всех группах прошли беседы на тему «Посмотри, как хорош, мир, в котором ты живёшь». В течении недели педагоги читали детям экологические сказки, произведения художественной литературы, провели различные игры экологического и познавательного характера. Также была проведена акция « Собери батарейку, спаси ёжику жизнь». На прогулке дети любовались красотой весенней природы. Дети и воспитатели навели порядок на своих прогулочных участках, повесили скворечники. Неделя экологии подарила детям немало радостных открытий, прекрасных минут общения, любования окружающим нас щедрым и удивительным миром природы.
-
Шигырь уты безнең йөрәкләрдә 23.04.2021

23нче апрель көнне Арчаның 7нче балалар бакчасында “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” исеме астында районкүләм шигырь бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә безнең бакчабыздан 4 бала катнашты. Кечкенәләр төркеменнән Галиев Самат Р.Маннанның “Сарбай”, Губаева Ясминә З.Хусниярның “Әни буласым килә”, уртанчылар төркеменнән Махмутова Ильвина Р.Саетгараеваның “Тизрәк үсәсем килә”, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мухамадиева Сәйдә Г.Тукайның “Бер гөл” исемле шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Балалар әсәрнең эчтәлеген, геройларының хис-кичерешләрен тамашачыга бик оста һәм үтемле итеп җиткерә белделәр. Сабыйларыбызга алда да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Аллергия 22.04.2021

Статистик мәгълүматларга күз салсак, бүгенге көндә аллергия авыруы — иң күп таралучы казаларның берсе булуын күрергә мөмкин (һәр дүрт кешенең берсе аллергик).Аллергияне хәрәкәткә китерү өчен организмга нәрсәдер тәэсир итәргә тиеш. Ә бу «нәрсәдер» — күп очракта аллергеннар һәм кайбер башка факторлар (салкын тию, бөҗәкләр тешләү, эсселек, химик препаратлар Һ.6.). Алар тәэсирендә авыру көчәергә мөмкин. Аллергия белән авырмаган кешеләр дә бердәнбер көнне үзенә таныш булмаган симптомнар кичерергә мөмкин. Мәсәлән, бертуктаусыз төчкерү, борын тыгылу, күз яше агу, тәндә тимгелләр, кычыну һ.б. барлыкка килергә мөмкин. Бу хәлләрнең берсе генә күзәтелсә дә аллерголог белән киңәшләшү мөһим. Бөтен дөньяда 8 бик каты аллерген бар. Фундук, әстерхан чикләвеге, арахис, креветка, балыклар, бал, бодай, йомырка иң көчле аллергеннар санала. Ул башланса, бетми. Сөткә балаларның аллергиясе булса да, еллар узган саен әзәя, бөтенләй бетә. Ә бу 8 аллерген кешеләрдә кала. Фаҗигале хәлләр дә булырга мөмкин, анафилактик шокның үлемгә дә китерүе ихтимал. Күбрәк кайсы төр агачлар, үсемлекләргә аллергия була? Аллергикларның иң яратмаган агачы — ак каен. Аңа бик көчле аллергия була, аның матдәләре, молекулалары күп агачларга кергән. Зирек, чикләвек агачы да апрель–майда бик көчле аллергия бирә. Үләннәрдән кыяклы үләннәр — арышбаш, солыбаш, сарут, актамыр кебек тәбәнәк кенә үләннәр июньдә көчле аллергия бирә. Соңрак июль–август-сентябрьгә әремнән бик көчле аллергия була. Каен яфрак яра башладымы, бертуктаусыз төчкерүчеләрне күргәнегез бардыр. Аларның күз кабаклары да шешебрәк тора, яшь ага, күзләре, борыннары кычыта. Аллергияне ачыкларга кирәк. Проба ясап, бөтенесен белү хәерлерәк. Шул вакытта тыелып, ул әйберне ашамаска, хайваннар белән элемтәгә кермичә торырга була. Иң яхшысы — профилактика. Дәвалануның төп ысуллары: аллерген белән контакт булдырмау, азыкка аллергия булганда катгый диета саклау, аллергия китереп чыгара торган дарулардан тыелу; Аллергия тудыручы матдәләрдән саклану чараларын үтәү, уз вакытында профилактик дарулар куллану, организмны чыныктыру алымнарын кулану.
-
20.04.2021

Игра - один из лучших способов развития речи и мышления детей. Пальчиковые игры очень эмоциональны и увлекательны. Движения рук и пальцев, сопровождаемые короткими стихами, благотворно действуют на развитие детей. Главная цель пальчиковых игр - переключение внимания, улучшение координации и мелкой моторики, что напрямую воздействует на умственное развитие ребенка. Кроме того, при повторении стихотворных строчек и одновременном движении пальцами формируются правильные звукопроизношения, умения быстро и четко говорить, совершенствуется память.
-
19.04.2021

Сегодня в группе раннего возраста прошло занятие- развлечение по экологии на тему " Спасём родник от мусора". Ребята увлеченно отвечали на вопросы о природе, "на поляне" старательно собирали мусор, а за тем внимательно отсортировали его для переработки. Первые шаги к формированию гуманного , бережливого отношения к природе сделаны. Будем и дальше воспитывать любовь к окружающему миру.










