МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Көйне таны" уены 29.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныфлар айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Көйне таны" уены үткәрелде. Уен барышында укучылар музыка уен коралларын, төрле көйләрне тану буенча үз белемнәрен тикшерделәр.Укучылар уенда барысы да бик актив катнашты.
-
Концерт 28.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне 6 сыйныф укучылары “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән концерт куйдылар. Бәйрәм матур җырлар, биюләр һәм туган телебез, илебез турында нәфис сүзләр белән аралашып барды. Ә инде әти- әниләрнең сәхнәдәге чыгышлары концертны тагын да җанландырып җибәрде. Афәрин, укучылар һәм әти- әниләр!
-
Әти-әниләр җыелышы 27.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен җыелыш булды. Биредә алда тора торган БДИ һәм ТДИ турында сүз барды. Аларга әзерлек чаралары, таләпләре турында тагын бер кат аңлатылды. Имтихан кагыйдәләренең барлык нечкәлекләре белән таныштырылды.
-
Ачык дәрес 27.01.2018

24 нче гыйнвар көнне 1 нче сыйныфларда Рамилә Шамиловна әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар "Минем мәктәп. Минем сыйныф" темасына проект эше эшләделәр. Дәрес барышында укучыларның үзара дус, ярдәмчел булулулары, мәктәпне яратулары, укытучыларны хөрмәт итүләре күренде. Алар дәрестә бик актив булды.
-
Очрашу 26.01.2018

25 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары каратэ буенча тренер булып эшләүче Базагутдинов Альберт белән очраштылар. Очрашу барышында ул укучыларны каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларның түгәрәктә ничек шөгыльләнүләре, җәйге лагерьлары белән таныштырды. Укучыларга спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә зур йогынты ясавын аңлатты һәм укучыларны нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнергә чакырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
-
Кино карыйбыз. 25.01.2018

Зур экраннан караган кино телевизордагысыннан күпкә аерыла. Менә шуңа күрә мәктәбебезгә бик еш кинолар килә. 23 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары “Банда котиков” мультфильмы, югары сыйныфлар Г.Тукай турындагы “Күк капусы ачылганда” исемле кино карадылар.
-
Котлыйбыз! 23.01.2018

20 нче гыйнвар көнне Балтачта бер туган Ахмадиевлар призына көрәш уздырылды. Анда мәктәбебездән Авхадиев Ленар һәм Галимов Әлфис –I , Авхадиев Рәмзис IV урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар!
-
Ачык дәрес 23.01.2018

23 нче гыйнвар көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А.Р.Миннемуллин 6 нчы сыйныфта җәмгыять белеменнән “Аралашу” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик җанлы һәм эшлекле үтте. Укучылар үзләренең белемнәренең никадәр күп булуын, каушамыйча әйтеп бирә алдылар.
-
Педагогик киңәшмә 22.01.2018

17 нче гыйнвар көнне укытучыларның чираттагы киңәшмәсе булды. Биредә укуның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясалды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әнисә Камиловна олимпиадаларның муниципаль этап нәтиҗәләренә анализ ясады. Шулай ук “Ел укытучысы-2017” конкурсында катнашкан математика укытучысы Алмаз Мәүлитович үзенең “Математик фокуслар”, физкультура укытучысы Рим Фәргатович “Аю табаны” темасы буенча “Мастер класс”ларын тәкъдим иттеләр. Укытучылар өчен эш көненнән соң бер ял итү чарасы булды. Афәрин, ир-егетләребез, уңышлар Сезгә!
-
Башлангыч сыйныф укучылары шау-гөр килеп концертка әзерләнә 22.01.2018

Башлангыч сыйныф укучылары шау-гөр килеп концертка әзерләнә. Тәнәфес вакытларында төрле биюләр өйрәнсәләр, буш вакытларында балачак турында җырлар кабатлау, шигырьләр сөйләү белән мәш киләләр.











