МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Онлайн әти-әниләр җыелышы 21.01.2018

19 нчы гыйнвар көнне ойлайн ата- аналар җыелышы булды.
-
Мәктәбебез кунаклар кабул итә 21.01.2018

19 нчы гыйнвар көнне мәктәбебезгә Мөслим районының хакимият башлыгы кунакка килде.
-
Төгәл фәннәр атналыгы... 20.01.2018

7-8 класс укучылары өчен атналыкта "Атаклы математиклар" темасына әңгәмә оештырылды. Укучылар галимнәрнең биографиясе һәм танылган эшләре. формулалары белән танышты
-
Ачык тәрбия сәгате 20.01.2018

20 нче гыйнвар көнне Мөхетдинова Гөлнара Сафуан кызы "Туклану гигиенасы" дигән темага 8 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә фаст фудларның кеше сәламәтлеге өчен зыяны турында видеоролик каралды. Гөлнара Сафуан кызы укучылар белән төрле эш алымнары кулланып, туклану нормасы турында укучыларга бик файдалы мәгълүмат бирде. Укучылар да тәрбия сәгате барышында бик актив булдылар.
-
Төгәл фәннәр атналыгы... 19.01.2018

Атналыкта 9-11 класс укучыларының физикадан белемнәрен тикшерү максатыннан "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены оештырылды. Уенда иң актив класс 10-класс икәнлеге ачыкланды. Җиңүче 10-класс укучысы Гарифуллин Марат. Укучыларга .алга таба уңышлар һәм чын "Могҗизалар кырында" катнашырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
-
Төгәл фәннәр атналыгы... 19.01.2018

Атналык 5- 6 класслар арасында "Бәхетле очрак" уены белән башланып китте. Әлеге уенда "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасы катнашты. "Тапкырлар" 1 генэ очко өстенлек белән җиңү яулады.
-
"Тамчы - шоу" уены 18.01.2018

17 нче гыйнвар көнне "Башлангыч сыйныфлар айлыгы" кысаларында укучылар өчен "Тамчы - шоу" уены оештырылды. Уен барышында укучыларның белем дәрәҗәсе, игътибарлыгы, бирелгән сүздән сузләр ясау осталыгы сыналды. Уенда укучылар бик актив катнаштылар
-
"Йолдызлы сәгать" уены 17.01.2018

16 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" уены оештырылды. Бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты. "Йолдызлы сәгать" иясе Гарифуллина Хания булды. Ул бәйге ахырында иптәшләренә үзенең уй-кичерешләрен, теләкләрен җиткерде.
-
Төгәл фәннәр атналыгы... 17.01.2018

Бүген, ягъни 16- январь көнне «Кызыклы ачышлар, бөек галимнәр, мавыктыргыч күренешләр» темасына чаралар үтте. 7-8 классларга физик ачышлар турында мультфильм күрсәтелде. 5-6 һәм 9-11 класслар өчен 10 – класс укучылары “Атаклы математиклар” темасына докладлар сөйләде.
-
"Кызыклы математика" исеме астында КВН 16.01.2018

12 нче декабрь көнне Башлангыч сыйныф укучылары өчен Шафигуллина Лилия Асхадулловна "Кызыклы математика" исеме астында КВН үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар зирәклеккә, логик фикерләүгә, тиз һәм дөрес исәпләүгә төрле биремнәр үтәделәр. Укучылар бик актив катнаштылар.











