МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
“Антикоррупцион марафон” 06.12.2017

5 нче декабрь көнне “Коррупцияне булдырмыйк!” темасы астында укучыларыбыз акциягә чыктылар.
-
Мәктәбебездә "Час кода" акциясе 05.12.2017

4-10 декабрь көннәрендә илебез мәктәпләрендә балаларны программалаштыру нигезләре белән таныштыру максатыннан махсус информатика дәресләре үткәрелә. Бүген мәктәбебездә "Час кода" акциясе кысаларында 5-7 сыйныфлар өчен дәресләр үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 05.12.2017

22 нче октябрь көнне Республика олимпиада үзәгендә үткәрелгән “Әдәби марафон” да катнашып кайткан 6 укучыбыз да призер булды һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Афәрин, укучылар! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Авылыбызда олы бәйрәм. 04.12.2017

2 нче декабрь көнне авылыбызда олы бәйрәм, әллә кайлардан балкып торган мәчетебезнең 25 еллыгы үткәрелде. Шулай ук Мәүлет бәйрәме дә булды. Бирегә Рәсәйнең төрле почмакларыннан кунаклар килгәннәр иде. Бәйрәм тантанасы мәдәният йортында башланып, табын артында дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 03.12.2017

1 нче декабрь көнне Чепья урта мәктәбендә ООО “Труд” призына көрәш уздырылды. Анда мәктәбебездән Авхадиев Ленар 1 нче, Галимов Әлфис һәм Авхадиев Раниль 2 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Алга табада уңышлар юлдаш булсын!
-
1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2017

1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне. Шул максаттан 30 нчы ноябрьдә һәр тәрбия сәгате үткәрелде. Биредә СПИДның нинди куркыныч чир икәне, кешегә иярү юллары һәм профилактик чаралар аңлатылды.Тәрбия сәгате видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барылды.
-
Котлыйбыз! 01.12.2017

Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим тарих фәненнән җиңүче, ә 8 нче сыйныфтан Гыйльмуллин Фәнис инглиз теленнән призер булды. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да зур үрләр, җиңүләр телибез!
-
7 нче класста комплекслы эш 29.11.2017

28 нче ноябрь көнне 7 класс укучылары комплекслы эш эшләделәр. Биредә җәмәгать күзәтүчесе буларак, 6 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Айгөлнең әнисе Ләйсән катнашты.
-
КИУ вәкилләре белән очрашу
29.11.2017
28 нче ноябрь көнне Казан инновация университеты вәкилләре 9 -11 нче класс укучылары белән очраштылар. Алар КИУ ның факультетлары, керү имтиханнары белән таныштырдылар.
-
Котлыйбыз! 28.11.2017

3 нче сыйныф укучысы Загидуллина Галия Балтач районының "Факел" яшүсмерләр клубы призына үткәрелгән шашка ярышында, 2007-2008 нче елгы кызлар арасында, беренче урынны яулады. Галиягә алга таба да уңышлар теләп калабыз.











