МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Кыш бабай һәм Кар кызы янында кунакта 11.01.2018

9 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары кабат Кыш бабай һәм Кар кызы янында кунакта булдылар. Чыршы янында төрле уеннар уйнап, җыр җырлап күңел ачтылар.
-
Һәр көнне изгелек кыл. 10.01.2018

Мәктәбебездә изгелек акциясе ел буе дәвам итә. Укучыларыбыз үзләре билгеләнгән өлкәннәргә йөриләр. Алар кар түгәләр, себерәләр, сулар китерәләр. Ә менә 5нче сыйныф укучылары һәйкәл янын кардан чистарталар.
-
Котлыйбыз! 09.01.2018

5 нче январь көнне ООО “Татарстан” призына уздырылган шахмат ярышында каташып, Корбанов Ильяс 4 нче урынга ия булды. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
“Могҗиза” лагеры 31.12.2017

“Могҗиза” лагерының санаулы гына көннәре калып бара. 9-11 класс укучылары химия, биология, информатика, җәмгыять, география, татар теле, физика фәннәреннән белемнәрен кабатлый, ныгыта. Яңа елны матур нәтиҗәләр белән башлап җибәрергә насыйп булсын.
-
Бәйрәм белән хезмәттәшләр! 31.12.2017

Хөрмәтле коллегалар!
Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә яңа теләкләр.
Өмет тулы матур күзләр
тулган айда балкый бу кичтә.
Әмма “Хуш, иске ел” дигән сүзләр
Җанга якын түгелдер һич тә.
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык , моң салып.
Яңа елда саулык , бәхет килсен
Кышкы бураннарга уралып.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы -
Кышкы лагерь 30.12.2017

Санаулы көн тиз уза бит ул. Менә кышкы лагерыбызның да яртысыннан артыгы үтеп тә китте.
-
Кышкы лагерь 29.12.2017

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз. Ә повар апаларыбыз безне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Сынау имтиханнарын да матур күрсәткечләр белән бирергә бөтен шартлар тудырылган. “ Укыйсы, тырышасы, игътибарны арттырасы гына безгә” - ди укучыларыбыз.
-
Кышкы лагерь 29.12.2017

25 нче декабрьдән кышкы лагерь башланды.
-
Аланда ата- аналар җыелышы. 28.12.2017

25 нче декабрь көнне Алан укучыларның әти- әниләре өчен җыелыш булды. Биредә 2 нче чиреккә йомгак ясалды, каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Яңа ел газеталары
27.12.2017
Яңа ел бәйрәменә багышлап чыгарылган газеталар, мәктәбебезне тагын да матурлап җибәрде. Алар һәрберсе бик үзенчәлекле итеп ясалган иде. Һәр газетага урыннар билгеләнелде.











