МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Хөрмәтле Б Ө Р Б А Ш урта мәктәбен тәмамлаучы уку-чылар, сабакташлар!!! 16.01.2018

Сезне 10 нчы февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбенә , балачак иленә кунакка чакырабыз.Сабый чакның шаянлыгы, мәхәббәтнең сафлыгы, яшьлекнең гүзәллеге, артта калса да, хәтер-хатирә яши, сокландыргыч, матур мизгелләр искә төшә. Яшәү өчен көч алырга, сабакташлар, укытучылар янына кайтып килик әле. ОЧРАШУ мизгелләрен көтә-көтә 10нчы февраль сәгать телләре 6 га җитә. Дәрескә “беренче кыңгырау” 18.00 дә була. Сагынып көтәбез, килегез, гомерләр бер генә - белегез!
-
Төгәл фәннәр атналыгы... 16.01.2018

15- январь көнне математика атналыгының беренче чарасы үтте. 5-6 класслар арасында оештырылган “Бәхетле очрак” уенында “Тапкырлар” һәм “Җитезләр” командасы көч сынашты. Уен 1 генә очко өстенлек белән “Тапкырлар” командасы җиңүе белән тәмамланды. Укучыларга алдагы чараларда да уңышлар һәм актив булуларын телибез.
-
Төгәл фәннәр атналыгы 15.01.2018

Атналык программасы
-
Ачык дәрес 15.01.2018

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу юнәлеше буенча эш дәвам итә. 11 нче январь көнне математика укытучысы Мифтахова Н.С. 6-классларда “Симметрия күчәре” темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Юбилей кичәсе 14.01.2018

10 нчы гыйнварда мәктәбебездә озак еллар укучыларга математика фәненнән белем биргән ветеран укытучыбыз Рүзилә Ярулла кызының 70 яшьлек юбилее булды.
Хөрмәтле Рузилә Ярулловна!
Сезне олуг бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларның һәм оныкларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Җитмеш бит ул — җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Балалар Иҗтимагый Хәрәкәте Лидерлар Советының утырышы 14.01.2018

13 нче гыйнвар көнне районыбызның Мәгариф үзидарәсе бинасында Балалар Иҗтимагый Хәрәкәте Лидерлар Советының районара 2 утырышы булып узды. Анда безнең мәктәбебез президенты Фәнис Гильмуллин һәм хәтер министры вазыйфасын башкаручы, лидер Кәрим Газизуллин да катнашты.
-
"Чана шуу" бәйрәме 13.01.2018

11 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Чана шуу" бәйрәме үткәрелде. Олысы- кечесе таудан рәхәтләнеп чана шуды, күңел ачты.
-
"Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" исемле табышмаклар кичәсе 12.01.2018

10 нче гыйнвар көнне "Башлангыч сыйныфлар айлыгы" кысаларында укучылар арасында "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" исемле табышмаклар кичәсе үткәрелде. Кичә барышында укучыларның зирәклеге, тапкырлыгы һәм логик фикерләү сәләтләре тикшерелде. Укучылар бик актив катнаштылар һәм сынатмадылар.
-
Боз мәйданчыгы.
11.01.2018
Мәктәбебез янындагы боз мәйданчыгы балалар тавышыннан гөрләп тора. Укучылар сәламәтлек сәгатьләре, физкультура дәресләрендә тимераякта шуалар. Шулай ук хоккей уеннары да уздырыла.
-
"Башлангыч сыйныфлар айлыгы" 11.01.2018

8 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә "Башлангыч сыйныфлар айлыгы" башланып китте. Укучылар айлык дәвамында үткәреләчәк чаралар белән таныштылар.











