Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
15.02.2016

15 нче февраль - сугышчы- интернационалистларны искә алу көне. Бу дата безнең мәктәп өчен аеруча үзенчәлекле, чөнки дружинбыз 1981 нче елдан Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Мансур Миңнуллин исемен йөртә.
Бу истәлекле дата уңаеннан мәктәптә педагог-оештыручы Кадыйрова А.С. кичә уздырды. Кичәдә Әфганстан сугышының тарихы турында видео, бу сугышта катнашкан якташларыбыз, авылдашларыбыз турында презентация күрсәтелде. Укучылар бу вакыйгага багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
-
Котлыйбыз! 15.02.2016

Бүген иртәнге линейкада мәктәп беренчелегенә үткәрелгән бадминтон ярышына йомгак ясалды. 1-4 нче класслар арасында 1 нче урында 2 класс, 2 нче урында 4 нче класс һәм 3 нче урында 3 нче класс булды. 5-6 нчы класслар арасында 1 нче урында 8 нче класс, 2 нче урында 5 нче класс, 3 нче урында 9 нчы класс. 1 нче урынны алган командаларга физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р. күчмә кубок, җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
Шулай ук “Собери урожай в 3Д” республика конкурсында 3 нче урын алган 7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия, Гиниятуллина Камилә һәм Сәгъдиева Ләйсән (җитәкчеләре Кадырова А.С.) дипломнар белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
“Россия чаңгы юллары-2016” 13.02.2016

“Россия чаңгы юллары-2016”
Елдагыча бу массакүләм спорт ярышына бөтен укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. Көннең матур булуы ярышларны тагын да ямьләндерде. Укучылар берничә этапта чапты. Ярыш булгач җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. Ләкин моннан бер катнашучы да күңелсезләнмәде. Барыбыз да шат һәм күңелле итеп спорт бәйрәмен уздырып җибәрдек. Ә поварларыбыз безне тәмле чәй белән сыйлады. Барлык җиңүчеләргә грамоталар, 1 нче урынны алучыларга медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Җиңүчеләрнең исем фамилиясе
Сыйныф
Урын
1-3 сыйныфлар
Мотыйгуллин Инсаф
3
1
Насретдинова Алия
2
2
Фәизов Фәнис
3
3
4-6 сыйныфлар(кызлар)
Хикмәтуллина Кадрия
5
1
Шәмсетдинова Камилә
5
2
Миңнуллина Исламия
4
3
4-6 сыйныфлар (малайлар)
Сабиров Сәйдәш
5
1
Миңнуллин Ислам
5
2
Саттаров Айназ
6
3
7-9 сыйныфлар (кызлар)
Хәйруллина Айзилә
7
1
Салахова Илфия
7
2
Сәгъдиева Ләйсән
7
3
7-9 сыйныфлар (егетләр)
Әхмәтшин Илнур
9
1
Садриев Салават
7
2
Шәрәфиев Айрат
7
3
-
11.02.2016

Бүген Кайбыч муниципаль районы советының 5 нче утырышы булды. Утырыш алдыннан кунаклар мәктәпләр куйган күргәзмә белән таныштылар. Безнең мәктәп бу күргәзмәдә “Мәктәп яктылыкка, нурга илтә” исеме астында мәктәп традицияләре турында стенд, мәктәптә эшләүче“Кул эшләре” (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.), “Балчык белән эш” (җитәкчесе Насретдинов А.Л.) түгәрәкләрендә һәм технология дәресләрендә (укытучы Кадыйрова А.С.) эшләнгән төрле сувенирлар, чиккән, бәйләнгән әйберләр, һ.б. эшләнмәләр тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 11.02.2016

Бүген Кайбыч муниципаль районы советының 5 нче утырышында бүләкләнүчеләр арасында мәктәбебезнең директоры Хәмидуллин Илмас Илдарович та бар иде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Афәрин! Бу бүләк белән чын күңелдән җитәкчебезне котлыйбыз. Алга таба да саулык-сәламәлек, зур уңышлр телибез. Бу бүләк безнең мәктәп коллективы өчен соңгысы булмасын!
-
Парламент дәресләре 10.02.2016

8,9 февральдә мәктәптә “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт.” темасы буенча парламент дәресләре узды.
-
Иннополис турында 10.02.2016

Авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия бүген мәктәптә 7 сыйныф укучылары өчен Иннополис шәһәрчегенә читтән торып сәяхәт үткәрде. Ул бу шәһәрчек төзелүнең тарихы, максаты, андагы төзелешләр, инфраструктура, университет турында укучыларга бик кызыклы итеп җиткерде.
-
Традицион очрашу 08.02.2016

6 нчы февраль көнне безнең мәктәптә традицион чара-студентлар белән очрашу кичәсе булды. Студентлар үзләренең мәктәпне бетергәч, нинди уку йортларында укулары, ничек уклары, укый башлагандагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашуга мәктәпне 10 ел элек тәмамлаган укучылар да килде. Бу укучыларыбыз да студентлар һәм укучыларга үзләренең хатирәләрен сөйләделәр, тормыш тәҗрибәләре белән теләп уртаклаштылар. Очрашуда мәктәп һәм студент тормышыннан бик күп кызыклы вакыйгалар искә төшерелде, уеннар уйналды, теләкләр, рәхмәтләр әйтелде. Кунаклар хөрмәтенә укучыларыбыз җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бу очрашуга килгән һәрбер студенка, мәктәпне шактый еллар элек тәмамлаган укучыларыбызга рәхмәт әйтәбез һәм киләсе очрашуларга көтеп калабаз.
-
"IT чемпион" дәвам итә 08.02.2016

Бүген иртәнге линейкада мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. “IT чемпион” бәйгесендә катнашып, бүләк откан укучыларга призлар тапшырды һәм киләсе бәйгедә барлык укучыларны актив катнашырга чакырды.
-
Мәктәпкә дип килик без тагын... 02.02.2016

Игътибар! Игътибар!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килик без тагын...
2016 нчы елның 6 февралендә сәгать 17. 00 дә Кошман мәктәбендә студентлар һәм мәктәбебезне элеккеге чыгарылыш укучылары белән очрашу кичәсе була. Рәхим итегез!
Сезне көтеп Кошман мәктәбе укытучылары һәм укучылары







