Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Мәдәнияткә көндәлек белән сәяхәт башланды 21.10.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булып узды. Бу проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.
Әлеге мәдәни һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә укучылар сыйныфташлары, әти-әниләре белән райондагы һәм башкалабыздагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дип ышанып калабыз.
-
"Тиенкәйдә" кунакта 21.10.2015

4 нче сыйныф укучылары “Куян, төлке һәм әтәч” рус халык әкиятен сәхнәләштереп, “Тиенкәй” балалар бакчасында кунакта булдылар. Әкият рус телендә куелды. Нәниләр спектакльне яратып карадылар. Бу чара-билингваль укытуның бер ысулы. Тагын килербез әле дуслар!
-
Мин кем булырга сәләтле? 21.10.2015

"Үз һөнәреңне сайлау ай-хай авыр эш икән! Әти - берне, әни - икенчесен, Дәү әни - өченчесен киңәш итә. Алар эшлисе эш түгел шул. Ярый әле хәлне җиңеләйтергә профтестлар җибәргәннәр. Бу катлаулы сорауга җавапны алар табарга ярдәм итәр кебек тоела. Минем нәрсә яратканымны, нәрсәгә өстенлек биргәнемне истә тотып сорауларга җавапларны үземә туры китереп яздым. " - дип фикерләп бүген 7 һәм 8 сыйныф укучылары профориентацияләү тестын үттеләр. Аларга үз тормыш юлларын дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
-
"Мәһдиев укулыры"нда катнаштык 17.10.2015

Мәһдиев укулары “ дигән темага доклад укыды һәм ”
-
Спектакль өчен рәхмәт 16.10.2015

ЦВР «ЭКО» каршында эшләп килүче Сафиуллина Венера Маратовна җитәкчелегендәге “Әкият” курчак театры кичә безнең мәктәпкә килеп Абдулла Алиш әкияте буенча куелган“Сертотмас үрдәк ” спектаклен күрсәттеләр. Спектакльне балалар бакчасына йөрүчеләр, һәм 1-6 сыйныф укучылары яратып карады.
-
Пешеход! Стань заметней! 13.10.2015

Многочисленные исследования показывают, что использование предметов со световозвращающими элементами снижает риск наезда на пешехода на величину до 65 процентов. При движении автомобиля с включенным ближним светом фар расстояние, на котором водитель может заметить пешехода в темноте, равно 25-30 метрам. Если пешеход использует предмет со световозвращающими свойствами (например, браслет или жилет), это расстояние увеличивается до 130-140 метров, а при включенном дальнем свете фар – до 400 метров.
-
12.10.2015

Экстремизмага-юк!“, дип аталган рәсем һәм иҗади эшләр конкурсларында җиңгән укучыларга грамоталар бирелде.
-
Кышка әзерләнәбез 10.10.2015

Кәбестә – кешеләр тарафыннан кулланыла торган иң борынгы яшелчәләрнең берсе. Инде борынгы римлы Плиний хезмәтләрендә үк кәбестәнең сигез төре искә алына. Хәзер исә аның йөздән артык төре билгеле.
Гадәттә, кышка кәбестәне тозлыйлар. Шулай ук аны салат яки ашка әзер катнашма буларак та эшлиләр. Файдалы матдәләр һәм витаминнар саклану буенча беренче урында тозлы кәбестә тора.
Шуңа да ел саен мәктәбебездә күп итеп кәбестә тозлана. Быелгы ел да искәрмә булмады. Укытучылар, тәрбиячләр, хезмәткәрләр, пешекчеләр бергә җыелып кәбестәнең бер өлешен тозладылар.
-
Ярышлар әзерлек таләп итә. 05.10.2015

Узган шимбәдә 3 октябрь көнне "Салават күпере" спорт комплексында 2002 ел һәм аннан соң туучы укучылар арасында волейбол һәм йөзү буенча район ярышлары булып узды. Призлы урыннарны яулап укучылар һәм командалар үз мәктәпләрен куандырдылар. Безнең мәктәпкә куанычны 3 нче урын яулап кызлар волейбол командасы һәм йөзүдә 2 нче урынны Садриев Салават алып кайттылар. Ләкин без моның белән генң кәнагәтьләнмибез. Киләсе ярышларга ныграк әзерләнеп беренчелекне алуны максат итеп куябыз!
-
"Көз нигъмәтләре-2015" 05.10.2015

Район үзәгендә 4 октбрьдә үткәрелгән “Көз нигъмәтләре-2015”дип аталган ярминкәдә мәктәп коллетивы 2 нче урынны алды. Мәктәпкә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу ярминкәдә без камыр ризыклары, яшелчәләр, уклау, куна, алъяпкыч һәм башка эшләнмәләр саттык. Ярминкәнең максаты да бит, мәктәпләргә эшмәкәрлек кертү, кулланучыларны мәктәп бакчасында үстерелгән экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү. Чыннан да, быел мәктәп бакчасында мул уңыш җыеп алынды. Һәр балага туры килгән яшелчә һәм җиләк-җимеш- 127, 1 кг. Шатлык, тынычлык белән бу ризыкларыбызны ашарга насыйп булсын!







