Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 01.02.2016

“Бозда сак бул” исеме астында узган рәсем конкурсының муниципаль этабында 4 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз 1 нче урынны алды (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.) һәм район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнде. Калган катнашучыларга сертификатлар бирелде.
9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур татар теле һәм әдәбияты буенча 4 нче халыкара олимпиадада катнашып сертификат алды (җитәкчесе Нәфыйкова Р.М.). Афәрин, балалар!
-
Географик КВНда 30.01.2016

Кичә Фёдоровское урта мәктәбенә район мәктәпләре командалары географик КВН га җыелды. Анда безнең мәктәпнең дә география укытучысы Насретдинов Илсур җитәкчелегендә “Бриз” командасы катнашты. Алар бу КВН да актив катнашып грамотага лаек булдылар, ә "Үзең эшлә" номинациясендә 1 нче урынны алдылар. Молодцы!
-
"Җиде буын бабаңны беләсеңме?" 29.01.2016

Соңгы елларда милләттәшләребезнең шәҗәрәләрне өйрәнә башлавы күркәм күренешкә әйләнде. Шул максаттан чыгып, Кошман авыл китапханәсе һәм Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе бергәләп авылыбызның нәсел тарихын, тамырларын барлау өчен “Җиде бабаңны беләсеңме?” дигән бәйге игълан иткән иде. Кичә “Нәсел җебе-шәҗәрә” дип аталган бәйрәмдә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнде.
Нәтиҗәләр түбәндәге номинацияләр буенча ясалды
“Иң озын буынлы нәсел агачы”: Хикмәтуллина Кадрия – 5 сыйныф ( 7 буын), Гыйрфановалар Ләйлә, Әдилә- 6 сыйныф (7 буын)
“Иҗади төзелгән шәҗәрә”
1 урын-Хәйретдинова Ләйлә, 4 сыйныф, 2 урын-Садриев Гадел, 2 сыйныф, 3 урын-Фәизовлар Фәнис (3 сыйныф) Фәнил (2 сыйныф)
“Иң оригиналь шәҗәрә”Гыйләҗева Язилә- 2 сыйныф,
Кызксындыру бүләкләренә Саттаров Илсаф-2 сыйныф, Салаватуллина Айзилә (7 сыйныф), Әхмәтшиннар Илнур (9 сыйныф) Алия (7 сыйныф), Шәрәфиевлар Айрат (7 сыйныф), Айсылу (2 сыйныф) лаек булдылар.
Бәйрәм барышында, тарих битләрен ачып, Кошман авылының нинди нәселдән оешуы турында мәгълүмат бирелде, шәҗәрә төзү тәртибе аңлатылды, балалар үзләренең шәҗәрәләре, әби-бабайлары белән таныштырып чыгыш ясадылар.
Бәйгедә олы кешеләр дә катнашты, ә җиңүче булып Кошман мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина Мәдинә табылды. Ул үзенең 8 буын бабасын кертеп шәҗәрә ясаган.
Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү-һәммәбезнең изге бурычы.
-
25.01.2016

Бүген иртәнге линейкада укучылар арасында үткәрелгән дару үләннәре һәм макулатура җыю буенча конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүче балаларга грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
-
Өлкәннәргә булышабыз 21.01.2016

Бу көннәрдә укучыларыбыз шефлкка алынган өлкән кешеләргә кар көрәргә булышалар.
-
Кошларга ярдәм итәбез 20.01.2016

-
Кар яуган, яуган... 18.01.2016

Өлкән сыйныф укучылары бүген иртәнге зарядка вакыт мәктәп территорясен кардан чистарттылар. Бер үк вакытта зарядка да ясадык, саф һава да суладык һәм файдалы эш тә эшләдек.
-
Ата-аналар җыелышлары 16.01.2016

III нче чирек мәктәбебездә сыйныфларда оештырылган ата-аналар җыелышлары белән башланып китте. Шундый җыелышлар14 нче гыйнварда 1,3 нче. ә 16 нчы гыйнвар көнне 6 һәм 9 сыйныфларда да үткәрелде. 9 нчы сыйныфта "Балаларны һәм үзебезне булачак имтиханнарга ничек әзерләргә? Ничек стресска бирелмәскә?" темасы астында уздырылган җыелышта сыйныф җитәкчесеннән тыш, һәр фән укытучылары, мәктәп директоры, психологик үзәктән килгән психолог Федотова Людмила Николаевна да чыгыш ясады. Җыелышта каралган төп сораулар: укучыларның булачак имтиханнарга әзерлек эшләре барышы, беренче яртыеллыкта уку сыйфаты нәтиҗәләре белән танышу һәм имтиханнарга хәзерлек чорында килеп туган эмоциональ киеренкелеккә каршы көрәшү алымнары турында фикер алышу. Әлеге җыелышта оештырылган әңгәмәләр һәм психолог киңәшләре киләчәктә укучыларга, ата-аналарга һәм укытучыларга да ярдәм итми калмас.
-
Котлыйбыз! 14.01.2016

“Татмедиа” АҖ филиалы һәм “Салават күпере” журналы редакциясе үткәргән “Китап сере”бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең Хәмидуллина М.С. җитәкчелегендәге 4 нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Алар редакция дипломы һәм бүләкләргә лаек булдылар. Афәрин!
-
Ихлас күңелдән рәхмәт 13.01.2016

“Аллаһе Тәгалә без- кешеләрнең изге гамәлләрдә дәвамлы булуыбызны ярата”- диелә бер хәдистә. Шөкер, бу фикерне тормышка ашыручылар да бар арабызда. Шуларның берсе – мәчет һәм мәктәпләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы элеккеге укучым , хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Заман” җәмгыяте директоры Җәләлиев Равил Гарәфетдин улы. Ул бу көннәрдә туган мәктәбенә зур бүләк юллады: татар теле һәм әдәбияты кабинетына тулы ремонт ясатты.
Ремонт эшләрен башкаручылар да элеккеге укучыларым-Нәфыйков Равил Фәрит улы һәм Гыйләҗев Илнур Кәбир улы.
Бу укучыларымның шундый игелекле кешеләр булулары белән чын күңелдән горурланам һәм аларга тирән рәхмәтемне җиткерәм.
Изге теләкләр белән элеккеге укытучыгыз Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы.







