Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
09.01.2016

8 январь көнне 8 нче сыйныф укучылары Габитова Энҗе, Минвәлиева Илүзә, Сабиров Ислам , 7 нче сыйныф укучысы Сәгъдива Ләйсән “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында үткән активистлар ёлкасында катнаштылар.
-
Кышкы лагерьдә 30.12.2015

Мәктәптә 28 нче декабрь көнне “Кояшкай” ял лагере эшли башлады. Лагерьда 15 бала ял итә. Балалар рәхәтләнеп тауда чана шудылар. Чыршы янында уеннар уйнадылар. Балалар ашханәдә сыйланып, күчтәнәчләр алып, күтәренке күңел белән таралыштылар.
-
Яңа ел бәйрәмендә 28.12.2015

Яңа ел килә, яңа ел
Бәрәкәте белән килсен ул
Һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә
Бәхетләре белән иңсен ул.
Яңа елда һәркем теләк тели
Яңа елда эшләр уңар күк.
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булыр күк. -
Президент ёлкасында 25.12.2015

Бүген Казанда Президент ёлкасы узачак. Анда төрле олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән укучылар, уку алдынгылары , ятим балалар катнаша. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур да бу мәртәбәле чараның кунагы.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез 24.12.2015

-
"Гаилә һәм Мәктәп" - барыбыз өчен дә. 22.12.2015

“Гаилә һәм мәктәп” журналы кызыклы мәгълуматларга бай икәнлеген исбатлап килә. Гыйбрәтле мәкаләләр һәм файдалы киңәшләре белән дәрәҗәсен арттыра бара. Әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар өчен аерым рубрикалар булган махсус сайты да эшләп килә. Сайтта һәркем үзен кызыксындырган соравын биреп табибтан, психологтан яисә юристтан бушлай җавап алу мөмкин.
-
Чираттагы эвакуация 21.12.2015

Бүген мәктәптә гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау максатыннан эвакуация тренировкасы үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар билгеләнгән вакыттан алда мәктәп бинасыннан урамга чыгып төзелделәр. Чын эвакуацияләр булмасын, тренировкалар гына даими узып торсын.
-
Көрәшчеләребез сынатмый 21.12.2015

19 декабрьдә көрәш буенча яшүсмерләр арасында Кайбыч муниципаль районы Беренчелеге булды. Бу ярышлардан 4 укучыбыз медальләр белән кайтты. 30 кг га кадәр үавырлыкта 4 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз 2 нче урын, 42 кг га кадәге авырлыкта 6 нчы сыйныф укучысы Саттаров Айназ 3 нче урын, 60 кг га кадәр авырлыкта 8 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Булат 3 нче урын, шул ук авырлыкта 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур 2 нче урын алдылар. Ә физкультура укытучысы Гатауллин Динар җитәкчелегендәге мәктәп командасы район буенча 3 нче урынны алды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Укыйбыз да, ял да итәбез 21.12.2015

14 нче декабрьдән 20 нче декабрьгә кадәр мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Гыйниятуллина Камилә һәм Сафина Алсу Казанда урнашкан “Пламя” сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайттылар. Лагерьда аларның бер көннәре дә бушка үтмәгән. Төрле кызыклы чаралар, конкурслар, спорт уеннары гел булып торган. Шуңа да кызларга лагерьдагы тормыш бик ошаган.
-
Уяу булыйк! 17.12.2015

Кичә мәктәпкә Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге бүлегеннән инспектор Шафигуллин И.Х. һәм төп белгеч Кашапов Р.Р. килде. Алар укучылар белән гадәти көннәрдә, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыг ы кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кайда хәбәр итәргә кирәклеге, бу хәлләрне булдырмас өчен нишләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. Чыннан да бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы бик актуаль мәсьәлә булып тора. Укытучылар, хезмәткәрләр, укчылар уяулыкларын югалтмасын иде.







