Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

5 октябрь-профессиональ бәйрәмебез. Бәйрәм мәктәбебездә күп еллардан бирле урнашкан традиция буенча үтә: мәктәптә укучылар патшалык итә, ветераннар чакырыла, бәйрәм концерты һәм бәйрәм табыны үткәрелә. Быел да укытучылар көне шул тәртип буенча бик күңелле узып китте. Әлбәттә, һәр елда бәйрәмгә үзенчәлек кертелә, быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге- бәйрәм концертында 8 нче сыйныф укучысы Минвәлиева Мәрьямның һәрбер укытучыга багышлап язылган шигырьләрнең яңгыравы булды. Шуңа да бәйрәм бик җылы булды.
-
Өлкәннәрнең көзен ямьләндерик! 02.10.2015

Илебездә өлкәннәр декадасы бара. 1 октябрь көнне мәктәптә Кошман авыл җирлеге тарафыннан оештырылган Корбан ашы һәм Өлкәннәр көне булып узды. Бу чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары бик зур булышлык күрсәтте. Корбан ашы Садриев Марат Риза улы, Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы һәм “Ак барс Кайбыч” җәмгыяте тарафыннан чалдырылган корбаннардан пешерелде. Бу көнне мәктәпкә 100 дән артык өлкән кеше килде. Бәйрәмне имам Сабиров Ибраһим коръән сүрәләре укып башлады. Бу зур бәйрәмдә район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да катнашты. Ул өлкәннәрне һәр ике бәйрәм белән котлады, авыл халкына сайлауларда актив, бердәм булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Табын корбан, өлкәннәр турында җылы сүзләр, шигырьләр, дини җырлар белән бәйләнеп барды.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 29.09.2015

2015-2016 нчы уку елының 21 нче сентябреннән мәктәптә укучыларның Бөтенроссия фән олипиадаларының мәктәп туры этапы башланды. Көн саен укучылар 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр үзләренең көчен төрле фәннәр буенча сыныйлар.Бүген укучылар инглиз теленнән олипиада эше эшләделәр.Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
“Милләтләр кроссы-2015” 27.09.2015

“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Кичә мәктәбебездә бу спорт чарасы оешкан төстә узып китте. Йөгерүчеләр 4 төркемдә ярышты. 1-5 һәм 6-9 сыйныфлар арасында егетләр һәм кызлар аерым төркемнәр булып старттан кузгалды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде. Бүләкләрне эшмәкәр Шәрәфиев Айдар хәзерләгән иде.
-
Ата–аналар җыелышы 26.09.2015

26 нчы сентябрьдә мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары, әти-әниләре һәм шул сыйныфта белем бирүче укытучылар катнашында ата-аналар җыелышы уздырылды.Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И.ата-аналарны 2015-2016 нчы уку елы имтиханнары бирү тәртибе белән таныштырды,имтиханнар үткәрү тәртибе буенча аңлатмалар бирде.Фән укытучылары Нәфыйкова Р.М.,Садриева Р.З.,Насретдинова А.А.,Сабирова Г.Х. үз фәннәре буенча имтиханнарга әзерләнү тәртибен аңлаттылар.Җыелышта ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Корбан бәйрәме дәвам итә 26.09.2015

Бүген мәктәбебездә Корбан бәйрәме булды. Бәйрәмне мәктәп директоры Хәмидуллин Илмас Илдар улы башлап җибәрде. Ул укучыларга бу бәйрәмнең асылын аңлатты. Кеше корбаннары Аллаһы Тәгаләгә кирәкми икәнененә аеруча басым ясады. Корбан бәйрәменә Мөслимә абыстай чакырылган иде. Ул бу олуг бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, әһәмиятен аңлатып үтте. “Көмеш каләм” түгәрәгенә йөрүче кызлар бу бәйрәмгә багышлап чыгарган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан укучылар корбан итеннән пешерелгән пылау ашадылар.
-
24.09.2015

23 нче сентябрьдә мәктәптә Татарстан варислар берлегенең туган көненә багышланган тантанлы линейка булды. Линейкада 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына да кабул иттеләр.
-
Корбан бәйрәме белән! 23.09.2015

-
"Авылымның тарихы" 22.09.2015

Бүген мәктәптә авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия “Авылымның тарихы (История моего села)” китабын мәктәп укучыларына тәкъдир итте. Бу китап авылларның үткәненә, бүгенгесенә битараф булмаган, тарихы белән кызыксынган һәр кешегә дә җан азыгы булсын дигән теләктә җыетык итеп туплау нияте белән барлыкка килгән. Идеянең авторы ТР “Аграр яшьләр оешмасы” иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлекчәсе рәисе Рушан Сайранов.
Китаптагы язмаларның авторлары – район китапханәчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары. Ә китапның төзүчесе һәм редакторы журналист Лилия Хәкимова. Рушан да, Лилия дә үзебезнең мәктәп укучылары.
Әлеге басма туган як тарихы белән кызыксынучы җаннар өчен дә, укучылар өчен дә кызыклы булыр.
-
Уңыш җыябыз 17.09.2015

Мәктәптә җәе буе тырышып үстергән уңышны җыю дәвам итә. Бүген мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегеннән укучылар кишер һәм кабак җыеп алдылар. Аллага шөкер, барлык утырткан яшелчәләребез бик мул уңыш бирде. Аз гына кишәрлектән бик күп кишер һәм кабак җыеп алынды.







