Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Кешене мәрхәмәтлелек бизи 16.12.2015

Инвалидларга, мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә карата толерант караш булдыру һәм аларның тормышындагы катлаулылыкка игътибар юнәлтү максатыннан Россия Мәгариф министрлыгы белән бергәләп сукыр ишетмәүчеләр фонды мәктәпләрдә Мәрхәмәтлелек интернет –дәресләре үткәрә. Бу дәресләр 15 нче декабрь көнне безнең мәктәптә дә узды. Дәресләр үткәргәндә Россия Мәгариф министрлыгы сайтына куелган конспектлар һәм видеороликлар файдаланылды. Тирә-юнебездәге кешеләргә игътибарлырак, шәфкатьлерәк булсак иде! Бу дәресләр шуңа өнди.
-
Час кода 15.12.2015

С 4 по 12 декабря в нашей школе проводились уроки информатики в рамках второй Всероссийской акции «Час кода»! Акция направлена на формирование и поддержку интереса молодежи к изучению информатики и программирования, а также повышение престижности ИТ-специальностей в глазах молодых людей. Участие в акции «Час кода» — это уникальный шанс для каждого ученика почувствовать себя частью большого и значимого события, заявить о своих способностях, осознать важность изучения информатики для своего успеха в будущем, и в течение одного часа овладеть азами программирования в простой, увлекательной форме, доказав себе и окружающим, что программирование доступно и интересно.
На первом этапе занятия ребятам были предложены для просмотра фрагменты мотивационного ролика, где ребята смогли увидеть высокотехнологичные устройства.
Далее состоялась игра «По мотивам сказок», при проведении которой
ребята находили сходство в волшебных предметах, описанных в сказках и современными устройствами, обладающими теми же функциями.
Далее состоялось обсуждение, включавшее в себя следующие вопросы:· Кто и как создает «волшебные» вещи?
· Какие знания нужны современным «волшебникам»?
Перед проведением практической части школьники ознакомились с базовыми алгоритмическими конструкциями, после чего выполнили задание в парах на создание простого алгоритма с использованием изученных команд.
Далее ребятам была предложена индивидуальная работа с тренажером «Искатель сокровищ».
Перед подведением итогов школьники получили домашнее задание, включающее в себя ссылку на сайт акции «Час кода». В конце урока все участники получили сертификаты.
·
-
"Мәрхәмәтлерәк булыйк!" 14.12.2015

Инвалидар декадасы кысаларында мәктәптә “Мәрхәмәтлерәк булыйк!” исеме астында иҗади эшләр конкурсы булып узган иде. Конкурста 1 нче урынны 8 нче сыйныф укучысы Минвәлиева И., 2 нче урынны 7 нче сыйныф укучылары Сәгъдиева Л. һәм Салаватуллина А., 3 нче урынны 5 нче сыйныф укучысы Сабиров С., һәм 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова И. алдылар. Бүген иртәнге линейкада җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
Күңелле очрашу 13.12.2015

Безнең мәктәптә төрле танылган кешеләр белән очрашулар булып тора. 11 декабрь көнне Казаннан сатирик язучы Хәмзин Алмаз Наил улы һәм композитор, язучы "Сабантуй" журналының бүлек мөдире Алмаз абый Гыймадиев мәктәпкә очрашуга килделәр. Күрешү бик кызыклы һәм истәлекле булды. Бу бәйрәмне хәтерләтә иде. Чөнки алар безгә истәлекле бүләкләр алып килделәр, балалар өчен “Сабантуй” журналын, ә өлкәнрәк сыйныф укучылырына “Яңа Базар” китабын бүләк ителәр. Миңа да ул бүләкне алу бәхете тиде. Уен – көлке, табышмакларга кызыклы җаваплар табу, җыр – моң белән мәктәбебез гөрләп торды. Безнең мәктәптә мондый очрашулар еш булсалар да, минем өчен мондый күркәм очрашу булганы юк иде әле. Алмаз абый Хамзиннан “ Сез ничек итеп шигырь язасыз?” - диеп сорадым, һәм ул миңа үзенең үтемле, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган кинәшләрен бирде. Кайдан килә икән бу кешегә шуның кадәр талант?! Үзе яза, үзе җырлый, үзе пародияләр сөйли, үзе көйләр чыгара. Менә бу шәхескә Аллаһ биргән талантны! Кем генә хыялланмый икән бу турыда?! Әнием мәдәният йорты мөдире булып эшләгәндә, Камил Кәримов белән Алмаз Хамзин килгәндә, миңа әле 6 гына яшь иде. Ул күрешүемдә үк минем нәни күңелем бу кешене ничектер якын иткән иде инде. Әллә шул күрешү мине шигырьләр язарга кызыктырдымы икән диеп уйлап куйдым. Белмим, кемгә ничектер, тик үзем бу күрешүдән бик канәгать калдым. Мндый тирән мәгънәгә ия булган очрашуны оештырган укытучыларым, Сезгә барлык укучылар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Сез бала күңелен ничек канатландырырга икәнлеген аңлыйсыз шул. Өйгә кош кебек очып кайттым. Шундый матур очрашулар соңгысы булмас, иншә Аллаһ. Тагын шундый күңелле очрашулар көтеп калабыз.
Мәрьям Минвәлиева, “Көмеш каләм” түгәрәге әгъзасы
-
12 декабрь-Конституция көне 12.12.2015

1993 нче елның 12 нче декабрендә Россия Конституциясе кабул ителгән. Бүген бу тарихи көн уңаенннан сыйныфларда Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте, аның төп бүлекләре турында әңгәмәләр үтте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 12.12.2015

7 нче декабрьдән 12 нче декабрьгә кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Атналык барышында барлык укучылар да актив катнашты. Атналыкны башлангыч сыйныф укытучылары оештырды. Милли уеннар, күңелле стартлар, рәсем конкурсы, мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балалар белән очрашу, спектакль һәм концерт номерларыннан торган атналык сизелмичә дә үтеп китте.
-
“Коррупциягә юк –дибез!” 10.12.2015

Бүген район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы район күләмендә уздырылган “Коррупциягә юк-дибез!” конкурсында җиңгән укучыларга грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырды. Бүләкләр 4 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз, 5 нче сыйныф укучысы Саттаров Айназ, 7 нче сыйныф укучысы Сафина Алсуга тапшырды. Афәрин!
-
“Мәрхәмәтлелек визиты” 09.12.2015

Кичә 4 нче сыйныф укучылары укытучылары Хәмидуллина М.С. белән бергә мөмкинлеге чикләнгән бала Насретдинова Лилия янына “Мәрхәмәтлелек визиты” ясадылар. Алар бергәләп төрле уеннар уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Ә бүген исә Лилия үзе мәктәпкә кунакка килде. Ул балалар белән аралашты, рәсем дәресендә катнашты. Лилияне мәктәптә күрү -безнең өчен зур куаныч . Аны тагын мәктәптә көтеп калабыз.
-
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне 04.12.2015

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар бу көннең тарихы белән таныштылар, дөньяны шаккаттырган инвалидлар турында документаль фильмнар һәм тапшырулар карадылар. Дәресләрдә толерантлык һәм мәрхәмәтлелекнең тормышта әһәмиятенә аеруча басым ясалды.
-
Бию түгәрәгендә 04.12.2015

Мәктәбебездә уку елы башыннан район сәнгать мәктәбе аша бию түгәрәге эшли. Түгәрәкне үзебезнең чыгарылыш укучысы Миршинова Диләрә алып бара. Укучылар ике төркемгә бүленеп шөгылләнә. 3 нче декабрь көнне Диләрә Дамировна әти –әниләргә һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына үзенең беренче иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Кечкенәләр һәм зурлар төркеменә йөрүче укучылар килгән кунакларга “Әпипә”,”Казачок”,ирланд ,вальс, яшьләр ,татар халык биюен күрсәтте.Укучыларның башлангычлары бик матур, киләчәктә дә аларга яңа уңышлар теләп калабыз.







