Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
28.11.2015

Бөек лексикограф Владимир Дальнең туган көненә багышлап мәктәптә словарь дәресләре уздырылды. Мәктәптә сүзлек белән эшли белү һәркем өчен кирәк: укытучыга да,укучыга да. Бары тик сүзлекләр генә сүзнең мәгънәсен тирәнтен белергә һәм сүзне дөрес кулланырга өйрәтә. 200 мең сүздән торган “Аңлатмалы сүзлек” Владимир Даль эшчәнлегендә тирән мәгънәгә ия. Укучылар бөек сүз остасының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Мәктәп залында оештырылган “Вселенная,расположенная в алфавитном порядке» дигән күргәзмәдә күп төрле сүзлекләр белән таныштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары сүзлекләр белән эшләүнең кирәклеген бик төшенәләр, чөнки имтиханнар вакытында алар сүзлек кулланып эшли белергә тиешләр.
-
Гаилә һәм мәктәпнең җиңүе 26.11.2015

25 нче ноябрьдә Казанда узган “Күркәм гаилә” республика күләмендә уздырылган бәйгедә Гран-прига мәктәбебез директоры Ильмас Хәмидуллин һәм аның гаиләсе лаек булды. Ильмас Илдарович гаиләсе — мөгаллимнәр гаиләсе, Алсу ханым Олы Кайбыч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ислам кануннары буенча яшәүче бу күркәм гаилә алмадай 3 кыз тәрбияләп үстерә. Дәвамы бар...
-
Инглиз теле укытучылары киңәшмәсе. 24.11.2015

23 нче ноябрьдә мәктәбебездә район мәктәпләрендә белем бирүче инглиз теле укытучылары очрашты. Әлеге очрашу вакытында алар 2 нче сыйныфта “Систематизация знаний по теме “Дом” дигән темага ачык дәрес һәм 5 нче сыйныфта “Золушка”әкиятенең инглиз телендә куелышын карадылар. Әлеге чараларны укытучыбыз Шәфигуллина Лилия Рәшит кызы әзерләде. Район укытучылары Лилия Рәшитовнаның мәктәптә алып барган эшчәнлегеннән канәгать калдылар. Семинарда катнашучылар ноябрь ахырында 4,6,8 нче сыйныфларда булачак диагностик тестлаштыру турында сөйләштеләр.
-
Котлыйбыз! 23.11.2015

ТР ның бала хокуклары буенча уполномоченные, ТР ның мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның яшьләр эшләре һәм һәм спорт министрлыгы, ТРның юстиция министрлыгы һәм республиканың “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан “Ребёнок в мире прав”-“Бала хокук даирәсендә” дип аталган информацион-видеороликлар конкурсында безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән катнашкан иде (җитәкчесе Сабирова Г.Х.). Ул бүләкләү тантанасына чакыру алды. Бу тантанада 387 эштән 40 эш билгеләп үтелгән. Алар арасында безнең Ләйсән дә бар. Ул конкурста катнашкан өчен таныклык һәм “Аист-пресс” китап кибетенең 3000 сумлык сертификаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Толерантлык-тынычлыкка юл 21.11.2015

Бу атнада мәктәбебездә "Толерантлык дәресләре" узды. Дәресләрдә укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, толерантлы һәм интолерантлы шәхесләрнең үзенчәлекләрен ачыкладылар, үзара дус мөнәсәбәттә булырга өндәү, үз халкыңа һәм башка милләтләргә карата хөрмәт хисен булдыру буенча фикер алыштылар. Әңгәмә барышында укучылар белән илебез һәм дөнья күләмендә төрле халыклар арасында барган ситуацияләргә бәяләмә бирелде, килеп чыккан низагларның сәбәбе һәм мөмкин булган чишү юллары турында сөйләшенде. Сөйләшү дәвамында толерантлык кагыйдәләре булдырылды.
-
Укучылар ришвәтчелеккә каршы 20.11.2015

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелүче “Ришвәтчелеккә-“Юк” иншалар конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Минвәлиеваның иншасы район турында 3 нче урынны алды (җитәкчесе Хәйруллина Резедә). Котлыйбыз!
-
18.11.2015

Былтыргы уку елыннан башлап ГТО нормаларын тапшыруга хәзерләнү һәр физкультура дәресенең аерылгысыз өлеше булып тора. Хәзер укучылар укытучылар белән бергәләп кышкы сессия төрләре буенча нормативлар тапшырырга хәзерләнәләр.
-
Компьютерда өйрәнәбез 17.11.2015

“Интернет-долголетие” программасы буенча мәктәптә пенсионернерлар компьютер грамоталылыгына өйрәнү курслары бара. Курсны математика укытучысы Насретдинова Алия Әүхадулла кызы алып бара. Курска 15 пенсионер йөри. Алар иң кирәкле нәрсәләрдән башлап Бөтендөнья челтәренә ничек итеп керергә һәм анда ничек ориентлашырга, Интернет аша коммуналь түләүләрне түләргә һәм күп кенә башкаларга өйрәнергә тиешләр.
-
Афәрин, Ләйсән! 16.11.2015

11 нче ноябрьдә татар мәктәпләрендә белем алучы укучыларның рус әдәбияты предметы буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы уздырылды. Әлеге олимпиада безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сәгдиева Ләйсәнгә уңыш алып килде-ул җиңүче статусы алды. Киләчәктә дә Ләйсәнгә уңышлар теләп калабыз.
-
Энергияне саклыйк! 14.11.2015

Бу атнада сыйныфларда "Энергияне саклау һәм энергетик куркынычсызлык" темасына тәрбия сәгатьләре булып узды. Бу актуаль проблема турында төрле ракурсларда сөйләнде. Укучылар өйләрендә дә һәм мәктәптә дә энергияне саклап тотарлар дип ышанып калабыз







