МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Уку белән хезмәт янәшә... 04.04.2015

-
Созвездие - Йолдызлык 2015 03.04.2015

-
Балалар китабы - сихри бер дөнья 02.04.2015

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт, инглиз язучылары, “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шул китаплар барлыкка килгән көннән “Балалар әдәбияты” дигән могҗизалар дөньясы капкаларын ача.
Шушы уңайдан мәктәп китапханәчесе Садриева Алсу Зөлфикар кызы укучылар белән “Китап – белем чишмәсе” дигән кичә үткәрде.
-
Кошларым - дускайларым 01.04.2015

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан "Бәхетле очрак" уены үткәрелде. Биология укытучысы Лилия Рифкатовна белән берлектә 7 нче сыйныф укучылары үзләренең кошлар турында белемнәрен барладылар. "Бәхетле очрак" уенының җиңүчесе булып Илcинә Сафина танылды. Котлыйбыз, Илсинә!
-
Мөгаллимнәр киңәшә
31.03.2015
Бүген чираттагы педагогик совет утырышы булып узды. Анда укытучылар, балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләсеннән тыш, 3- чирек йомгакларына нәтиҗә ясадылар, шулай ук 4- чиреккә бурычлар куелды. Алда төп бурыч булып дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып чыгу тора.
-
ГТОның ярдәме зур 31.03.2015

Мәктәптә ГТОга әзерлек буенча стенд ясалды. Барлык кирәкле мәгълүматлар стентдта урын алган. Укучыларга яңалыклар белән даими танышып бару мөмкинлеге булдырылды. Спорт белән дус булыйк!
-
Ата-аналар - мәктәпнең таянычы 27.03.2015

9- чыгарылыш сыйныфта укучыларның әти-әниләре мәктәптә еш булалар. Бүген дә алар киңәшмәгә җыелдылар. Җыелышта төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы каралды. Әниләр математика, рус теле буенча үткәрелгән соңгы имтиханнарның нәтиҗәләре белән танышты. Балаларга өйдә уңайлы шартлар тудыру, психологик һәм мораль ярдәм күрсәтү, аларга таяныч булу- ата-аналарның хәзерге вакытта төп бурычлары булуын килгән әниләр бик яхшы аңлады. Бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәләр куанычлы булачак.
-
Шигырь бәйрәмендә 24.03.2015

"ЭКО" өстәмә белем бирү учреждениесендә узган Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия уку бәйгесенең Җиңүнең 70- еллыгына багышланган муниципаль турында 2 һәм 5 сыйныф укучылары Миләүшә Гобәева (укытучысы- Сәйфетдинова А.М.) һәм Адилә Шәрәфиева (җитәкчесе- Садриева А.З.) катнашты. Адилә жюри игътибарына Муса Җәлилнең "Бүреләр" әсәрен рус телендә тәкъдим итте һәм Мактау грамотасына лаек булды. Миләүшә шагыйрньең "Вәхшәт" әсәре белән 1-урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышларыгыз белән киләчәктә дә сөендереп торыгыз!
-
Төп дәүләт имтиханына әзерлек 24.03.2015

Каникул көннәрендә 9- сыйныфта имтиханнарга әзерлек буенча ныклы эш алып барыла. Математика, рус һәм татар телләре буенча индивидуаль һәм төркем белән дә консультацияләр үткәрелә.
-
Без "Тамчы-Шоу"да 23.03.2015

Каникулларның икенче көне дә бик күңелле узды. Без Казанда "Татарстан- Яңа гасыр" телевизион каналы студиясендә "Тамчы- шоу" программасында катнашып кайттык. Составында Илсинә Сафина, Булат Сибгатов, Алмаз Тимершин булган командабыз "Елгалар" темасы буенча белемнәрен барладылар. Уен бик кызык , җанлы үтте. Жюри рәисе Әнвәр абый Хуҗиәхмәтов уенга дөрес бәя куеп, ике команданың да белемнәре нык һәм төпле икәнен әйтеп узды. Афәрин, булдырасыз, укучылар! Алда да зур җиңүләр юлдаш булсын!












