МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Еллык эшкә - нәтиҗә 20.01.2015

19- гыйнварда Мөрәле авылы җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р.ның еллык эшенә халык уңай бәя бирде. Аның чыгышына өстәп мәктәп җитәкчесе Минһаҗева Л.Т. мәктәбебезнең узган елдагы эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Яңа 2015 елга максат һәм бурычлар куелды.
-
ГТО дәвам итә 19.01.2015

Физкультура укытучысы Зиганшин Ф.Г. укучыларны ГТОның кышкы сезонга үтәргә тиешле төрләре белән таныштырды.
-
Кошларга кышын ярдәм итик! 19.01.2015

Балыкка – су, кошларга – һава, җәнлекләргә – урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау – һәркемнең изге бурычы. Шуңа да мәктәптә "Кошларны кышын тукландыр" темасы астында җимлекләр ясау буенча конкурс игълат ителде. Кечкенәдән миһербенлы, кешелекле, кошлар турында кайгыртучан булып үсик! Якын дусларыбыз кошларга ярдәм итик!
-
ФАПка экскурсия 17.01.2015

Һөнәрләр дөньясы белән танышу максатыннан 1-4 нче сыйныф укучылары ФАПка экскурсия ясады. Сибгатова Фәридә апа укучыларны гриппка каршы профилактик чаралар белән таныштырды.
-
Вместе в мир новых знаний 16.01.2015

Сегодня на базе нашей школы в целях повышения профессиональной компетентности учителей и совершенствования методической базы общеобразовательных учреждений прошли курсы для учителей пяти ОУ по программе «Преобразование обучения для 21 века: развитие культуры мышления».
Программа « Развитие культуры мышления» призвана углубить и расширить обучение учеников посредством критического мышления с акцентом на развитие культуры мышления на уроках. Учителю необходимо окружить учеников интеллектуальными процессами, развивающими их мышление, так как обучение- это продукт мышления. Учителю необходимо создать такую интеллектуальную среду на уроке, где мышление всех учеников регулярно, активно продвигаемо, ценно и видимо. Именно этому учат данные курсы. Курсы провели методисты отдела образования Кайбицкого МР.
-
2015 ел- яшеллек елы 14.01.2015

Яңа 2015 ел Тататрстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Димәк, туган җиребезне, туган авылыбызны тагын да матурларга, яшәр өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинчелекләр артачак!
-
Изгелекнең чиге юк 12.01.2015

Кыш үзенең карлы бураннары белән тулы көченә хакимлек итә, куңелләрне сөендерә. Балалар рәхәтләнеп урамда саф һавада уйныйлар,көч- күәт җыялар. Шул арада ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар. Бүген 7-сыйныф волонтерлары Сания апага барып, капка- ишегалдын кардан арындырдылар.
-
Хәтер белән без мәңгелек 06.01.2015

Өлкән буын!
Сезнең буын нигез салган, саклап калган
Рәхәт илдә яшибез без жырлап кына.
Сезнең буын бу тормышны төзегән буын
Безнең көнгә куанып яши тыйнак кына.
-
Районная Ёлка активистов 05.01.2015

Сегодня на базе МБОУ "Федоровская СОШ" состоялась Новогодняя елка Главы Кайбицкого муниципального района для учащихся школ района. Здесь были самые активные, самые спортивные и самые лучшие. Из нашей школы на празднике приняли участие 4 ученика. Это члены ученического Совета школы Алмаз Гибадуллин, Ильнур Сайфутдинов, Булат Губаев, Ильфир Сунгатов.
-
Кышкы ял лагере 03.01.2015

Мәктәп бүгеннән балаларны кышкы лагерьга җыйды. Анда 1-4 сыйныфлардан 10 укучы ял итәчәк. Вожатыйлар күптән инде балаларның ялын планлаштырган. Алар саф һавада кызыклы уеннар, чана - чаңгы шуулар, төрле конкурслар оештыру белән мәшгуль. Күңелле яллар сезгә, укучылар!












