МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Чишмәләр - табигатебезнең күзе! 22.12.2014

Үсеп килүче буынның экологик белемнәрен арттыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, экологик белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү.максатыннан башлангыч сыйныф укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында чишмәләребезнең торышы белән танышып кайтты. Әйләнә – тирәбезне чиста тоту – безнең төп бурычыбыз.
Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Чишмәләр саклап, карап- чистартып торсаң гына яши. Шуңа күрә кайчан гына барма, алар, җырдагы кебек, көмеш, саф сулары белән челтерәп агып, авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.
-
Республика чыршысында кунакта 21.12.2014

Уку алдынгыларын, фестиваль, олимпиада, конкурс җиңүчеләрен, ятим балалар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бүген Республика чыршысына "Татнефть - арена"га җыйдылар. Әлеге укучылар арасында безнең мәктәптән 9-сыйныфта укучы, күп кенә конкурсларда катнашып җиңү яулаган, укучылар үзидарәсе лидеры, уку алдынгысы Лиана Сибгатова да бар иде.
-
Конкурска әзерлек 20.12.2014

Районда Яңа елга иң матур бизәлгән бина конурсына старт бирелде. Бәйге шартлары белән танышканнан соң без дә җиң сызганып эшкә керештек. Исәп сынатмаска!
-
ГТО дәвам итә 20.12.2014

Укучылар ГТО нормативларын тапшыруга даими әзерләнәләр. Шул максаттан алар атналык режим рекомендацияләрен үтиләр.
-
Яңа елга әзерләнәбез! 19.12.2014

Мәктәп фойесында, тиздән Яңа ел җитәсен искәртеп, матур итеп бизәлгән нәфис чыршыбыз утларын кабызып, балкып тора.
Укучылар дәресләр тәмамлангач өйләренә кайтырга ашыкмыйлар. Алар сыйныф бүлмәләре, рекреацияләрне бизәү белән мәшгүл. Елдагыча, иң матур итеп бизәлгән сыйныф бүлмәсе өчен укучылар арасында конкурс- ярышка старт бирелде. Барыбыз да, ниндидер могҗиза көтеп, Яңа елга әзерләнәбез: кемдер ишегалдына куелачак чыршыга уенчыклар ясый, мәктәп коридорларына матур бизәгечләр элә, хезмәт укытучысы ут яктырткычларны барлый...
Их, кызык та , рәхәт тә, мавыктыргыч, дулкынландыргыч сихри мизгелләр!
-
Сезгә тиеш әле бик күп язлар! 18.12.2014

9 сыйныф укучысы Илнур Сәйфетдинов бүген Кайбычта "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Бер солдатның тарихы" темасына баннерлар яклауда катнашты. Бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды. Тарих укытучысы Хәмидуллина А.И. кул астында эшләнгән презентация - баннерда мәктәбебезнең элекке директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйгуллин Фатыйх абыйның тормыш һәм сугышчан юлы яктыртылган иде.
-
Татар теленнән белемнәрне тикшерәбез
17.12.2014
Сегодня учащиеся 9-го класса нашей школы прошли диагностическое тестирование по татарскому языку. Тестирование проводит ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования», в целях выявления уровня обученности по предмету «Татарский язык» в образовательных организациях района.
-
Семинар 17.12.2014

Руководители районных методических служб, методисты, заместители директоров, педагоги начальной школы (4 класс) приняли участие на республиканском информационно - методическом семинаре "Современные образовательны ресурсы как гарантия достижения планируемых результатов обучения". Учитель начальных классов Сайфутдинова А.М. приняла участие на этом республиканском семинаре.
-
Лобачевский исемендәге лицейда 17.12.2014

Бүген мәктәбебез җитәкчесе Минһаҗева Лилия Тәлгат кызы Кайбыч районы делегациясе составында "1С" Эксперименталь студиясе" клубының республика семинарында катнашты. Семинар- презентация Казанда Н.И.Лобачевский исемендәге лицей базасында бик җанлы һәм файдалы узды. Семинарда катнашучы республика мәктәпләренең информатика укытучылары һәм директорлары " Мәктәп укучылары өчен программалаштыру курслары" проектының концепциясе белән танышты. Лицей укучылары кунаклар алдында клуб кысаларында эшләгән күп кенә кызыклы проектларын якладылар. Очрашу "Проектның киләчәктә үсеш перспективалары" дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды.
-
Ул тудырган могҗиза 15.12.2014

Технология укытучысы Мозаффарова Рушания Зөфәр кызы җитәкчелегендә 9-сыйныфта укучы Лиана Сибгатова елдан ел зур үрләр яулый. Быел ул кыз балалар арасында технология фәненнән үткәрелгән олимпиаданың район турында 1-урынны алды. Чынлап та, ул эшләгән хезмәт җимеше гүзәл бер могҗизага тиң. Алдыбызда таң калдырырлык матурлыкка ия сихри урман!
Котлыйбыз!












