МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Әниләр белән... - имтиханнарга әзерләнәбез! 23.03.2015

-
Күңелле сәяхәт 22.03.2015

Язгы каникулыбыз бик күңелле башланып китте. Бүген бер төркем укучыларыбыз КФУ профессоры Ә.Н.Хуҗиәхмәтов чакыруы буенча Галиәскар Камал театрында Илгиз Зәйниевның "Кечтүкле уен" спектаклен карадылар. Ике сәгатьлек театраль феерия тирән эчтәлекле, фәлсәфи мәгьнәгә ия булганлыктан, аны бик яратып тамаша кылдык. Соңыннан, спектакль тәмамлангач, яраткан артистларыбыз белән истәлеккә фотога да төштек әле. Сәяхәттән рәхәтләнеп ял итеп, бай тәэсирләр белән, җанга сихәт алып кайттык. Шундый матур мөмкинлек тудырганнары өчен Әнвәр абый Хуҗиәхмәтовкә һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәт!
-
Урман көне 21.03.2015

Урманны кем генә яратмый икән?! Мөгаен, андый кеше юктыр. Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман — илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән-берсе матур сүзләр эзлибез. Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.
"Урман көне" уңаеннан мәктәптә күңелле чара оештырылды. Биология укытучысы Сафина Л.Р. укучыларны зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә сынады. Укучылар сынатмады. Әйдәгез, урманнарыбызны саклыйк, яклыйк!
-
Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? 21.03.2015

Бүген 9-сыйныф укучылары профессия сайлауда кысыксынуларын үстерү, белемнәрен барлау максатында профессиналь тестирование уздылар. Алар бирелгән вариантлардан үзенә туры килгәнен сайлап алдылар. Бу тикшерү киләчәктә аларга дөрес юнәлеш сайларга булышыр, дип ышанабыз.
-
Алда яллар көтә!
21.03.2015
Март аеның соңгы көннәрендә язгы каникуллар башланды. Күңелле яллар телибез сезгә!
-
"Талантлылар иле"ндә 20.03.2015

"Талантлылар иле" Бөтенроссия конкурсында мәктәбебезнең укучылары бик теләп катнашты һәм нәтиҗәләре дә куанычлы. Гомумроссия буенча 2 нче сыйныф укучысы Зайнуллина Алия рус теленнән, 7 нче сыйныф укучысы Тимершин Алмаз инглиз теленнән 1 нче урынны, 5 нче сыйныф укучысы Тимергалиев Наил рус теленнән 3 урынны яуладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Башка укучыларыбыз да алардан бик азга гына калышып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Булдырасыз, укучылар!
-
Ещё одна победа
19.03.2015
Казанским государственным медицинским университетом совместно с Министерством образования и науки Республики Татарстан и Министерством здравоохранения Республики Татарстан подведены итоги первого (заочного) этапа конкурса "Твой первый шаг в медицину". В этом конкурсе принял участие учащийся 7 класса Тимуршин Рушан и занял 3 место в номинации "Сочинение" на тему "Мой любимый доктор". Руководителем является учитель русского языка и литературы Садриева А.З. Поздравляем!
-
Күптәнге хыял 17.03.2015

Мәктәп укучылары "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексына беренче тапкыр су коенырга бардылар. Аларның күптәнге хыяллары тормышка ашты. Үзебезнең Кайбычыбызда мондый мөмкинлекләр ачылуга алар бик шат. Киләчәктә дә комплекска еш барырга аларның исәбе.
-
Җиңү арты җиңү 16.03.2015

Укучыларыбыз бадминтон буенча ярышта катнаштылар һәм сынатмадылар. Котлыйбыз!
-
Истәлекле көнгә әзерлек 14.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге истәлекле датага әзерлек эшләре инде күптән башланды.












