МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Математик брейн-ринг 05.02.2015

Мәктәптә 2-7 февраль көннәрендә, математика атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында төрле чаралар үткәрү каралган. Бүген математик брейн - рингта 7-9 сыйныф укучылары көч сынашты. "Математик"лар һәм "Тигезлек" командалары арасында барган ярышта дуслык җиңде.
-
Сынатмаска исәп 03.02.2015

ОГЭга әзерлек тулы көченә дәвам итә. Мәктәптә математика фәненнән пробный ОГЭ үткәрелде. ОГЭга укучыларның әниләре дә чакырулы иде. Алар имтихан бирү тәртибе белән таныштылар. ОГЭ тәмамлангач, балаларының эшләре белән дә танышып чыгу мөмкинлеге тудырылды. Әлегә авырлыклар булса да, исәп - сынатмаска. Соңыннан ата - аналар җыелышы үткәрелде.
-
Җирдә тынычлык өчен! 02.02.2015

Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә шигырь сөйләүчеләр арасында үткәрелгән "Җирдә тынычлык өчен" дигән республика бәйгесенең муниципаль турында 2-сыйныф укучысы Миләүшә Гөбәева М.Җәлилнең "Вәхшәт" әсәре белән 1- урынны алды. Афәрин, Миләүшә! Балалар бакчасында ук район башлыгын шаккаттырган, тез чүктереп шигырь тыңлаткан кыз бит син!
-
Котлыйбыз! 02.02.2015

Милли-төбәк компоненты юнәлешендәге "Балачак адресы- Кайбыч төбәге" кул эшләнмәләре район конкурсы җиңүчеләре арасында безнең укучыларыбыз да бар.
2- сыйныфтан Алия Зайнуллинаның эше "Панно" номинациясендә 1- урын алды, абыйлы- сеңелле Тимофей һәм Милана Гермашиннар (1- 2 сыйныф) 3- урынга лаек булдылар. Җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Нәтиҗә 30.01.2015

"Кошларны кышын тукландыр" акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Барлык укучыларыбыз да җимлек ясауда актив катнаштылар: 1 урын - Зайнуллина Алия, 2 урын - Садриева Илсинә, 3 урын - Миннуллина Илфия. Бүген җимлекләргә җим салып мәктәп тирәсенә урнаштырып та куйдык. Шул арада кошлар да килеп кунды. Сөенечләрен яшерә алмыйча чыркылдашып алдылар. Рәхмәт әйтүләредер, күрәсең. Салкын кыш узганчы, җимлектән азыкны өзмәскә сүз бирәбез, кошкайларым! Рәхим итеп, сыйланыгыз!
-
Бәхетле мизгелләр 28.01.2015

Бүген укучыларыбыз "Кайбыч" боз шугалагына юл алды. Бу көнне алар зарыгып көтте. Араларында беренче тапкыр тимераякка басучылар да бар иде. Шулай да бер дә югалып калмадылар, тиз арада шуарга өйрәнделәр. Мондый шатлыклы көн өчен алар җитәкчеләребезгә рәхмәтле.
-
"Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсы 28.01.2015

Колаңгы төп гомуми белем мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсы үтте. Әлеге зонада 6 мәктәптән сыйныф җитәкчеләре көч сынашты. Бу конкурста 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гарапова Гөлнара Мансуровна катнашты. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең осталыкларын күрсәтте, белемнәрен сынады.
-
Олы җиңү 24.01.2015

Казанда узган республика ярышларында мәктәбебездән 5 укучы - Әмир Шагивалиев, Наил Тимергалиев, Айрат Мифтахов, Алмаз Тимершин, Илнур Сәйфетдинов тимераякта йөгерделәр. 9- сыйныф укучысы Илнур Сәйфетдинов 3-урынны яулады. Зур җиңүең белән котлыйбыз, Илнур! Булдырасың!
-
Чишмә - табигать күрке 23.01.2015

Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.
-
Белгәнгә - якты, белмәгәнгә... 21.01.2015

Халык шагыйре Р.Вәлиевнең китап турындагы акыллы фикерләре: “Халкыбыз борынгыдан ике нәрсәне ак тастымалга төреп, кадерләп саклаган. Шуларның берсе тән азыгы – икмәк булса, икенчесе җан азыгы – китап. 201 нче елда чит илдә беренче татар китабы басылып чыгуга – 402, ә Россия җирлегендә татар китабы дөнья күрүгә 290 елдан артыграк. Китап – үзе бер могҗиза ул, электроника, интернет, компьютер технологияләре заманында, кулланышка электрон китаплар кергән шушы чорда китап үзенең урынын югалтмас”.
Китап уку – иң яхшы белем алу. “Китап биргән тәрбияне башка бернәрсә дә бирә алмый”, - дип саный безнең укучыларыбыз. Шуңа да алар мәктәп, авыл китапханәсенә кайткан китаплардан хәбәрдар гына түгел, укып та танышалар.












