МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Яңа ел котлаулары
02.01.2015
Яңа ел котлауларыннан ветеран хезмәткәрләребез дә читтә калмады. Елдагыча, Кыш бабай Кар кызы белән бәйрәм күчтәнәчләрен мулдан алып, озак еллар мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарны өйләренә барып тәбрик итте, аларның һәрберсенә матур изге теләкләрен җиткерде.
Яңа еллар сезгә бары ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, балаларыгыз җылысын алып килсен! Озак еллар безнең арада калыгыз, табыннарыгыз мул, тормышларыгыз иркен булсын! Яңа ел белән сезне, хөрмәтле ветераннар!
-
Уңышлы ел булсын!!! 30.12.2014

Район башлыгы Рахматуллин А.И. инициативасы белән үткәрелгән " Яңа елга иң матур бизәлешле мәгариф учреждениесе" конкурсында мәктәп коллективы кызыксындыру призына ия булды.
Молодцы, тырышлыгыбыз бушка китмәде! Барлык хезмәткәрләргә, укучыларга, булышкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе елда да уңышлар юлдаш булсын!
-
Ура, кышкы яллар! 30.12.2014

29- декабрьдән балаларның кышкы каникуллары башланды. Ул 11- гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Хуш киләсең, Яңа ел, уз түргә! 29.12.2014

Яңа ел кичәсе мәктәбебездә шундый матур теләкләр белән башланды. 1-9 сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр 7, 9 сыйныфлар әзерләгән тылсымлы, астрологик фаразлар белән тулы сихри тамашаны яратып карадылар. Барысы да Яңа елның төп бизәге - яшел чыршы тирәли җырлап әйләнде, Кыш бабай янында яраткан шигырьләрен сөйләп бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп куңел ачты, ял иттеләр. Әлбәттә, нинди Яңа ел бүләксез булсын инде? Барлык балаларга да Кыш бабай Яңа ел күчтәнәчләре өләште, Президетыбыз Миңнеханов Р.Н. һәм районыбыз башлыгы Рахматуллин А.И.ның котлау открыткалары бирелде.
Яңа еллар мөбарәк булсын! Тынычлык- иминлек, уңышлар алып кил, 2015 - ел!
-
Кар шәһәрчегендә кунаклар 28.12.2014

Мөрәле кар шәһәрчегенә бәя бирү өчен күптән көтелгән кунаклар килде.
-
Әфганчы - геройлар 26.12.2014

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның – әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең – моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы! Бүген сыйныф җитәкчеләре бай эчтәлекле әңгәмәләр үткәрде.
Ватан кушкан бурычны үтәүчеләрнең дә канатлары каерылмасын иде!
Башка мондый сугышлар кабатланмасын, кайгы-хәсрәт, югалтулар берәүнең дә ишеген какмасын иде. -
Кар шәһәрчегенә рәхим итегез! 25.12.2014

Райондагы биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләрне ачыклау максатыннан оештырылган конкурста безнең мәктәп тә бик теләп катнашты. Укучылар белән берлектә мәктәп коллективы зур көч куйды. Кардан 24 сын әвәләп, кар шәһәрчеге ясадык.
-
Балалар- киләчәгебез! 24.12.2014

Башта сыйныфларда узган ата-аналар җыелышлары 2-чирек йомгакларына багышланган иде. Ахырдан гомуммәктәп җыелышында сүз бала тәрбияләүдә гаилә - әти һәм әнинең роле турында барды. Хәзерге катлаулы чорда гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балага уңай үрнәк, аңа терәк булу, аның киләчәге өчен җаваплылык ата-анага тагын да зуррак бурычлар йөкли. Балаларыбызның ышанычлы киләчәге- безнең кулларда. Шуны онытмасак иде!
-
Күренекле дата 24.12.2014

27 декабрь Россия Федерациясендә Коткаручылар көне. Әлеге һөнәр—иң куркыныч һәм үтә дә җаваплы хезмәтләрнең берсе. Районыбыз коткаручыларының эшчәнлеге белән танышу максатыннан, МЧС хезмәткәрләре белән очраштык.
-
Җирле үзидарәдә кунакта 23.12.2014

"Нәрсә ул җирле үзидарә?", "Ул нәрсә өчен кирәк?", "Анда нинди эш белән шөгыльләнәләр?", "Анда кайсы һөнәр ияләре эшли? һ.б. күп кенә сорауларга ачыклык кертү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары авылыбызның җирле үзидарәсенә юл алды. Үзидарәдә аларны Гибадуллина Гүзәлия апалары каршы алды. Ул укучыларны үзидарәнең эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларына җавап бирде.












