МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Шашка - шахмат серләре 15.12.2014

Соңгы елларда шашка- шахмат уеннары турында күп сөйләнелә. Район күләмендә дә әлеге спорт төрләре буенча өлкәннәр һәм укучылар арасында даими ярышлар үткәрелә. Мәктәптә дә бу төр уеннарга өйрәтү буенча эш алып барыла. Укучылар тәнәфесләрдә шахмат, шашка уеннарын яратып уйныйлар. Укучыларның уйлау сәләтен үстерә, көндәшенең нинди адым ясарга омтылуын алдан күрә белергә өйрәтә бу уеннар.
-
Ватан геройлары көне 10.12.2014

9 декабрь-Ватан Геройлары көне.Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә. Бүген, мәктәп музеенда, экскурсоводлар безне үз районыбызның геройлары белән таныштырды. Геройларыбызның күп кенә данлы эшләре һәм хезмәт батырлыклары бар.
-
Семинар 10.12.2014

На базе МБОУ "Фёдоровская СОШ имени Е.Г.Тутаева" - Школа Превосходства" сегодня прошел семинар директоров и заместителей директоров по учебно-воспитательной работе общеобразовательных учреждений Кайбицкого муниципального района РТ.
-
Бергә эшләү нәтиҗәле 10.12.2014

5-6 cыйныфлар җитәкчесе Садриева А.З. "Балаларда кешелеклелек сыйфатлары" дигән темага класс ата-аналар җыелышы үткәрде. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә – тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим. Бала күңелендә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен, аны “матурлык дөньясына” алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булганда гына, балада әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланың күңелен дә матур итә.
-
Күңелле уеннар 08.12.2014

Чылтырый кыңгырау дәрестән чыгарга... Дәресләр тәмамлану белән, тәнәфесләрдә берсеннән - берсе кызыклы, күңелле уеннар дөньясына чумабыз. Дежур сыйныф дежур укытучы һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә уеннар оештыру белән мәшгуль. Күңелле ялларны без бик яратабыз.
-
Час кода 06.12.2014

С 4 по 12 декабря 2014 года в рамках международной акции «Всемирный Час кода» учитель информатики Шихов И.В. провел «Час кода в России», приуроченный ко Дню информатики. Акция направлена на повышение интереса молодёжи к информационным технологиям, а также на инициирование и поддержку интереса к изучению информатики и программирования, повышение престижности ИТ-специальностей для молодых людей.
-
Игелекле эшнең иртәсе - киче юк 05.12.2014

1 нче декабрьдән Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек старт алды. Безнең мәктәп укучылары Федоровскоеда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында концерт куеп кайтты. Сәйфетдинова Алсу Мансуровна җитәкчелегендә 2,4 сыйныф укучылары өлкәннәргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рус телендә "Шалкан" әкиятен бик оста итеп сәхнәләштерделәр. Безне алар бик җылы каршы алдылар. Никадәр җылылык, шәфкатьлелек, сабырлык, итагатьлелек чагылганын күрдек без өлкәннәребезнең күзләрендә! Алар безнең ярдәмне тоеп, безгә ышанып яшәргә тиешләр. Язмыш кимсеткән кешеләргә беркайчан да миһербансыз булмыйк!
-
Хезмәткә һәм оборонага әзер бул! 05.12.2014

ГТОның беренче нәтиҗәләренә инде йомгак ясалса да, укучылар моның белән генә канәгатьләнә алмады. Алар тагын да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен мәктәп түгәрәкләрендә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. ГТО нормалары кертелү белән спортка мөнәсәбәт тагы да җитдиләнде. Әйдәгез, барыбыз да спорт белән шөгыльләник!
-
Балалар - балаларга 04.12.2014

Донецк һәм Луганск балаларына яңа ел уенчыклары һәм бүләкләре туплауда безнең мәктәп тә читтә калмады. Әлеге акциядә укучылар актив катнашты. Укучылар акциядә тулы энтузиазм белән эшли башлаганнар икән, димәк, "Новороссиядә чыршы" күңелле һәм ихлас булачак.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2014

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.
Бүген Билгесез солдат көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка үтте. 5-9 сыйныфларда “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары яу кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр куйды.












