МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Бездә кунак бар! 01.09.2014

"Минем кече Ватаным!" темасына багышлап үткәрелгән беренче дәрестә мәшһүр авылдашыбыз Сәлахов Мингалим Абзал улы катнашты. Ул С.Королев исемендәге космик тикшеренүләр институтында һәм Ю. Гагарин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә эшләгән, Техник фәннәр кандидаты, Россиянең атказанган рационализаторы дигән исемнәргә лаек булган олы шәхес. Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз, аңа охшарга тырышабыз!
-
Хәерле сәгатьтә! 01.09.2014

Яңа уку елы белән сезне, кадерле укучылар һәм укытучылар!
Бу ел яңа ачышлар һәм күңелле мәшәкатьләр, шатлыклы дулкынлану һәм үз өстеңдә тырыш хезмәт белән тулып торсын!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ккиләчәккә ышаныч, аяз күк йөзе телибез.
-
ГТО яңадан безнең белән! 01.09.2014

Быелгы уку елыннан "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" Гомумроссия физик культура-спорт комплексы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә яңадан кертелә.Шул уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, "ГТО" Комплексына старт бирелде.
-
Эше барның ашы бар 28.08.2014

Кичә Кайбыч мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Барлык алдынгылар да хөрмәтләнделәр.
-
Беренче киңәшмә 28.08.2014

Август конференциясеннән соң укытучылар тәүге киңәшмәгә җыелдылар. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, яңа уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде.
-
Фәннәр фестивалендә катнашу 26.08.2014

Бүген барлык мәктәпләр дә фәннәр фестивалендә катнашты. Мәктәп укучылары тарих укытучысы Альбина Искандаровна җитәкчелегендә "Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!" дигән фәнни-тикшеренү эшен якладылар.
-
Мөгаллимнәр киңәшә 26.08.2014

Бүген укытучылар төрле секцияләргә буленеп эшләделәр. Алар эш барышында үткән уку елына анализ ясап, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр, түгәрәк өстәл артында үзара фикер алыштылар.
-
Киңәшле эш таркалмас 25.08.2014

Бүген район үзәгендә мәктәп җитәкчеләре август киңәшмәсенә җыелды. "Идарә итү компетентлыгы һәм профессиональ осталык - гомуми белем сыйфатының хәлиткеч факторы" дигән тема астында үткән түгәрәк өстәл бик җанлы һәм файдалы узды.
-
Мәктәпкә әзерләнәбез! 23.08.2014

Мәктәп формалары парадында укучыларыбыз Адилә, Наил, Әмир һәм Миләүшә алдынгы урынга чыгып, район укытучыларының август конференциясендә мәктәпнең бердәм укучы киемен тәкъдим итәчәк.
-
Җәй көне чанаңны эзерлә,,, 20.08.2014

Ягулык сезоны ачылуга әзерлек эшләре җәй буе дәвам итә. Бүген- иртәгә районда Ростехнадзор тикшерүе көтелә. Мәктәп хезмәткәрләре шул уңайдан газ котельныен тагын бер тапкыр юып- чистартып, агартып чыгардылар.












