МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Укучылар рейдта 27.10.2014

Китап – белем чишмәсе. Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: “...Шул вакытта мин кулыма китап алам”, – дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул. Мәктәп китапханәсе атналыгы тулы эшчәнлеген төгәлләде. Атналык кысаларында укучылар “Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе буенча эшчәнлекне дәвам иттеләр. Китапханәдә тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Укучылар үзидарәсе сыйныфларда дәреслекләрнең сакланышын тикшерделәр, әдәби китапларны яңарттылар. Төрле темага конкурслар оештырдылар. Гомумән, балалар китапханәне яраталар, анда гел аларның шат авазы ишетелә. “ Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә туры килә торган китапны сайлап бирү, үзеңә шуннан куаныч табу – барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфаттыр” , - ди мәктәп китапханәчесе Садриева А.З.
-
Адаптация учащихся 25.10.2014
Индикатором трудности процесса адаптации к школе являются негативные изменения в поведении ребенка: это может быть чрезмерное возбуждение, даже агрессивность или, наоборот, заторможенность, депрессивность. Может возникнуть чувство страха, нежелание идти в школу и т.д. Чтобы помочь детям в таких ситуациях, специалисты Центра психолого - медико – социального сопровождения с согласия родителей провели анкетирование среди учащихся 1 и 5 классов. Результаты будут попозже. -
Хезмәттәшлек 25.10.2014

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта оештыру мәсьәләләре, яңа уку елына бурычлар, ГТО нормалалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Әлеге җыелышта районда яңа ачылган психологик хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар ата-аналарны үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Үзәк белән хезмәттәшлек итәргә өндәде.
-
Мин кулыма каләм алдым... 24.10.2014

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрде.
Иҗади ярыш 4 номинациядә уздырылды: төрле эшче һөнәрләр һәм инженерлар турында “Хезмәт кешесе”, бер яки берничә һөнәри-техник белем бирү учреждениесе һәм аларда үзләштереп булган һөнәрләр турында “Кадрлар чыныктыру урыны”, сайлаган һөнәрең турында “Минем булачак һөнәрем”, шигъри формада (рифмалар гына түгел, теманы ачу да исәпкә алына) “Киләчәгем – үземнең кулларда”.
Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырыла торган конкурсның беренче (сайлап алу) этабы районнардагы мәшгульлек үзәкләрендә үтте. “Киләчәгем – үземнең кулларда” номинациясендә 9 сыйныф укучысы Алмаз Гибадуллин – 1 урынга, Лиана Сибгатова 2 урынга лаек булдылар. Алар икнче этапта да катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз, укучылар! Нәтиҗәле башлангычлар булсын.
-
Выбираем профессию осознанно 24.10.2014

При содействии районного Центра занятости населения в нашей школе профконсультант СДК "БИНК", доцент ИЭУП, кандидат психологических наук Трифонова Т.А. провела с учащимися старших классов профориентационную работу. Татьяна Александровна показала и рассказала об актуальности и значимости самоопределения, возможных стратегиях и факторах выбора профессии, содержании деятельности тех или иных профессий, состоянии и тенденциях рынк труда в России и Татарстане, возможных ошибках, совершаемых при профессиональном самоопределнии. Затем ребята прошли профтестирование, позволившее им прояснить собственные профессиональные предпочтения и ориентации. Профконсультация прошла в интерактивной форме, учащиеся живо реагировали на вопросы и задавали их сами, участвовали в профориентационных играх. Школьники поблагодарили профконсультанта за интересное мероприятие.
-
Начар гадәтләргә юл куймыйк! 22.10.2014

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында мәктәпләрдә чаралар даими үткәрелә. Бүген укучылар “Без сәламәт тормыш яклы” темасы астында плакатлар конкурсына әзерлек эшләре башлады. Иҗатта гына түгел, тормышта да балаларыбыз бу юлны сайламасыннар иде. Без аларның тормышы өчен җаваплы.
-
Аек һәм сәламәт тормышны сайлыйк! 21.10.2014

Республикада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Акция кысаларында безнең мәктәптә дә төрле чаралар уздырыла. Әлеге чараларның максаты: балаларны начар гадәтләргә бирешүдән саклау. Барлык кешене дә борчыган бу проблема укытучылар коллективын да читтә калдырмады. Бүген укытучылар “Наркотикларсыз тормыш – ул...” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Һәм һичшиксез аның гаилә, мәхәббәт, спорт, дуслар, экскурсияләр, театр, түгәрәкләрдә даими шөгыльләнүләр, конкурсларда катнашулар икәнлегенә ачыклык керттеләр. “Безнең укучылар мондый куркыныч юлны сайларга тиеш түгел. Шуңа күрә ата-аналар, укучылар белән эшчәнлеккә көч күп куелырга тиеш”, - дип белдерде мәктәп җитәкчесе Мингазова Л.Т.
-
Сөмбелә бездә кунакта 20.10.2014

Табигатьнең асыл фасылы – алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә. Ул урып – җыю эшләре тәмамлангач, яшелчә, җиләк- җимешләр җыелып беткәч үткәрелә торган бәйрәм. Без дә мәктәптә Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттек. Бу кичәгә укучылар матур итеп әзерләнгән. Сөмбелә аларга төрле биремнәр әзерләгән. Балалар да Сөмбеләне төрле яклап сынадылар. Җыр һәм биюләр белән үрелеп барган бәйрәм күңелле үтте. Бәйрәмне оештыручы Сәйфетдинова А.М. һәм Хәсәнова М.М. зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Без булдырабыз 18.10.2014

Соңгы елларда бадминтон буенча ярышлар башланды. Бу спорт төрен балалар тиз арада үз итте. Бүген безнең мәктәп укучылары Илнур Сайфетдинов, Илфир Сөнгатов, Язилә Гыйләҗева, Адилә Шәрәфиева мәктәп данын яклап бадминтон ярышында катнаштылар һәм сынатмадылар. Алар 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз сезне, укучылар!
-
Көз күчтәнәчләре 16.10.2014

Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Укучыларның һәрберсе үз фантазияләрен эшкә җигеп, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимештән искиткеч композицияләр ясадылар. Чәчәктән ясалган келәмнәр, әкият геройларына әверелгән кабак, карбыз, кыярлар дисеңме?! Бар да бар. Көз муллыгы, аллы-гөлле чәчәкләр, укучылар тудырган могҗизага таң калып, карап торасың. Уңыш бәйрәменең беренче этабына старт шулай бирелде. Ә икенчеcе - Сөмбелә бәйрәме- киләсе атнада билгеләп үтеләчәк. Беренче этапка да нәтиҗәләр бәйрәм кичәсендә ясалачак. Барыгызгы да уңышлар юлдаш булсын!












